2014 елның августында Мәскәү АКШ, Европа Берлеге, Канада, Австралия һәм Норвегиядә җитештерелгән азык-төлекне Русиягә кертүне тыйган иде. Бу гамәл Русиянең Кырымны аннексияләвенә һәм Украинаның көнчыгышындагы кораллы низагта катнашуына каршы кертелгән Көнбатыш чикләүләренә җавап адымы дип аңлатылды. Мәскәүнең әлеге карары илдә азык-төлек бәяләренең кисәк артуына китерде.
Узган елның июлендә президент Владимир Путин Русиянең чикләүләрен бер елга озайтырга карар итте.