Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисбах Сәхәбетдинов: "Әткәй яшенә җитмәм. Русия төрмәсенә утырдым"


"Әткәй яшенә җитә алмам. Русия төрмәсенә утырдым"
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:19 0:00

Мисбах Сәхәбетдинов: "Әткәй яшенә җитә алмам. Русия төрмәсенә утырдым"

Табиб Андрей Железновны үзе ясаган коралдан атып үтергән 86 яшьлек Мисбах Сәхәбетдиновка Чаллы мәхкәмәсе 6 ел да 3 айга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.

87нче яше белән барган авыру картка шартлы хөкем бирерләр дигән өметтә торучыларның уйлары акланмады. Тупаслыкка җавап итеп кеше үтерүгә барган Сәхәбетдиновка шактый кырыс җәза - 6 ел да 3 ай төрмә бирелде.

21 апрельгә билгеләнгән мәхкәмәне кемнәрдер ике өлешкә бүлде. Мәхкәмә иртәнге 9 сәгать 30 минутка билгеләнгән иде. Гадәттәгечә, ул соңарып башланды. Казый башта ук шундый эш тәртибен игълан итә: “Беренче итеп, гаепләнүче Мисбах Сәхәбетдиновка соңгы сүзен әйтергә мөмкинлек бирәбез. Әйтер сүзегез булса, гаепләнүче, башлый аласыз”.

Мисбах бабайда беркадәр дулкынлану хисләре сизелде. Шулай да шактый тыныч тавыш белән мәхкәмәдә соңгы сүзен әйтә алды.

“Соңгы сүземне әткәй мәрхүмнән башлыйм әле. Ул 96 яшендә вафат булды. Беренче дөнья сугышында катнашты. Германиядә әсирлектә була. 1918 елда Австрия аша качып кайта. Шундый язмышлар булмаса 100 яшькә кадәр дә яшәгән булыр иде. Миңа әле аның яшенә җитәргә 10 ел кирәк. Билгеле, мин әткәм яшенә җитә алмамдыр. Ни өчен дигәндә, мин Русия төрмәсенә утырдым. Аның аермасы бардыр. Мин мәхкәмәдән шуны гына сорый алам, Железновлар гаиләсе мине булдыра алсалар гафу итсеннәр. Аңлыйм, аларга да, миңа да бик авыр. Ялгыш эш булды. Ләкин мин моны белеп эшләдем. Мондагы прокурор да, казый һәм адвокатлар да кануннарны яхшы белә. Минем яшемне дә беләсез. Мин авыру. Миндә простатит чире. Эч кату белән җәфаланам. Бәдрәфкә дә җитәкләп йөртәләр. Табиблардан белешмәләр булмагач, минем юеш ыштаннарны мәхкәмә беркетмәләренә теркәп булмый. Мин шуны сорыйм инде, төрмәдә утыруның миңа да, хөкүмәткә дә файдасы юк. Бары чыгымнар гына. Шуңа, мин иреккә чыгарга риза булыр идем. Төрмәдә утырырга рәт калмады. Минем сүзем бетте. Башка сүзем юк”, дип тәмамлады чыгышын гаепләнүче Мисбах Сәхәбетдинов.

Ике-өч минут дәвам иткән шушы сүзләрдән соң казый дүрт сәгатьлек тәнәфес игълан итә. Мәхкәмә карарының 14 сәгатьтә бәян ителәчәге белдерелә.

Әлбәттә, казыйның, прокуратура ягының да шактый дулкынлануы сизелеп торды. Прокурор ханым алдагы утырышта Мисбах Сәхәбетдиновка җиде ел төрмә җәзасын сораган иде. Әлеге мәхкәмә барышын күпләр күзәтте. Аны интернет сәхифәләренә дә күтәрделәр. Кемнәрдер табиб Андрей Железновның Мисбах бабайга булган тупаслыгын тәнкыйть итте, үтерүче булган бабайны яклап чыктылар. Кемнәрдер табиб тарафына яклау фикере белдерде. Интернет сәхифәләр шуны күрсәтте, ике яктан да гаепләү уклары атылып, вазгыять беркадәр татар-урыс мөнәсәбәтләрен дә чагылдыра башлады шикелле.

86 яшьлек картның ни рәвешле итеп, табиб Железновның зур тупаслыгыннан соң җинаятькә баруы инде җәмәгатьчелеккә дә мәгълүм булды. Шушы җәмәгатьчелек тә икегә бүленде. Шушы шартларда Мисбах Сәхәбетдиновка ничә яшьтә булуына карамастан, зур җәза биреләчәген чамаларга була иде.

Кемнәрнеңдер сүз куертуларыннан куркып, милләтләр арасына чөй кагудан сакланып, 86 яшьлек авыру татар картына менә шундый җәза бирелде. Мәскәүләр дә “теге табибны үтергән “старик”ны ничек хөкем иттегез”, дип сорасалар, Чаллы органнарының йөзләре кызарырлык булмады. “87нче яше белән барган авыру картны 75 айга, якынча 2250 көнгә каты режимлы төрмәгә озаттык” диячәкләр.

“Табиб тарафыннан мыскылланган Мисбах Сәхәбетдинов бәлки мондый җәзага лаек та булмагандыр, кыйбатлы, кануннарны белгән адвокатлар яллаганда эш бөтенләй башка юнәлеш тә алган булыр иде”, диючеләр дә булды. Кемнәрдер милли нигездә интернет сәхифәләрдә гәп куертканда Мисбах бабайның адвокаты “сәясәт кирәк түгел, аны катыштырмагыз” дип тәкрарлап торды. Нәтиҗәдә адвокат якласа да, Мисбах бабай зур төрмә җәзасы алды. Мәхкәмә утырышында катнашучыларның төп фикере шундый булды.

XS
SM
MD
LG