Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ил язмышы бер кулда. Алда ни көтә?


Мәскәүле булмаган халыкка яңа сәяси вазгыять ничек тәэсир итәчәк? Беренчедән, казнада акча азайганнан-азая, салымнар җыю начарлана, төбәкләрнең бурычлары артканнан-арта. Икенчедән, федераль үзәктән трансфертлар, субсидияләр 2016 елда ук кими башлады.

Думага сайлау тәмам. Аның нәтиҗәләрен алдан ук фаразлап була иде. Хакимият яклылар да, бәйсез белгечләр дә парламентка дүрт кенә фирка үтәсен алдан ук әйтте. Сайлаучыларның 47,81% гына килүе аерым игътибарга лаек. Хәрәмләшүләр булды, ләкин сайлау башка елдагылар белән чагыштырганда, ачыграк узды. Тартмаларга күпләп ташланган бюллетеньнәр төбәк җитәкчеләренә файдалы булса да, федераль үзәк өчен, киресенчә, зыян гына.

Халыкның 25 проценты “Бердәм Русия” фиркасе өчен тавыш бирде. Эшкә яраклы халыкның өчтән бер өлеше бюджет өлкәсендә эшли. “Бердәм Русия” ни өчен сайлауда җиңде? Беренчедән, моңа хакимият ресурсы һәм "паровоз тактикасы" аркасында ирешеп булды. Сайлау кампаниясе ахырында Путин фиркагә теләктәшлек белдерде. Бу – икенче сәбәп. Өченчедән, хакимият демократлар арасында кануннар бастыручы “котырган принтер” идеясен таратты һәм сайлауга барып тормасаң да була дигән уй сеңдерелде. Шәһәрләрдә шуңа күрә дә тавыш бирүчеләр аз булды.

Кырымга бәйле принципиаль позиция җиткерелмәде

Демократлар өчен сайлауның төп интригасы “Яблоко” белән “ПАРНАС”ның өч процентлы киртәне узу-узмавына бәйле булды. Уңчы фиркаләрнең халыкны сайлауга өндәргә көче җитмәде. Иксез-чиксез электорат сайлаудан читтә калды, аны беркем дә үгетләмәде. Моңа “принципиальлек” гаепле. Әйтик, Кырым хакында принципиаль позицияне җиткерү теләге. Нигездә уңчылар сайлауалды кампаниясен ике шәһәрдә генә уздырды, шуңа күрә зур теләктәшлек тапмады.

Зәгыйфь агитация һәм сайлауалды кампаниясенә аз акча тоту да сайлауга игътибарны киметте. Хәтта “Бердәм Русия” дә артык шапырынмады.

Алда безне ни көтә?

Яңа Дума иң беренче эш итеп 2017 елга төзелгән федераль бюджетны караячак. Бюджет өчен көрәш булмаячак дип алдан әйтеп була. ЛДПРның гадәти кычкырулары, Зюгановның премьерны чираттагы “тар-мар” итүе, “Гадел Русия”нең мыгырдавы бюджет маддәләренең бер процентына гына тәэсир итсә итәр.

2017 елда керемнәр быелгы белән чагыштырганда азрак булачак

Төп яңалык шул: киләсе елда кайбер чыгымнарны “туңдырып” торырга туры киләчәк. Бу үз чиратында аларны киметүгә, кайбер маддәләрнең хәтта алып ташлануына китерәчәк. Бу – бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары, пенсияләр. Алар йә бөтенләй артмаячак, йә бик аз микъдарда гына индексацияләнәчәк. Белгечләр исәпләвенчә, 2017 елда керемнәр 2016 елга караганда да азрак булачак. Ә 2020 елда бюджет 1999 елгысына тиңләшергә, ягъни Русиянең эчке тулай җитештерүенең (ВВП) 13,3 процентын гына тәшкил итәргә мөмкин. Мондый артка чигенеш халык кесәсенә сугачак. Акчасызлык төпкеленә төшү һәр төбәктә үзенчә барачак.

Мәскәүле булмаган халыкка яңа сәяси вазгыять ничек тәэсир итәчәк? Беренчедән, казнада акча азайганнан-азая, салымнар җыю начарлана, төбәкләрнең бурычлары артканнан-арта. Икенчедән, федераль үзәктән трансфертлар, субсидияләр 2016 елда ук кими башлады. Дотацияләр алмыйча көн күргән Татарстанда гына да федераль програмнар нигезендә килгән акча агымы беренче яртыеллыкта 29 процентка кимеде. Әле бит Татарстан салымнарның 70 процентын федераль үзәккә җибәреп бара. Төбәк башлыкларының премьер-министрга акча җитмәүдән зарланыр өчен чиратка басулары юкка гына түгел.

Өченчедән, мондый вазгыятьтә төбәкләр бюджет өлкәсендәгеләрнең хезмәт хакларын бары тик кыскартулар, ябулар исәбенә генә арттыра алачак. Кайсын сайларга: хезмәт хакын арттырасымы, мәктәпләрне, хастаханәләрне ябасымы?

Ничек булса да, бюджет оешмаларында эшләүче миллионлаган кешенең “тук” еллардагы кебек акча туздыруы булмаячак. Алар каешларын кысачак. Төбәкләрдәге кече эшмәкәрлек тә хәерчеләнеп калган сатып алучылар аркасында аяк сузачак.

Федераль үзәк, усал хатын кебек, акчаны тартып ала

Дмитрий Медведев һәр төбәк үз көнен үзе күрергә, үзе керем чыганакларын табарга тиеш дип белдерә. Кызык хәл бу. Төбәкләр болай да азмы-күпме табыш китерә, ә федераль үзәк усал хатын кебек акчаның яртысыннан күбрәген үзенә тартып ала. Бюджет өлкәсендә эшләүчеләр төбәк акчасыннан хезмәт хакы ала. Федераль үзәк кире тиеннәр генә кайтара, әле өстәвенә “һәр төбәк үзе акча тапсын”, дип белдерә. Әгәр инде бөтенләй авыр булса, бурычка биреп тора.

Төбәк казналарының иң зур бурычка баткан чагы сайлауалды чорына – 2017 елга туры киләчәк. Баш "кредитор" нишләр? Бурычларны 2019 елга кадәр гафу итеп торыр, ләкин аннары тагын сорый башлар.

Айрат Фәйзрахманов, тарихчы

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG