Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта республиканнардан президентлыкка Дональд Трамп чыга


Дональд Трамп
Дональд Трамп

АКШ республикан партиясеннән президентлыкка намзәтләрнең берсе Тед Круз сайлауалды көрәшеннән төшеп калды.

АКШ республикан партиясе вәкиле Тед Круз президентлыкка көрәшен тәмамлавын белдерде. Индиана штатындагы праймеризда аның көндәше Дональд Трамп күбрәк тавыш алды.

Трампның бердәнбер көндәше булып Джон Кейсик калды, әмма аның намзәт итеп билгеләнү шансы юк. Крузның сайлауалды көрәшеннән чыгуын игълан итүе Трампның республикан партиясендә АКШ президентлыгына намзәт итеп сайланачагын аңлата.

Демократлардан Индиана штатында Берни Сандерс җиңде, әмма башка штатлардагы сайлау нәтиҗәләренә караганда, ул Һиллари Клинтоннан азрак тавышка ия.

Бу айларда илнең барлык штатларында праймеризларда халык республикан яки демократик партия намзәтләре өчен тавыш бирә. Ике партия дә июльдә үтәчәк корылтайларында сайлаулар нәтиҗәләрен карап үз намзәтләрен билгеләячәк. 2016 елның 8 ноябренә АКШның 58нче президентын сайлау билгеләнгән. Президентны халык алдан сайлаган "сайлаучылар" (выборщиклар) сайлый. АКШта туган, илдә кимендә 14 ел яшәгән, 35тән яшьрәк булмаган американ ватандашы президент була ала.

XS
SM
MD
LG