Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 14:59

Төмәннең "Татар егете" бәйгесендә җиде генә егет катнаша


"Татар егете" бәйгесендә катнашучылар

"Татар егете" бәйгесендә катнашучылар

Төмәндә узачак "Татар егете" бәйгесендә җиде егет катнашырга теләк белдергән. Аларның барысы да финалга узган. Егетләр нигә аз килгән соң? Фикер белдерүчеләр арасында: "Бу – илдә барган милли сәясәт нәтиҗәсе, хәзер активлык тыелган", диючеләр дә бар.

"Себер йолдызы" һәм "Татар егете" бәйгеләре Төмән өлкәсе татар конгрессының елда үткәрелә торган традициясенә әйләнде. 26 мартта "Себер йолдызы" тугызынчы тапкыр, ә "Татар егете" сигезенче тапкыр үтәчәк. Оештыручылар быелгы сайлап алу турларына егетләрнең аз килүенә аптыраган. Җиде егетнең барсы да финалга үткән.

"Ни сәбәпле егетләр аз килгән соң?" дигән сорауны Азатлык хәбәрчесе конгрессның башкарма комитеты җитәкчесе, эшмәкәр Ринат Насыйровка юллады. Бу бәйгеләр нәкъ аның теләге белән үткәрелә башлаган иде.

Ринат Насыйров

Ринат Насыйров

"Татар егетләре үзләрен андый шоу-тамашаларда күрсәтәселәре килми, алар тыйнак. Бүләкне дә (быел да җиңүчегә бүләк - машина) җиңел кергән мал итеп кенә карыйлар, кабул итеп бетермиләр. Татарлар малны эшләп табарга ярата. Бу төрле юнәлештә чагыла, шулай ук бизнеста да очратырга була. Безнең егетләр шапырынырга яратмыйлар", диде ул.

"Татар егете-2010"да катнашкан Фәнил Сәйфуллин егетләрнең аз килү сәбәбен мәгълүмат тарату җитәрлек дәрәҗәдә булмавы белән аңлатты. Аның фикеренчә, бу бәйгедә татар телен белүгә түгел, ә сәләт, осталыкны күрсәтүгә төп басым ясала. Шуңа күрә егетләр әзрәк шүрләп тә кала.

Сайлап алу турларында жюри әгъзасы булган Максим Сәгыйдуллин, актив татар егетләре катнашып бетте инде, дип әйтә.

Максим Сәгыйдуллин

Максим Сәгыйдуллин

"Яңа активистлар, милли эшләр белән кызыксынган яңа яшьләр юк. Бөтен кеше үз шәхси проблемнарына чумган. Шул исәптән яшьләр дә. Бу – илдә барган милли сәясәт нәтиҗәсе. Активлык тыелган.

Икенче яктан, конгресстан башка милли оешмалар яшьләр белән эшләми. Яшьләр аларга кирәкми, аларны яратмыйлар. Үзләрен генә олылау, хөрмәтләү эшләрен җәелдергәннәр. Үсеш юк. Яшьләр киләчәк булмауны аңлый, шуңа күрә татар иҗтимагый тормышыннан баш тарталар", ди Сәгыйдуллин.

Кайберәүләр бәйгедә катнашырга теләмәүнең сәбәбен укуны калдырып булмауга, вакыт җитмәүгә, шулай ук илдәге кризиска (бүләкләрнең яхшылардан булмаячагын сәбәп итеп) бәйләделәр. Сәхнәдә шундый бәйгеләрдә катнашу чын ир-егетләр эше түгел, сәләтем юк диючеләр, халык алдында чыгыш ясарга кыенсынучылар да булды. Егетләр арасында җиңелүдән куркучылар да бар.

Сәет Тузмөхәммәтов

Сәет Тузмөхәммәтов

Үзе дә бу бәйгедә катнашкан, хәзер бәйгеләрне оештыруда актив катнашучы, Төмән өлкәсе татар яшьләре бердәмлеге җитәкчесе Сәет Тузмөхәммәтов: "Яшьләрнең күбесе җиңеп сертификат отарга һәм автомобиль алырга хыялланса, кемдер югары белемгә, йорт салырга омтыла. Максатлар төрле һәм тормышчан", дип аңлатты егетләрнең аз катнашуын.

Равил Вәлиев бәйгегә чыккан. "Үземне сәхнәдә сынап карыйсым килде. Мин монда халкым тарихы, динебез һәм тагын күп нәрсәләр турында белермен дип уйлыйм", диде ул.

Көрәшче Рөстәм Латыйпов бәйгегә җиңү яуларга килгән. Милләттәшләре белән аралашу мөмкинлеге булу да тарткан аны монда.

Бәйгедә катнашучылар һәм жюри

Бәйгедә катнашучылар һәм жюри

Рөстәмне үзе укыган шәһәр мәктәбендә, техникумда һәм бернинди институтта да алып булмаган үз халкы турында ишетәчәк мәгълүматлар да кызыксындыра. Күп вакыты уку һәм спорт залында үткәнгә, мондый чараларда да сирәк катнаша ул. "Әти-әниләр безнең матур киләчәк өчен бик тырышалар. Аларның эшләрен бераз җиңеләйтим, тагын да яңа мөмкинлекләр белән танышыйм, яңа дуслар табыйм, үземне сынап карыйм, дип бәйгедә катнашырга уйладым. Миңа милләттәшләрем арасында чынлап та рәхәт, финалга үтүемә бик шатмын", ди Рөстәм.

Фәнил Сабитов биергә яратса, Изил Хәлиуллин: "Себернең, аеруча Төмән өлкәсендәге чын татар егетләрнең барлыгын белдерергә, татар авылларында югары дәрәҗәдә тәрбияләнгән, татар милләтенең күп санлы горур улларының берсен күрсәтергә килдем", ди.

Ә Зөфәр Кирамов: "Иң беренчедән, көчемне сынап карыйсым килә. Икенчедән, яңа дуслар табарга телим. Өченчедән, татар халкыма, татар мәдәниятемә якынрак булу да үз ролен уйнады. Мин бит татар гаиләсендә туып, кечкенәдән татар телен өйрәнеп үстем. Балалар, укучылар арасында үтә торган "Таң йолдызы" бәйгеләрендә беренче урыннарны алдым. Татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадаларда катнаштым. Үземне, горур итеп, мин чын себер татар егете диярлек булсын өчен шушы бәйгегә килдем", диде, бәйгедә үзенең чын-чынлап көрәшәсен исбатлап.

Өлкәдәге тагын бер яшьләр оешмасы – "Яшь буын" җитәкчесе Фәрит Корманов та бәйгегә милли җанлыларның килүен раслады, тик акча дип кенә түгел, ә гореф-гадәтләр, тарихыбыз, динебез белән кызыксынучылар барлыгын белдерде, моның зур, яңгыравыклы сүзләр генә булмыйча, үз тәҗрибәсеннән чыгып сөенеп әйтүен хәбәр итте.

Әлегә финалга үткән җиде егет һәм җиде кыз өй эшләрен башкару белән мәшгульләр. Тиздән аларны ике атналык әзерлек чоры көтә, ә инде 26 мартта иң-иңнәре сайлап алыначак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG