Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 00:53

Башкортстан татар мохтарияте рәисе булып яңадан Римма Үтәшева калды


Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияте утырышы

Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияте утырышы

Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтариятенең IV конференциясендә 41 кешедән торган мохтарият шурасы сайланды.  Шура утырышында рәис итеп кабат Римма Үтәшева калды.

9 апрельдә Уфада Башкортстанның Дәүләт концертлар залында республика татарларының милли-мәдәни мохтарияте конференциясе узды. Анда чакырылган 350 делегатның 326сы һәм ике йөзгә якын кунак катнашты.

Президиумда федераль милли-мәдәни мохтарият җитәкчесе Илдар Гыйлметдинов, республиканың Дәүләт җыелышы-Корылтай башы Константин Толкачев, Башкортстан халыклары Ассамблеясе рәисе Зөһрә Рәхмәтуллина һәм башка рәсми кешеләр утырды. Аларның берничәсе форумны котлап чыгышлар да ясады.

Илдар Гыйлметдинов

Илдар Гыйлметдинов

Федераль милли-мәдәни мохтарият җитәкчесе Илдар Гыйлметдинов чыгышында дәүләттән көтмәскә, үзебезгә эшләргә кирәк дип өндәде. Туган телне гаиләдә өйрәнү мөһимлеген сөйләде. Русиядәге мохтариятләр турында ирештереп, Кырымда Башкортстаннан, Татарстаннан чыккан бик күп татарлар яшәвен әйтеп, якын араларда аларның мохтарияте төзеләчәген белдерде. Кырым татарларын телгә алмады.

Беренче көн тәртибе – хисап чыгышын республика татарлары милли-мәдәни мохтарияте шурасы рәисе Римма Үтәшева ясады.

Римма Үтәшева

Римма Үтәшева

"Без федераль милли-мәдәни автономиягә кергән 38 төбәк оешмаларының иң зуры. Аңа нигез туксанынчы елларда ук салынса да, ул 2009 елда гына рәсми теркәлде. Бүген аның 22 районда бүлекчәләре бар. Без агымдагы елда аларның санын 28гә җиткерергә, киләчәктә исә 46 шәһәр һәм районда булдырырга йөз тотабыз. Иң четерекле темаларның берсе мәгарифкә тукталам. Бүген республика мәктәпләрендә татар милләтеннән булган 117 меңнән артык бала белем ала. Шуларның илле меңгә якыны туган телен өйрәнә. Бу татар балаларының 42 проценты гына туган телендә укый дигән сүз", диде Үтәшева.

Римма Үтәшева чыгышында башкарылган эшләргә тукталып, “Ике аккош”, “Тукай моңнары” әдәби фестивале, “Пушкин, Тукай һәм Кәрим” исемле шигърият бәйрәме, “Татар гаиләсе” һәм башка чараларны атады. Алда торган эшләр дип Уфада Тукайга һәйкәл ачу кирәклеген, Татар телен һәм әдәбиятын өйрәнү өчен фәнни үзәк булдыру зарурлыгын күтәрде.

Пленар утырышта шулай ук Уфа “Нур” татар дәүләт театры җитәкчесе Илдар Хаҗиев, “Ихлас” мәчете имам-хатибы Мөхәммәт Галләм, “Кызыл таң” нәшрият йорты җитәкчесе Фаил Фәтхетдинов, мохтариятнең Благовещен бүлекчәсе башы Фидрәт Монасыйпов һәм башка чыгышлар тыңланды.

Иң “кызу” чыгышны мохтарият шурасы әгъзасы, журналист Кәрим Яушев ясады. Ул милләт тарихы бозылып күрсәтүгә борчылу белдерде, тарих китапларында һаман да “Алтын урда” чорын кара төсләргә манчып бирүне атады, Башкортстанда татар тарихы бөтенләй укытылмавын, укытылганы да идеологиягә корылуын әйтте.

Башкортстанның көнбатыш өлешендә яшәүче татарларның башкортлыгын исбатлау бара диде Яушев: "Бу юнәлештә бигрәк тә БСТдагы “Тарихи чәршәмбе” тапшырулары җимергеч эш алып бара. Дәүләт акчасына яшәп килүче бу программа аша, бер кешенең һәм аның иярченнәренең бер якка гына каеручы пропагандистик позицияләре яңгыратыла. Әгәр андый программа сакланырга тиеш икән, аны алып бару форматы нигездән үзгәртелергә тиеш. Бүген республика архивларында сакланучы документларны да эшкә җигеп, Башкортстан дип аталган җирлектәге миллион артык татар халкының фәнни тарихын язу кирәклеге барыгызга да аңлашыладыр".

Кәрим Яушев шулай ук чыгышында татар теле белән башкорт теленең якынлыгын искә алып, татар теле укытылган мәктәпләрдә башкорт телен мәҗбүри укытуның кирәксез булуын әйтте.

Пленар утырыштан соң эш секцияләрдә дәвам итте. Фән һәм мәгариф, Мәдәният, сәнгать, әдәбият, Гаилә, гореф-гадәтләрне саклау, Эшкуарлык һәм хәйриячелек секцияләре утырышлары узды.

Мәдәният, сәнгать, әдәбият секциясе

Мәдәният, сәнгать, әдәбият секциясе

Конференциядә 41 кешедән торган мохтарият шурасы сайланды. Шура утырышында рәис итеп кабат Римма Үтәшева сайланды.

Форум зур концерт белән тәмамланды. Ул татар, башкорт, урыс телләрендә барды.

Чарада каршылыклар да булып алды. Бәләбәй татар гимназиясенең элекке мөдире Нурмөхәммәт Хөсәенов делегат итеп сайлануга карамастан, исемлеккә кертелмәгән булып чыкты һәм шул сәбәпле, залга кертелмәде. Ул шау-шу чыгарып, иминлек хезмәтләренә шалтыратып, парламент рәисе Константин Толкачевка мөрәҗәгать иткәч кенә залга үткәрелде, ләкин аңа мандат бирелмәде. Ул сүз сорап та инкяр ителгәч, пленар утырышта трибунага күтәрелеп, чыгыш ясау башлау белән микрофонын өзеп куйдылар. Хөсәенов мохтарият шурасы рәисе Римма Үтәшевага тәнкыйть сүзләре яудырып, залга төшеп утырырга мәҗбүр булды.

Нурмөхәммәт Хөсәенов сүзләренә караганда, аны Бәләбәй хакимиятенә чакырып, чарага барудан баш тартырга кушкан булганнар. Ләкин ул аны кире каккан.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG