Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мөфтият – соңгы елларда татар телен яклап чыккан беренче оешма"


Мәрҗани мәчете
Мәрҗани мәчете

Татарлыгы да, мөселманлыгы да бергә аерылгысыз үрелеп барган кешеләрнең дә кайберәүләре мөфти сүзен кабул итмәде, икеле-микеле фикер белдерүләрен күңелем авыр кабул итте. Мөфтиятнең бу гамәле татар теленә файдага булуына шикләнәләр. Имеш, мәчетләргә йөрүчеләр кимиячәк, җәмгыятьтә бу ризасызлык уятачак, халык татарча белми, башта телгә өйрәтегез, ник мәчетләргә дәүләт эшләмәгән вазифаны йөклисез... Һәркем үзенчә фикерләргә хокуклы. Әмма бу аргументлар зәгыйф һәм нигезсез. Минем дә бу уңайдан үз фикерләрем бар.

Тәбрис Яруллин (с), Илгиз Зәйни
Тәбрис Яруллин (с), Илгиз Зәйни

  • Казанның берничә мәчетендә урысча вәгазь укыла, әмма алар да вакыт-вакыт җомгаларда татарча сөйлиләр иде. Димәк, татарчага күчү процессы технологик яктан җиңел. Тулысынча татарчага күчү тагын да уңайлырак булсын өчен вәгазьләр тәрҗемәсен язып таратырга мөмкин, аны экраннарга да чыгарып барырга була. Техник яктан ысуллар шактый.
  • Җомга вәгазьләрен татарча сөйләү таләбе мәдрәсәләрдә татарча белем алу, татар теленә өйрәтү курсларын оештыру, татар китапларын нәшер итү күренешен арттыруга этәргеч булачак. Ягъни бу ана телебезнең кулланыш даирәсен тагын да киңәйтәчәк. “Әниләр” мәчетендә татар теле курсларына башка милләт вәкилләре дә күп йөрде, араларында яшьләр дә, яңа гына дингә килүчеләр дә шактый булды.
  • Татарча вәгазьләр уку яшьләрне мәчеттән кысрыклап чыгарачак, алар интернетта үзләренә имам эзлиячәк, башка дөрес юнәлештә булмаган агымнарга кереп китәчәк, дигән фикер белән дә килешеп булмый. Исебезгә төшерик: Рамил хәзрәт Юнысов Кол Шәрифтә җомга вәгазьләрен татарча укый иде, һәрвакыт мәчет тулы кеше булды. Барысы да шунда ашкына иде. Күпме кеше аның аркасында намазга басты! Ничә кеше террорчыларга эләкте татарча вәгазь тыңлаудан? Иманым камил: берсе дә юктыр. Шәхсән миңа вәгазьне дә, догаларны да урыс телендә кабул итү кыен, ләкин сектага барырга исәп юк. Кешеләр тел аркасында түгел, ә үз психологик һәм социаль проблемнар аркасында секталарга эләгә. Иң кызыгы – миссионерлар, секта вәкилләре татар телен актив кулланалар, кимсенмиләр.
  • Башка халыклар аңламас, алар да бит мөселман дигәнгә, Татарстанда беренче чиратта татарлар белән эшләргә кирәк. Әлбәттә, ыру-нәсел мөнәсәбәтеләрендә яшәгән Урта Азия халкы белән эшләве җиңелрәк. Дингә яңа килүчеләр турында әйтәсе дә юк, алар кайвакыт артыгы белән актив. Ләкин имам тирәсендә Советлар берлегеннән калган миллион кеше бар. Алар исламны татар теле аша өйрәнде. Аларны ислам белән ак яулыклы әбиләре, түбәтәйле бабайлары таныштырды. Менә бу кешеләр өчен татарча вәгазьләр исламны тирәнрәк өйрәнү өчен этәргеч булачак. Башка милләтләр, татар телен белергә теләмәгәннәр өчен, Аллага шөкер, дин асылын аңлар өчен Татарстан мәчетләрендә мөмкинлекләр хәйран. Атна саен лекция һәм очрашулар урыс телендә бара.
  • Православ кешеләренә карыйк, патриарх – урыс теле җәмгыяте башлыгы. Алар телне нигез итеп ала, көчле корал буларак куллана. Урыс теле аша диниләрне берләштерә белә. Ник ислам дин әһелләре татар телен читләштерергә тиеш? Аларның тел язмышы өчен борчылуы табигый. Татар теле дин вә ритуал теле булачагыннан куркырга кирәкми. Бу инде күптәннән чынбарлык. Татар теле азмы-күпме кулланылган өлкә ул – дин өлкәсе. Әгәр дә мәктәп һәм гаилә телне кулланышка кертә алмый икән, нигә моны мәчет эшләгәннән шүрләргә? Бирик бу мөмкинлекне. Татар теленең дәрәҗәсен күтәрергә, аның практик кулланышын арттырырга теләүчеләргә рәхмәт әйтеп, аларга теләктәшлек белдерик, ярдәм итик!
  • Мөфтиятне төрлечә кабул итүчеләр бар. Дәүләт структурасы дип кабул итәсез икән, Татартан диния назарәте – соңгы елларда татар телен яклап чыккан беренче оешма. Хезмәттәш буларак кабул итәсез икән, мөфтияттә барсы да урысча белә. Татарчасы “чыктым аркылы күпер” булып җомгага йөрисез икән, тагын бер телне түләүсез өйрәнү, аңлый башлау өчен менә дигән форсат. Бөтен дөнья телләр өйрәнә, трендта булыр өчен менә дигән яхшы җирлек.
  • Мөфти – безнең төбәк мөселманнары өчен фәтвә чыгаручы. Моның белән килешергә дә, килешмәскә дә мөмкин. Әмма аның сүзләре күпләр өчен канун. Безнең йортның өске катында яшәүче мөселман апасы гаетне мөфти әйткәнчә билгели, уразаны мөфтият куйган вакытта тота. Мөфтият карарлары – гади бер мөселман өчен ориентир. Әлеге карарны да чыгарырга мөфтинең хокукы һәм нигезе бар булып чыга.
  • Татар телен белгәндә Коръәнне уку күпкә җиңелрәк, аның нечкәлекләренә төшенәсең, мәгънәләре тирәнрәк ачыла. Дингә килгәндә, бу – татар теленең өстенлеге. Шундый мөмкинлек була торып аны кулланмау – зур югалту.

Тәбрис Яруллин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG