Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман дөньясында Ураза гаете

6 июнь мөселманнар Рамазан аена керде. Быел ураза елның иң озын көннәренә туры килә. Азатлык бу айда уразага бәйле хәбәрләрне җанлы блог рәвешендә тәкъдим итә.

Ижау мәчетләренә гает намазына килүчеләр биналарга сыймады

Ижауның Җәмигъ һәм Иман Нуры мәчетләренә гает намазына килүчеләр биналарга сыймады. Бәйрәм пылавы һәм балалар өчен уен-бәйгеләр дә оештырылды.

Мәскәүнең Тәүбә тавы мәчете янында гает укыла

Саба районының Олыяз, Буа районы Чәчкаб авыллары да бәйрәм итә

Карасубазар мәчетенә йөзләгән мөселман җыелды

Карасубазарда гает намазы
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:58 0:00

5 июльдә Кырымда да меңнәрчә мөселман ярымутрауның төрле шәһәрләрендәге мәчетләргә гает намазына җыелды. Кырымтатарлар тупланып яшәгән Карасубазар шәһәре мәчетенә йөзләгән кеше килде.

Бәйрәм бүген!

Балачакта да Ураза гаете җәйге көннәргә туры килә иде. Бик якты, күзәнәкләргә кадәр үтеп керә торган нурлы бәйрәм, беркем дә өстән такмаган. Кеше үзе теләп эшли барысын да. Авыл, җәйге табигать, Гает вакытында иртәнге сафлык, яшеллек, тынычлык. Гает вакытында йокларга ярамый. Без киреләнмибез, сикереп торабыз. Алдагы көнне бөтен җир ялтыратып юылган, җыелган, бөтен кеше мунча кергән. Үзеңнеке булмаса Гает мунчасына күршеләр, туганнар дәшә иде. Бәйрәмгә нинди булса да яңа кием, күлмәкме ул, носкимы, чәчкә тасмамы – хет нәрсә. Балалар урамда, хатыннар ирләре Гает намазы укып кайтышка коймакларын пешереп, чәйләр әзерләп куя.

Әти-әниләр эшкә китә, әби-бабайлар бер-берсенең хәнен белеп өйдән өйгә чәй эчеп йөри. Күчтәнәч, сәдака тараталар. Ул вакытта әбиләр уразаны яшереп тоталар иде.

Бу бәйрәмнең Октябрь, Май бәйрәмнәреннән нык аерылганын балачакта ук сизә идек. Бидонлап ачыган бал, өй саен айнымаган, аунап яткан исерекләр юк иде бу бәйрәмдә. Тегеләрендә йортларда тынычлык бетә иде, бәйрәмнәр авылда берәрсенең соңгы кружка балы беткәч кенә тәмамлана иде.

Тукай язганча, “Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген”, дип бары тик Ураза гаете турында әйтеп була. Минем ул вакыттагы хәләтемә тулысынча туры килгән шигырь бу.

Әнисә Габдрахманова, Казан

Киев мәчетендә мөселманнар бер-берсен котлый

Түбән Камадагы мәчетләр дә барлык мөселманнарны сыйдыра алмады

Халык гыйбадәтләрен урамда кылды

Казанның Азино бистәсендәге "Гаилә" мәчете

дәвам

XS
SM
MD
LG