Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:10

Ринат Әбделхаликов: "Казакъстанда татар язучыларын берләштерүче “Татар авазы” интернет радиосы ачтык"


Казакъстанда татарлар өчен “Татар авазы” исемле интернет радио эшли башлады. “Беренче чиратта, ул дөньяның төрле почмакларында яшәүче татар язучыларын берләштереп аларның иҗатларын халыкка җиткерүче масскакүләм мәгълүмат чарасы булачак”, дип белдерде Азатлыкка проект авторы Ринат Әбделхаликов.

Казакъстанда татар-башкорт, казакъ берләшмәсе башкарма җитәкчесе, “Татар авазы” радио проекты авторы Ринат Әбделхаликов белән Казанда очрашып сөйләштек. Азатлык яңа интернет радионың максатлары, эшләү принцибы турында белеште, Казакъстан белән Татрастан арасындагы мөнәсәбәтләр, андагы татарларның милли проблемнары, татар теле һәм милли университет булдыру турында әңгәмә корды.

“Татар авазы интернет радиосын булдыруның төп идеясе нидә? Чөнки татар телле радиолар эшли бит инде, аларны интернеттан да тыңлап була...

– Безнең татар-башкорт, казакъ берләшмәсе Казакъстандагы татарлар мәсьәләсе белән шөгыльләнә. Бездәге төп проблемнарның берсе – татар телендә язучы авторларның укучыга үзләренең иҗатын җиткерә алмавы. Аларның китаплары күп очракта басылгач, беркемгә кирәкмичә киштәләрдә ята. Без әлеге мәсьәләне чишәр өчен бүген замана технологияләрен кулланып интернет радио ачарга булдык. Монда бөтен дөньяда яшәүче татар язучылары үзләренең иҗатларын тыңлаучыга җиткерә алыр иде. Татарстаннан читтә яшәүче иҗади кешеләргә Казанга килеп үзләрен күрсәтү күп очракта авыр һәм чынга ашмаслык хәл. “Татар авазы” бүген тест форматында гына эшли. Хәзер без радиога язучыларның материалларын җыябыз, күп очракта аларның үз тавышлары белән яздырабыз.

Казакъстанда татарча сөйләшәләрме? Бүген ничә татар яши анда? Сез менә русча гына җавап бирәсез...

– Гомумән Казакъстанда бүген 203 меңләп татар яши. Мин татарча сөйләшүгә омтылам. Кызганыч, бездә татарча аралашу мохите алга китмәгән. Рус мәктәпләре, рус университеты, эштә русча аралашу үзенекен итә. Күп кенә татарлар русча һәм казакъча сөйләшә. Бездә казакъ теле – дәүләт, ә рус теле милләтара аралашу теле булып санала. Конституциядә шулай ук һәрбер милләт вәкиле үз телен өйрәнүгә хокуклы дип язылган. Татар телен өйрәнүдә проблемнар күп. Якшәмбе көнне эшли торган татарча өйрәтүче мәктәпләр бар, ләкин аларның саны бик аз. Бу эштә “Татар авазы” радиосы безгә зур ярдәмче булыр дип уйлыйм.

Казакълар белән татарлар мөнәсәбәтен сурәтләп бирсәгез иде.

– Казакъстан күпмилләтле бер зур гаилә. Татар милләте сан буенча алтынчы урында тора. Алар үзләрен актив яктан күрсәтергә тырыша. Безнең барлык шәһәрләрдә диярлек Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай урамнары бар. Татарлар күчеп урнашкан шәһәрләрдә тарихи мәчетләр, аларның мәдрәсәләре төзелгән. Советлар берлеге җимерелгән вакытта 350 меңгә якын татар булса, бүген 203 меңгә генә калды. Күбесе Ауропа, Австралия, Татарстанга китә. Без Татарстан белән ике тармакта эшлибез: Бөтендөнья татарлар конгрессы һәм Татарстанның бездәге вәкаләтле вәкилләре белән. Яшь буын шулай ук тел мәсьәләсендә үз эшләрен алып бара. Алар турыдан-туры Казанда Татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин белән хезмәттәшлек итә һәм, әйтергә кирәк, яшьләрнең гамәлләре, уйлап тапкан проектлары күпкә нәтиҗәлерәк булып чыга.

Мәдәни-дини элемтәләрдән тыш, икътисади элемтәләр дә бик мөһим. Бездә Татарстанның шул ук КАМАЗ, боралак заводы, “Оргсинтез” оешмалары тәкъдим ителгән. Татарстан, башка регионнар белән чагыштырганда, күпкә ешрак телгә алына. Шулай ук Мәскәү һәм Петербур мэрлары белән беррәттән, Татарстан президентының исеме дә еш яңгырый. Без Татарстанны ил буларак кабул итсәк тә, аның юридик яктан Русия Федерациясенең бер субъекты икәнен онытмаска кирәк.

Милли-мәдәни чаралар, бәйрәмнәр еш үтәме? Һәм алар нәрсә бирә?

Мондый бәйрәмнәр гадәттә бездә Татарстан Сабантуе белән тәңгәл килә. Без турыдан-туры республиканың мәдәният министрлыгы белән эш итәбез. Казакъстанның барлык төбәкләрендә Сабантуй май уртасыннан башланып, Рамазан аен исәпкә алсаң, июль урталарына кадәр дәвам итәчәк. Бәйрәмдә катнашучы Казан артистларының чыгымнарын Татарстан каплый.

Сабантуйдан тыш, үзебезнең фестиваль-бәйрәмнәр дә бар. Бу “Иртыш моңнары” дөньякүләм татар сәнгате фестивале, татар халык коллективларының юбилейларына багышланган чаралар, мәсәлән, быел Алматыда “Сарман” коллективы 30 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Тукайга багышланган чаралар да оештырылды.

Татар мәдәнияте, туган тел – ул безнең өчен су кебек. Көндәлек тормышта суның әһәмиятен дә, нәрсә икәнен дә белмисең, ага да ага үз көенә. Эссе чүлдә генә суга сусыйсың. Татарлык хисе дә шулай ук. Татар мохитеннән ераграк урнашкан саен, туган телнең, милләтнең кадерен беләсең.

Сезнеңчә, Казанда милли университет булдырылса, Казакъстандагы татарлар өчен туган телне өйрәнүгә этәргеч бирер идеме?

Әлбәттә, бирер иде. Туган телнең булуы – милләт киләчәгенең төп шарты. Мәсәлән, безнең якшәмбе мәктәпләрендә татар теле укытучылары белән авырлыклар туа, чөнки аларның берсенең дә татар теле укытучысы белеме юк. Иң яхшы очракта, алар рус теле һәм әдәбияты укытучылары. Гомумән, Казакъстан мәгариф системында тулысынча татар укытучысына эш урыны юк. Без һәрчак үзебезгә Казаннан татар теле белгеченә яисә татар теле укытучысына укыган студентларны чакырабыз, аларны эшләү дәверендә яшәү шартлары, торак белән дә тәэмин итү мөмкинлеге бар.

XS
SM
MD
LG