Оренбурда тугыз катлы йортта газ шартлавының сәбәбе "газны дөрес кулланмау" булырга мөмкин, дип хәбәр итте Газпромның Оренбур бүлеге. Йортта 664 фатирда хәзер газ сүндерелгән, каза нәтиҗәләрен бетерү эшләре бара.
Дүшәмбе кич югары катларда газ шартлады, ике кеше яраланды, 175 кеше өйләреннән чыгарылды. Сигезенче һәм тугызынчы катлар арасында идән-түшәм җимерелде. Шартлаудан соң янгын булмаган, дип хәбәр ителә.