Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 07:06

Дөньяда кеше хокуклары торышын күзәтеп баручы Freedom House оешмасы сәясәтчеләр, җинаятьчеләр һәм террорчылар басымы нәтиҗәсендә 2015 елда дөньяда матбугат ирегенең соңгы 12 елдагы иң түбән дәрәҗәсенә төшкәнлеген белдерә.

"Матбугат ирегенә каршы көчләр Якын Көнчыгышта һәм Төркиядә бигрәк тә көчле булды, анда хөкүмәтләр һәм сугышчан төркемнәр журналистларга һәм киңкүләм мәгълүмат чараларына теге яки бу тарафны алырга мәҗбүр итеп басым ясады", диелә АКШта теркәлгән әлеге оешманың 27 апрельдә чыгарылган хисабында.

"Матбугат иреге 2015: Өстенлек итүче хәбәр өчен көрәш" дип аталган бу хисапка караганда, былтыр иң күп журналист Сүриядә үтерелгән. Сүриядә 14 журналист үтерелсә, Төркиядә дә тагын өч сүрияле журналист үтерелгән. Төркиядәгеләрен дә "Ислам дәүләте" исемле сугышчан төркем әгъзалары үтергән булырга охшый диелә.

Шул ук вакытта Төркия хөкүмәтенең дә үзенә каршы тәнкыйтьне төрле янау, куркыту ысуллары белән бастыруы, журналистларны, блогерларны, социаль челтәрләрдә утыручыларны эзәрлекләве турында да языла анда.

Русия – "Заманча дәүләт пропагандасы инноваторы"

Хисапта Русия "Заманча дәүләт пропагандасы инноваторы" дип атала. Анда язылганча, Мәскәү илдәге мәгълүмат контролен генә көчәйтеп калмый, Украина, Молдова, Балтыйк һәм Үзәк Азия дәүләтләре кебек "геополитик әһәмияткә ия булган" күрше илләргә карата да медиа манипуляцияләрен арттыра.

Freedom House'ның тикшеренүләр аналитигы Элен Агекян Азатлыкка "Без күп кенә илләрнең гадәти яңалык сыман күренгән, әмма ниндидер сәяси мотивлары булган хәбәрләр белән ни эшләргә дигән кыен хәлдә калуын күрәбез", диде.

"Без моны Латвиядә дә, Литвада да, Молдовада да күрәбез. Бер яктан алар мондый мәгълүмат һөҗүменә каршы тотырга тырыша, икенче яктан үз илләрендә цензура да кертергә теләми", ди Агекян.

Аның әйтүенчә, соңгы берничә елда Русиянең күп кенә илләргә хәбәрләр таратучы, дәүләт контролендәге "Спутник" хәбәр агентлыгы һәм урыслар яшәгән күрше илләргә дә тапшырулар эшләүче төрле телевидение каналаллары тырышлыгы белән бу хәл зур бер проблемга әверелгән.

Русиянең үзендә исә ялган тарату машинасы төп игътибарын Украина белән бәйле темалардан Сүриягә таба юнәлткән. Шул ук вакытта ирекле фикер белдерү өчен кечкенә генә мөмкинлек булып калган онлайн журнализмга һәм блогларга да басым арткан.

Кырым 195нче урында

199 илдәге һәм территориядәге матбугат иреге торышына бәя бирүче хисап аларны өч төркемгә бүлә: "ирекле", "өлешчә ирекле" һәм "ирексез".

Иң соңгы урында Төньяк Корея булса, Үзбәкстан (197нче) һәм Төрекмәнстан (198нче) исемлектә аның күршеләре. Русиянеке буларак танылмаган, әмма Украина контроленнән дә чыгарылган Кырым 195нче, Беларус 192нче урында.

Европаның кайбер илләрендә дә матбугат иреге кими

Хисапны әзерләүчеләр матбугат ирегенең кими баруына репрессив илләрдә генә түгел, Европада да игътибар иткән. Польша, Сербиядә һәм башка кайбер илләрдә сәясәтчеләрнең дәүләт медиасын үз контроленә алырга тырышулары күренгән.

Польшада яңа уңчы хөкүмәт җәмәгать телевидениесе һәм радиосы җитәкчелен билгеләүне хөкүмәт карамагына тапшыручы канун чыгарган.

Маҗарстан полициясе качаклар белән полиция арасындагы бәрелешләрне яктыртучы берничә журналистка һөҗүм иткән.

XS
SM
MD
LG