Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 12:58

Себер ханбикәсе Сүзге исеме белән мунчалы кунакханәләрне атау төсме? Соңгы елларда Сүзге исемен кирәк-кирәкмәгән урында куллану ешаеп китте.

Казан ханлыгы тарихында Сөембикә образы балкып торса, Төмән-Тубыл якларында Күчем ханның (Мортаза улы Күчем Себер ханлыгы белән 1563-1582 елларда идарә иткән) сөекле хатыны Сүзге Себер татарлары хәтерендә изге ядкарь булып саклана.

Соңгы елларда Төмән-Тубыл татарлары арасында Сүзге исеме телләрдән төшми башлады, аны кирәк-кирәкмәгән урында куллану модага кереп китте, бу исем белән һәвәскәр сәнгать төркемнәрен, хатын-кызлар иҗтимагый оешмаларын гына түгел, төрле җәмәгать урыннарын да атый башладылар.

Тубыл шәһәрендә "Сүзге" кунакханәсе

Тубыл шәһәрендә "Сүзге" кунакханәсе

Күптән түгел Тубыл шәһәрендә кунакханәле, ашханәле, сауна-мунчалы комплекс төзелде, аңа да "Сүзге" исеме бирелгән. Якташларыбыз арасында Сүзге образына, аның рухына туры килмәгән теләсә нинди берләшмәгә, милли төсмере дә булмаган оешмага бирү, бу газиз исемнең урынсыз кулланылуы, тапталуы аның кадерен бетерә, яктылыгын сүндерә, дигән ризасызлык туды.

Гомумкешелек кыйммәтләренең, халкыбызның иманлы кызлары күңеле сафлыгының, тугрылык, хаклык, фаҗигалы чорларда кичерелгән югалтулардан халыкның җан-бәгыренә сеңеп калган сагышларның, борынгыдан килгән миллилекнең асыл билгесе булып торган бу исемне йөрткән асыл зат Сүзге образы, бозылмыйча, гасырлардан-гасырларга, буыннардан-буыннарга тапшырылып җиткерелгән безнең көннәргә, аны кадерләп сакласак иде, киләчәк буыннарга юллап озата алсак иде дип тели милли җаны булган һәр татар кешесе. Аның өчен, әлбәттә, Сүзге образының асылын тирәнрәк ачып күрергә, аның милли рухи-мәдәни мирасыбызда тоткан урынын билгеләргә кирәктер.

Себер ханлыгы җимерелгәч, аның бар булган мәдәни мирасы юкка чыгарылган, себер татарларының борынгы тарихы башлыча Себердә булып киткән сәяхәтчеләрнең язмалары, урыс елъязмалары, риваятьләр нигезендә төзелгән, шунлыктан аларда каршылыклы мәгълүматлар да очраштыргалый. Шул сәбәпле, аңлашыла ки, Себер ханлыгының соңгы ханы Күчемнең ничә хатыны булуы турында да тәгаен генә билгеле түгел.

Тарихи язмаларда берәүләр Күчемнең ике хатыны булган дигән булса, икенчеләре 100 дип әйтеп калдырганнар. Тарихчы Һади Атласи (1876-1938) "Себер тарихы" дип аталган хезмәтендә, төрле тарихи чыганакларга таянып, Күчемнең сигез хатыны булуы турында әйтә: Солтаным, Сөйдемҗан, Йәндәүләт, Актулым, Ак-Сәйрән, Шәүләл, Кубыл, Җебешән. Әмма шунда ук үзенең шик-шөбһәсен дә белдерә.

Тарихчы Герһард Миллер (1705-1783) Күчемнең ике хатыны булган, дип күрсәтә: Дәүләтбай кызы һәм Сүзге. Петр Ершов әсәрендә мондый юллар бар:

Шул Себер ханы Күчемнең
Булган ике яшь хатыны:
Һәркайсы сөеклесе,
Тулы түшле, алсу йөзле,

Берсенең күзе – зәңгәр күк,
Берсенеке төн төсле.
Хан аларны сөя белә,
Иркәли икесен дә,

Гөл сулары белән генә
Юдыра битләрен дә,
Затлы ефәкләргә генә
Киендерә үзләрен,
Тәңкәле чулпылар белән
Бизи озын чәчләрен.

Байлыгы алар патшаның,
Шатлыгы, горурлыгы,
Күз карасыннан да артык
Саклый Күчем аларны.

Күчем Хан һәм Сүзге. Акварель. Знаменский эше

Күчем Хан һәм Сүзге. Акварель. Знаменский эше

Күчем хан үзенең хатыннарын төрле урыннарда салынган сарайларда яшәткән. Себернең беренче тарихчысы Семен Ульян улы Ремезовның (1642- 1720) "Себер тарихы" елъязмасында Күчем Абалак янында олы хатыны Сөйдемҗанны урнаштыра, икенче хатыны – Дәүләтбай кызы әтисенең Тубыл шәһәре янындагы Панин Бугор дигән биек калкулыктагы биләмәсендә яшәгән. Тубыл шәһәреннән төньяктарак өченче хатыны Сүзгенең шәһәрчеге булган, диелә.

Герһард Миллер әйтүенчә, Күчем ханның олы хатыны Бицик-Тура морзасының кызы Гөлсипа иртә үлгән, Искер зиртында җирләнгән, аның кабер ташына мондый сүзләр уелган булган: “Аллаһ мәңгелек һәм үлемсез, калган бар нәрсә дә үлә". Тубыл кульязмасында болай дип тә язылган: "Себергә килеп урнашуының икенче елында Күчем хан Казанга бара, аннан Мурат-ханның кызын алып кайта". Себернең төп тарихчысы Герһард Миллер исә, алай булуы мөмкин түгел, чөнки ул вакытта Казан ханлыгы инде җимерелгән, Явыз Иван кул астында булган, дип яза.

Тарихчы-язучы Фәүзия Бәйрәмова "Күчем хан" исемле романында Сүзгене Казан ханбикәсе Сөембикәнең Җангалидән булган Сөмбелә исемле кызы, Себергә килгәч Сүзге исемен алган итеп күрсәтә.

Билгеле ки, Казан ханлыгы җимерелгәннән соң да, элек тә аннан Ислам динен ныгыту өчен дин әһелләрен чакырып китергән, ул яклар белән сәүдә иткән Күчем хан Казан белән элемтәсен өзмәгән, Русиядән янаган куркынычка каршы азатлык өчен көрәшне дәвам иткән Идел татарлары белән берләшергә омтылган.

Себер ханлыгы башкаласы Искер шәһәре

Себер ханлыгы башкаласы Искер шәһәре

Тарихта Күчемнең Казаннан алып кайткан хатыны хан кызы түгел, Мурат исемле морза кызы булгандыр, дигән фараз да бар. Кунгур язмаларында исә Күчем ханның бер хатыны татар булган, диелгән, тарихи чыганакларда үзбәк, ногай, хант, калмык, урыс хатыннары булуы турында да әйтелә. Себернең соңгы ханы булган Күчемнең иң сөекле хатыны Сүзге казакъ солтаны Шигайның кызы булган дигән фикер белән күпчелек тарихчылар килешкәннәр.

Сүзгенең зирәк акылы, чибәрлеге, кыюлыгы, батырлыгы, югары кешелек сыйфатлары турында шагыйрьләр язганнар, җырларда җырланган, "бөтен Себер җирендә юк Сүзге кебек гүзәл" дип сөйләгәнгән халык риваятьләрендә. Күчем хан Сүзге өчен соңрак барлыкка килгән Тубыл шәһәреннән төньяктарак Иртеш елгасының түбән агымы буендагы үзе табигый ныгытма рәвешендә булган биек калкулык өстендә агачтан матур, яхшы ныгытылган сарай салдыра, сарайны сакчылар саклый, кол кызлары хезмәт күрсәтә.

Тубылның һәвәскәр рәссамы Роза Аминованың Күчем белән Сүзге рәсеме

Тубылның һәвәскәр рәссамы Роза Аминованың Күчем белән Сүзге рәсеме

Сүзге сарае Сүзген (Сузгун), Козгын дип тә аталган авыл янында була. Себер табигатенең мәһабәт бер почмагында гасырлар буе яшәгән бу авыл соңгы елларда юкка чыкты, ә Тубыл шәһәре янындагы "Сүзген тавы" дип аталган калкулык исән. Сүзге, Сүзген, Козгын – яңгырашлары белән бик якын булган бу сүзләрдә тирән сер яшеренгән кебек тоела. "Сүзге"дән "Сузгун" килеп чыкканмы, "Козгын" алданрак туганмы, әллә инде урыс елъязмаларында татар исемнәренең чын яңгырашлары үзгәргәнме?

Төрле йорт-сарайларда яшәгән хатыннарын игътибарсыз калдырмый Күчем хан, һәр җомга саен Сүзгесе янына кыйммәтле бүләкләр белән килә. Менә шул тыныч һәм ләззәтле Себер ханлыгы тормышы, казак атаманы Ермак яу белән килмәсә, шулай дәвам иткән булыр иде, мөгаен.

Ермакның Себерне яулап алуы. Суриков рәсеме.

Ермакның Себерне яулап алуы. Суриков рәсеме.

1582 нче елның 23 октябрендә бүгенге Тубыл шәһәре янындагы Чуаш (Чуваш) тавында булган каты бәрелештә мылтыклар, туплар белән коралланган Ермак гаскәре уклар белән генә коралланган себертатарларны җиңә. Яңа көчләр туплап дошманны илдән куып чыгару нияте белән Күчем үзенең якыннарын алып ханлык башкаласы Кашлыктан (Искер) чыгып китә. Сүзге үзенең сараенда кала...

Себер ханлыгының һәлакәте, афәт үзәгендә калган Сүзгенең каһарманлыгы, ачы язмышы турында риваятьләрдә сөйләнгән. Сакланып калган бер риваять нигезендә Петр Ершов (1815-1869), Петербург университетын тәмамлап Тубылга әйләнеп кайтып, элек үзе укыган гимназиядә эшләгән тел укытучысы, шагыйрь, "Канатлы ат" ("Конек-горбунок") авторы буларак танылган мәшһүр әкиятче, "Сүзге" поэмасын яза, ул 1838 нче елда "Современник" журналында басыла. Бу әсәре белән Петр Ершов нечкә билле, алсу йөзле, зур кара күзле, чем-кара озын чәчле, матурлыгын, гүзәллеген таң йолдызы белән генә чагыштырырлык Сүзге образын мәңгеләштерә.

"Шәрык гөлчәчәгеме ул,
Хур кызымы соң үзе?
Гүзәлләрнең дә гүзәле
Назлы ханбикә Сүзге", дип күз алдына китерә аны Ершов.

"...Әмер бирсәң иде, җаным,
Шунда бер өй салырга,
Алсу таңнарда уянып,
Язны каршы алырга.

Нәфис җилкәнле көймәдә
Иртештә йөзсәм иде,
Мине иркәләп сөяргә
Син килеп йөрсәң иде", дип ялвара Сүзге иренә.

Ишим өязенең Безруково авылында туып үскән Ершов үзе нәселенең православ динен кабул иткән татарлардан булуын әйтеп калдырган. Күрәсең, ата-баба тамырлары авазын тоеп шагыйрь, Чыңгыз-хан нәселенең унөченче буыныннан булган, Себердә төрле кабилләләрне берләштергән, дәүләтчелекне ныгыткан, Ислам динен ныгытуга, сәүдә эшләрен җанландырып, башка төбәкләр белән икътисади элемтәләрне җайлауга зур көч куйган Себер ханы Күчемне җан җылысы белән сурәтли, Сүзгегә булган мәхәббәте, мөнәсәбәте аша аның күркәм кешелек сыйфатларын ачып күрсәтә.

– Җаның ни тели, шул булыр, ди хан Сүзгегә. Тиздән Сүзге өчен ямьле өй әзер була:

Аралыклары челтәрле,
Рәсемле тәрәз капкачлы,
Баскычлары рәшәткәле,
Бизәкле коймалар белән
Уралган тирәләре.
Шул патша өенә төшә
Ак чыршы һәм карагачлар,
Нарат күләгәләре.

Сарай баскычыннан аска, инешкә таба, йөгерек сукмак хасил була. Елга өстендә егерме ишкәкле, ак җилкәнле көймә тирбәлә. Сүзгенең бәхете сагында кылычлары чыңлап торган сакчылары тора. Гөрләвекле язлар үтеп, җәйләргә урын бирә. Тал-каеннарны алтын бизәкләргә төрә, көзләр җитә, кышлар уза. Табигатьнең һәр мизгеле кадерле Сүзгегә, ә җәйләрне ул бигрәк тә ярата, Иртеш буйлап җилкәнле көймәдә йөзеп ләззәтләнә.

Тантана итә бөтен җир,
Җыеп гөлләр бәйләмен,
Бөтен Себер бәйрәм итә,
Гөрләтә җәй бәйрәмен.

Бик гүзәл шушы зур илдә
Ак ай кебек якты йөзле
Сүзге яшәгән Сузгеннән
Матур җир юк Себердә.

Җәйге эссе көн уртасында коенып кайтканнан соң, Сүзге сарайның ишегалдындагы ак чыршы күләгәсендә ял итәргә ярата. Карт, шәфкатьле агач аның йөрәк тибешен тоя, хисләрен аңлый кебек. Уйлары якты, хыяллары канатлы ханбикәнең. Тынлык, тирән тынлык. Якынлашып килгән зур бәла турында хәбәр бирүче шомлы тынлык булуын сиздерә автор.

Сүзге кызларының пышылдавында да яңгырый булачак яшеннең чаткысы: – Искер каберлеге өстендә кан ачуы тавышлары, кылычлар яңгырап торыр, ди. Ят сөйләм һәм әллә нинди авазлар ишетелер, ди.

Афәт озак көттерми, ханлыкка яу белән Ермак отряды бәреп керә. Таң алдында Сүзге сараена чал чәчле гаскәри шомлы хәбәр алып кайта. "Урал тауларын үтеп, Иртеш буйларына чакырылмаган "кунаклар" – илбасар Ермакның гаскәре якынлашып килә. "Алар Себер җирләрен талап, таптап киләләр. Татар канын эчеп исерәләр. Күчем хан үзенең кешеләрен як-якка җибәрде, яшьләрне һәм картларны да дошман явына каршы торырга чакырды, сарайларны ныгытырга әмер бирде", дип хәбәр итә ул.

Бу хәбәрдән, әлегә кадәр кайгы-хәсрәт күрмәгән, кадердә генә яшәгән ханбикәнең күңелен ут ялкыны көйдереп алгандай була, әмма ул сабырлыгын җуймый. Сарайны ныгыту эше белән үзе җитәкчелек итә. Беркөнне сарай кешеләре ахшам намазына утыргач, Күчем ханның улы, иң батыр сугышчысы Мөхәммәт-Кол килеп керә, авыр хәбәр җиткерә: "Күчемнең гаскәре тар-мар ителгән, сугышчылары кырылган. Хан үзе, якыннарын алып, яңадан гаскәр җыеп дошманны юк итү теләге белән сарайны калдырып киткән. Искердә Ермак сугышчылары җиңү тананасын гөрләтәләр".

– Хәйлә көчтән яхшырак, ди Сүзге – Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән Себер җиренә һәлак булырга язган икән, дошман да һәлак булсын, Урыслар арасында үзеңне Сүзгендә дип хәбәр тарат, тиз генә гаскәр җый. Дошман монда сине алырга дип килгәч, көтмәгәндә һөҗүм итәрсең, ди ул.

Сүзгенең бу киңәше Мөхәммәт-Колны дәртләндереп җибәрә, ул ашыгыч рәвештә гаскәр җыярга чыгып китә. Тик сугыш кыры Себер ханбикәсенең язмышын үзенчә хәл итә. Каты бәрелеш вакытында Мөхәммәт-Кол әсирлеккә эләгә. Ермакның Гроза кушаматлы бер атаманы үзенең сугышчылары белән Сүзге сараен камап ала, әмма өч атна буена һөҗүм ясап торса да, Сүзгенең ныгытмаларын ала алмый.

Шул арада Грозага Ермактан хәбәр килеп җитә: "Сүзген белән кыю ханбикә җитәкчелек итә икән. Шулай булгач, синең ул сарайны ала алмавың бер дә гаҗәп түгел. Сүзгенең инде безгә куркынычы юк, үз өенә үзе хуҗа булсын, ә син монда бик кирәк, Искергә кайт", дип язган була Ермак. Гроза, хатын-кыз тотып торган сарайны ала алмавыннан гарләнеп, Ермакның боерыгын үтәми, сугыш белән янавын дәвам итә.

Газаплы уйларыннан соң Сүзге баласының, хезмәткәрләренең гомерләрен саклап калу бәрабәренә сарайны дошман кулына тапшырырга карар кыла. Грозага ул өч шарт куя: беренче шарты – сарай кешеләренә ирек бирергә, икенче шарты – Иртешне кичәргә көймә бирергә, өченчесе – татарларга карата явызлык кылмаска.

Гроза бу тәкъдимне Сүзгенең җиңелүе итеп кабул итә һәм үз шартын куя: Сүзге үзе әсирлеккә бирелсен, югыйсә Ермак килеп җитәчәк, сарай бернинди шартсыз да җиңеләчәк ди. Ханбикә шул шартка риза булса, таң атканда сарай өстендәге ярымай төшерелгән булсын, ди Гроза.

Гаскәри бу сүзләрне кайтып әйткәч, Сүзге хезмәтче кызларын җыеп ала да әйтә: "Барлык затлы киемнәремне, энҗе-мәрҗәннәремне чыгарыгыз, матур итеп киендерегез мине, иртәгә минем бәйрәмем", ди. Ачы хәсрәтен ясалма шатлыклы тавышы, елмаюы астына яшерә Сүзге. Кызлар ханбикәне күз яшьләренә коена-коена киендерәләр. Сүзге барлык булган байлыгын хезмәтчеләренә өләшә, казнасын гаскәригә тапшыра. Төнне үзенең йокы бүлмәсендә үткәрә. Зиһенен төн кебек кара уй биләп алган, тик өмет чаткысын кабызырлык фикер тумый аның башында.

Менә таң беленә башлый. Ярымай төшерелә, сарай капкасы ачыла. Аннан елаша-елаша сарай кешеләре чыгалар, күзләре ныгытмалар өстендә горур кыяфәттә басып торган ханбикәгә төбәлгән. Аның сагышлы кара күзләре соңгы мәртәбә күрә якыннарын. Татарлар төялгән көймә Иртеш дулкыннарында чайкала-чайкала күздән югалгач кына төшә Сүзге ныгытмалар өстеннән.

Гроза сугышчылары белән ачык капкага ыргыла, йөгерә-чабып сарай эчен айкап чыга, әмма Сүзгене таба алмый. Ишегалдына чыккач, ниндидер сәер кыяфәттә ак чыршы кәүсәсенә сөялеп утырган Сүзгене күреп, аңа таба омтыла.

Себер ханбикәсе Сүзге һәм атаман Гроза

Себер ханбикәсе Сүзге һәм атаман Гроза

– Тыныч бул, ханбикә. Без ерткычлар түгел, сиңа бернинди явызлык кылмабыз, дип, якынлаша башлый, тик җавап ишетми. Сак кына Сүзгенең битен каплаган пәрдәне күтәрә һәм катып кала.

Гүзәл ханбикәнең бите ап-ак, күлмәк астыннан ал кан ургылып ага, пычагы йөрәгенә кадәр үтеп кергән...

"Нишләдең син, хан бикәсе?!
Дип әрнүле тавыш белән
Кычкырды воевода,
Гүзәл Сүзге ханбикәнең
Басып кан тамырына.
Кинәт Сүзгенең гәүдәсе
Талпынып калтыранды,
Ул Грозага карады...
Рәнҗешле карашы түгел,
Гомеренең нуры сүнгән
Соңгы карашы иде, дип яза Петр Ершов.

Сүзгенең каһарманлыгы алдында дошманнары да баш ия, кабергә кадәр Гроза үзе күтәреп бара аны. Поэманың соңгы сүзләре таң алсулыгы кебек якты бәхеткә лаек халык җанының тетрәү авазы булып яңгырый: ... Ә еракта, Сүзгеннең нәкъ

Баш түбәсе өстендә,
Дулкын кебек бөтерелеп,
Ялкыннар котырына.
Биек диварлар өстендә,
Дәһәштле бойницаларда
Таң алсулыгы балкый,
Иртештә дулкын шаулый...

"Сүзге" поэмасының автор замандашларына булган тәэсире гаять тирән һәм көчле була, бу әсәр аларны сәнгать әсәрләре иҗат итәргә рухландыра.

Тубыл укытучысы Маляревский Ершов әсәре нигезендә драма яза, дусты, язучы-публицист, рәссам Михаил Знаменский (1833-1892) "Сүзге" поэмасын аерым китап итеп бастырып чыгару теләгеннән поэмага акварель белән иллюстрацияләр ясый, тик, аларның берничәсе генә сакланып калган.

1889 елда "Сүзге" әсәре нигезендә Тубыл театрында спектакль куела. Тубыл композиторы Иван Корнилов 1896 елда "Сүзге" операсын иҗат итеп, Себер ханбикәсенең образын Ершовтан соң икенче мәртәбә мәңгеләштерә. Узган гасырның икенче яртысында казакъ шагыйре Куаныш Әхмәтов Ершовның "Сүзге" поэмасын казакъчага тәрҗемә итә. Төмән һәм Тубылда яшәүче рәссамнар да ханбикәгә багышланган рәсемнәрен ясый. Аларның берсе – Ольга Бакиева "Күчем Хан һәм Сүзге" әсәрен иҗат итте.

Ольга Бакиева "Күчем Хан һәм Сүзге" рәсеме янында

Ольга Бакиева "Күчем Хан һәм Сүзге" рәсеме янында

Риваятьләр, тарихчылар, рәссамнар, урыс язучылары, композиторлары ядәмендә сакланган Сүзге образы, аның фаҗигале үлеме Русия патшалыгының басып алу сәясәтенә ризасызлык, рәнҗү билгесе булып, гасырлардан-гасырларга, буыннардан-буыннарга күчеп, сагышлы моңга әверелеп, әле дә булса халык күңелен әрнетеп тора. Сүзге исемле ханбикә образы үзенең гүзәллеге, күңеленең сафлыгы-паклыгы, кыюлыгы, батырлыгы, соңгы сулышына кадәр ватанына, халкына, диненә тугры булып калуы белән генә түгел, серлелеге белән дә Себер татарлары күңелендә ядкарь булып саклана.

Бибинур Сабирова

Төмән шәһәре

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG