Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Төрки-татар җирләрен урысныкы итмәс өчен археологларга күбрәк казу кирәк"


Болгарда археологлар казу эшләрендә. Turfront фотосы
Болгарда археологлар казу эшләрендә. Turfront фотосы

Галим Фаяз Хуҗин фикеренчә, Мәскәү урыслаштыру сәясәтендә тарих фәнен дә корал итә. Бирешмәс өчен, Татарстан һәм кырымтатар археологларына күбрәк казырга кирәк дип әйтә ул.

Тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин быел Татарстан археологларының Болгарда, Зөядә һәм Казанның Изге ана чиркәве булачак урынында казыганнарын әйтә. Галим сүзләренчә, казу эшләренең максаты – киләчәктә туристларга күрсәтерлек әйберләр табу һәм аларны музейлаштыру. Хуҗин татар җирләрендә, бигрәк тә Кырымда казу эшләрен киңрәк җәелдерергә, ачышларны һәрдаим дөньяга чыгарып торырга чакыра. Азатлык галим белән археологиянең бүгенге сәясәттәге роле, төрки-татар тамырларының тирәнлеге турында сөйләште.

– Җәй археологлар өчен кызу эш вакыты. Кайсы төбәкләрдә татар тарихына бәйле казу эшләре бара?

– Соңгы елларда Болгар һәм Зөя төп казу урыннары булып тора. Анда казу эшләре 2010 елда янә башланган иде. Казу эшләре әле дә дәвам итә, чөнки кайбер кызык урыннар казылмаган. Без хәзер туристларга йөз тотып эшлибез. Болгарда чүлмәк ясау һөнәрчелеге нык үскән булган. Әмма туристларга күрсәтү өчен чүлмәк яндыра торган мичләр ачылмаган иде. Элегрәк, 1940-50 елларда казыганда андый урыннар табылган. Быелгы казу эшләре вакытында Алтын Урда чорына караган өч урында чүлмәк яндыру миче табылды. Алар музейлаштырылачак.

Болгарда саклауга алынган тарихи урыннарның берсе
Болгарда саклауга алынган тарихи урыннарның берсе

Берничә ел инде борынгы Болгар базарында да казу эшләре дәвам итә. Ул Болгарның үзәгендә һәм бик кызыклы урын булып чыкты. Базар корылмалары сакланып калган. Казыган вакытта бик кызыклы әйберләр табыла. Базарда кайбер тауарлар, мисал өчен, хатын-кызларның бизәнү әйберләре эшләгәннәр һәм шунда ук сатканнар да дип уйлыйбыз. Үзебезнең Болгарныкы, чит дәүләтләрдән, хәтта Көнбатыш Европадан килгән акчалар, сәүдәгәрләрнең эш кораллары: герләр, үлчәүләр дә табыла. Бу урын да туристлар өчен музейлаштырылачак.

Инде Зөягә килсәк, казу эшләре XVII-XVIII гасырлардан сакланып калган православие архитектурасы истәлекләрен өйрәнү максатында үткәрелә. Аз булса да, Болгар чоры, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорына караган табылдыклар да бар. Алар аз, әмма бар. Зөя утравы урысларга кадәр үк үзләштерелгән булган, анда безнең болгар бабаларыбыз яшәгән. Хәзер анда агач йорт урыннары, агачтан эшләнгән йорт кирәк-яраклары, эш кораллары тупланган бер музей ачылачак. Хәзер бу музейны ясау һәм аның өчен әйберләр туплау бара.

Фаяз Хуҗин
Фаяз Хуҗин

– Зөяне хәзер руслар яшәгән утрау, православие белән генә бәйләп күрсәтү сизелеп тора. Сез монда электән болгар бабаларыбыз яшәгән дидегез. Зөядәге музейда бу урында электән үк болгарлар яшәгәне дә күрсәтеләчәкме?

– Әлбәттә! Табылдыклар – сөяктән ясалган әйберләр һәм чүлмәк эшләнмәләр. Аларны без музейда күрсәтергә уйлыйбыз. Анда элек утрау да булмаган, һәм, әлбәттә, элек борынгы бабаларыбыз яшәгән булырга тиешләр. Без бу ягын да булачак музейларда ассызыклап күрсәтәчәкбез.

Иконаның сәясәт белән бәйләнгәнен беркем дә инкарь итми

Православие археологиясе белән бәйле тагын бер җир –Казан Изге ана иконасы табылган дип саналучы урында быел бик зур казу эшләре барды. Ул апрель ахырларында башланып, июль аенда төгәлләнде.

Анда 1808 елда төзелгән бик зур чиркәү булган. Ул XVII гасырда төзелгән чиркәү урынына салынган булган. Аңа кадәр икона табылган урында агач часовня төзелгән булган. 1932 елда чиркәүне тулысынча җимергәннәр.

Хәзер бу чиркәүне яңадан торгызып, аны да туристлар өчен бер урын һәм православие үзәгенә әйләндермәкче булалар. Бер караганда, безнең мөселманнар күңеленә артык хуш килми торган нәрсә бу. Икенче яктан караганда, бездә һәр дингә яхшы мөнәсәбәт. Бу – диннәр толерантлыгы гына түгел, ә икътисад ягыннан караганда да бик файдалы проект булачак. Ул төзелеп беткәч, дөньяның бөтен илләреннән христианнар киләчәк һәм безнең казнага ярыйсы гына акча китерәчәк.

– Казан Изге ана иконасының табылуына килгәндә, галимнәрдә төрле фикерләр бар. Ул икона, урыслаштыру сәясәтенең бер коралы буларак, махсус уйлап чыгарылган дип белдерүчеләр дә бар. Сез үзегез, галим буларак, бу ягына ничегрәк карыйсыз?

– Сәяси яктан караганда, әлбәттә, шулай. Биредә, Казанда ул икона табылырга тиеш булган һәм аны таптылар да. Аның сәясәт белән бәйләнгәнлеген беркем дә инкяр итми. Әмма тарихка шулай кереп киткән, хәзер бу иконага бик зур игътибар бирелә. Бөтен дөньядагы христианнар аның изгелеген таный. Шуңа күрә, ярар, кереп киткән инде, аңа каршы торып булмый.

– Казу эшләре төрки-татар тарихын тагын да тирәнәйтә дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Бу чыннан да шулаймы?

– Безнең археологиядә традицион караш – Көнчыгыш Европа III-IV гасырларда төркиләшә башлый. Һун бабаларыбыз беренче төркиләр дип кабул ителгән. Аларның кайбер археологик истәлекләре Көнчыгыш Европада һәм Көнбатыш Европа илләрендә бар. Аннан да төньяккарак алар үтеп кермәгәннәр диярлек.

Безнең Минзәлә районында Турай авылы янында бер курган зыярат бар. Анда һуннардан калган каберлекләр табылды. Бу казу эшләре узган гасырның 50нче еллары ахырында ук башланып китә. 80-90 елларда монда курганнар гына түгел, ә гадәти каберлекләр дә табылды. Аларны Удмуртия галимнәре тикшерде. Ул материалларны өйрәнү эше һаман да бара. Төрле фикерләр бар.

Кайбер археологлар болар һуннар түгел, ә готлар (герман кабиләләре) булмады микән ди. Бу нәрсәгә ышанмыйм мин. Ул заманнарда миграция көнчыгыштан көнбатышка таба барган. Аксубай районында һун казаннары табылган булган. Калган урыннарда һун истәлекләре табылмаган.

Төньяк Монголия, Байкал тирәләрендә, Төньяк Кытайда, һуннар яшәгән җирләрне алсак, "һуннар кемнәр алар?" дигән бәхәс тынмый. Төркиләрме, әллә монголлармы? Һәрхәлдә көнчыгыштан көнбатышка күчеп утырган һуннар төрки булырга тиеш. Ул – бик зур халыклар конгломераты, алар арасында төрлеләр булырга мөмкин. Әмма безнең уебызча, төркиләр дә булган һәм алар күпчелекне тәшкил иткән. Күпчелекнең бер өлеше Көнбатышка күчеп утыра. Монда һуннарны без һич тә монголлар дип әйтә алмыйбыз. Проблемнар бар һәм аларны чишкәндә археологлар гына түгел, телчеләр дә, тарихчылар да, башка белгечләр дә катнашырга тиеш.

Инде Төрки Каганлык чорына күчсәк, безнең Татарстан җирләрендә төрки истәлекләре бик аз, әмма шушы чорда кызык һәм серле археологик культуралар барлыкка килә. Ягъни борынгы кабиләләр килеп чыга.

Имәнкискә кабиләләре славян телендә сөйләшкән дигән фаразны кабул итәргә җыенмыйбыз

Күптәннән инде имнәкискә кабиләләре турында бәхәс бара. Элек аларны җиңел генә төрки кабиләләр дип атый иделәр, хәзер бөтенләй икенче төрле фикер калкып чыкты. Алар славяннар булмады микән дигән сорау куялар. Бигрәк тә Мәскәү галимнәре монда славян кабиләлре килеп утырган дип белдерә башлады. Тагын бер фараз бар. Алар сарматлар булмады микән дип тә белдерәләр. Сарматлар алар төньяк иран телендә сөйләшкәннәр, әмма һуннар чорында сарматларны үзләре яшәгән җирләрдән куып чыгаралар, үтерәләр һәм алар бик аз кала. Калганнары исә һунлаша. Имәнкискә культурасын төркиләшкән сарматлар белән дә бәйләргә мөмкин. Хәзер безнең Археология институты галимнәре шушы мәсьәләне хәл итү өстендә эшли.

Без имнәкискә кабиләләре славян телендә сөйләшкәннәр дигән версияне кабул итәргә җыенмыйбыз. Башка версияләрне дә тикшереп карыйбыз, бәлки, алар чыннан да төркиләшкән сарматлардыр. Кызганыч, материаллар аз сакланган, әмма алар бар. Аларны игътибар белән өйрәнү генә кирәк.

– Соңгы елларда Мәскәү тарафыннан төрки халыклар яшәгән җирләргә күптән инде славяннар үтеп кергән, алар анда алданрак яшәгән дигән сәясәт бара. Урыс археологлары, тарихчылар да моңа басым ясый башлады кебек. Сез бу әйберне сизмисезме?

– Тарих ул – сәясәт. Моны артык исбатлап торуның кирәге юк. Археология, тарихның бер өлеше буларак, шулай ук сәясәт белән бик нык бәйләнгән. Советлар чорында славяннар хәзер кайда яши, шунда формалашкан, барлыкка килгән дигән традицион караш бик нык җәелгән иде. Ул бөтен дәреслекләрдә дә шулай язылды. Аларны бакыр чорындагы триполье кабиләләре белән бәйлиләр иде.

Соңыннан, 1980нче елларда славяннар үзләренең килеп чыгышлары белән Карпат яклары түгел, ә төньяграк – Польша һәм Чехиянең төньяк өлкәләре белән бәйләнгән, Одер һәм Висла елгасы аралыгында формалашкан, һәм аннан соң бары тик V гасырның ахырында күбесенчә VI гасырларда гына Днепр якларына килеп утырган дигән тәгълимат таралды, ул исбатланган дип санала иде.

Мәскәү славяннарны тагын борынгырак итү өчен көч куя

Һуннар бирегә III-IV гасырларда күчеп утырган, ә славяннар соңрак. Киләчәктә Киев Русе барлыкка киләчәк җирләрдә иң беренче төрки кабиләләр пәйдә була. Бу караш фәндә артык тирән тамыр җәеп җибәрә алмады. Чөнки славяннарның соңрак килеп утыруы Мәскәүгә ошамый. Хәзер алар бөтен көчләрен славяннарның тагын да борынгылыгын исбатлауга куя.

Безнең Урта Иделне алып карасак, монда болгарлар VII гасыр ахырында, VIII гасырларда килеп урнаша, ә кайбер урыс археологлары инде IV-V гасырларда ук биредә славяннар яшәгән дип күрсәтергә тели һәм сәясәт тә килеп тыгыла дип уйлыйм. Үзебезнекен дәлилләү өчен тыныч кына эшләргә һәм күбрәк казырга кирәк.

Мәскәү галимнәренә үзләренең карашларын җәелдерү, тарату җиңелрәк. Мәскәүдә чыккан китапларны Бөтен Русия археологлары һәм тарих белән кызыксынучылар сатып ала. Ә Казанда чыккан китаплар Казанда кала. Безнең фикер кайбер чакта бик авырлык белән генә тарала һәм Мәскәүгә барып ирешә. Мәскәү, электән килгәнчә, "өлкән абый" булып кала. Безнең Татарстан археологлары тарафыннан әйтелгән яңа фикер күп очракта каршылыкка очрый, әмма бу өлкәдә тырышып эшлибез.

Соңгы вакытта үзебезнең Казанда археологик конференцияләр дә бик еш оештырыла башлады. Берничә ел элек Русия археологлары корылтае булып узды. Быел сентябрьдә Дөнья ислам археологиясе конференциясе булачак. Бу конференция мөнбәрен дә үзебезнең фикерләрне дәлилләү өчен файдаланачакбыз.

– Соңгы вакытта Мәскәү тарафыннан Кырымда кырымтатарларны асаба халык итмәс өчен көчле сәясәт барганы да сизелә.

Кырымның төркиләшүе славяннарга караганда иртәрәк булган

– Кырым археологлары белән без бәйләнештә. Анда әлегә кадәр киң күләмдә казу эшләре алып бара алмыйбыз. Бакчасарайның үзендә һәм аның тирәсендә казу эшләре үткәрү планнары бар. Таш гасырларыннан ук Кырымда халык яши башлаган.

Кырымның төркиләшүе славяннарга караганда иртәрәк булган. Аның турында бәхәсләшеп тә торасы юк. Һуннар да, төркиләр дә анда булган. Кырымда 200дән артык болгар истәлекләре бар. Заманында алар өйрәнелде, ә хәзер аңа игътибар итү юк. Аларны өйрәнүне дәвам итәргә кирәк дип саныйм мин. Кырымның төркиләшүен һуннардан, Төрки Каганлыгы чорларыннан ук башларга тиешбез. Кырымның исеме үк төркилекне күрсәтеп тора, славян исеме түгел бит. Кыр – чик мәгънәсендә ул.

Элек Татарстаннан археологларны Кырымга җибәрү турында уйлап та карамадык, ә хәзер эшне башлау, кырымтатарларның борынгы истәлекләрен табу һәм дөньяга күрсәтү һәм ул мәсьәләгә төптәнрәк карап, казу эшләрен тизрәк башлап җибәрү кирәк.

XS
SM
MD
LG