Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда ат сынына урын табылырмы?


Алабугада Ибраһим хан һәйкәле
Алабугада Ибраһим хан һәйкәле

Татарстан башкаласында төрле һәйкәлләр, шул исәптән өчпочмакка да бар, әмма атлы җайдакка яки атлы хан сынына урын да, акча да табылмый. Финляндиядән татар сынчысы Рафаил Сәйфуллин Казанда үзенең ат һәйкәлен урнаштырырга тәкъдим итә.

Ат татарда гомер-гомергә якын юлдаш булган. Атлар – татарларның тарихи билгеләрнең берсе. Татарстанга Тина Канделаки җитәкләгән "Апостол" ширкәте ясап биргән тамга да кызыл җайдак рәвешендә башкарылган. Шул ук вакытта, Казанда әлегәчә атка йә җайдакка һәйкәл куелганы юк, гәрчә андый сүзләр күптән йөрсә дә. Шушы елның май аенда Казан башкарма комитетының архитектура, шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары Жанна Белицкая Азатлыкка атаклы Казан ханы Олуг Мөхәммәдкә һәйкәл кую хакында сөйләшүләр бара дип хәбәр иткән иде. "Без бу очракта атлы зур композиция була ала дип саныйбыз, аны ерактан күренә торган калкулыкта куярга кирәк, әмма андый зур һәйкәлгә Казанда урыннар күп түгел", диде ул.

Әлегә Татарстанда бердәнбер шундый таш сын Алабугада басып тора – Ибраһим хан һәйкәле. Моннан тыш, Польшадагы Гданьски шәһәрендә татар җайдагына һәйкәл бар. Ул – Польша татарларының 1410 елда булган Грюнвальд сугышыннан башлап 1939 елга кадәр чорда күрсәткән батырлыклары билгесе.

Рәссам, сынчы Рафаил Сәйфуллин Татарстанның башкаласы Казанда ат, җайдакка һәйкәл куелмау – тарихи ялгышлык дип саный. Ул Казанга “Ил-Ат” дип аталган биш метр биеклектәге сын бүләк итәргә өметләнә.

Рафаил Сәйфуллин
Рафаил Сәйфуллин

Финляндия яшәп иҗат итүче Рафаил Сәйфуллин Казан башлыгы Илсур Метшин белән очрашу вакытында татар халкының матурлыгын чагылдыручы сынны урнаштыру мөмкинлеге турында фикер алышкан. “Шәрехләрне Илсур Метшинга күрсәттем, ул идеяне хуплавын белдерде”, дип тәэсирләре белән уртаклашты ул.

"Алтын ат – безнең дәүләт символы"

Рәссам үзе сынны Казан кирмәне диварлары янына урнаштырырга тели. “Белгәнемчә, ничә еллар инде башкалада Казанны яклап шәһит китүчеләр истәлегенә һәйкәл куя алмыйлар. Шулай икән, ул һәйкәл урынында, ичмасам, минем атым булса да торсын!

Ат калканнарга басып торачак. Калкан – дәүләтне саклау символы. Безнең үзебезне яклап көрәшкәнебезне күрсәтәчәк. Бу калканнарга һәйкәл янына ял итәргә килгән балалар басып йөри алачак. Алар шулай ук – сугышчы калканнары. Халкыбыз күптөрле изүләр астында булган. Мондый басым хәзер дә сизелә.

Атның сыртында миниатюр татар авылы – һәр татарның җанында булган әйбер. Өйләр арасында уртада – мәчет. Атның ялына борынгы болгарларның зәркән эшләнмәләре сибелгән. Һәйкәлдә татар бәетләре, тамгалар урын табачак. Аттагы меңнәрчә кисәкчекләр һәр кешенең күңел түрендә яшерелгән ватанга мәхәббәт хисен чагылдыра.

Рафаил Сәйфуллинның ат сыны
Рафаил Сәйфуллинның ат сыны

Халкымның зур өлеше тарихи ватаныннан читтә яши. Мин дә шундыйлардан. Ватаныма мәхәббәтем зур. Татарстан хәзер яңарыш юлында. Бу – республика һәм шәһәр җитәкчелеге уңышы. Мин дә шушы зур хезмәткә үземнең кечкенә булса да өлешемне кертә алсам, бәхетле булыр идем”, ди автор.

Казан хакимиятенең йөрәге йомшарырмы?

Җомга көнне мэрияда узган утырышта Сәйфуллин иҗат иткән сынны югары бәяләгәннәр. Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева сүзләренә караганда, башкаланың һөнәри җәмәгатьчелеге сынны ошаткан, аны Казанда урын алырга лаеклы дип тапкан. Бу хакта Азатлыкка Татьяна Прокофьева белдерде. Баш архитектор әйтүенчә, Сәйфуллиннның алтын атын Казан кирмәне янында кую мөмкинлеге юк, бу урын аңа туры килми. Якын көннәрдә рәссамга шәһәрдә 2-3 бүтән урын тәкъдим ителәчәк. Рәссам шулар арасыннан берсен үзе сайлап алырга тиеш була.

Сәйфуллин, сынын коеп ясау өчен якынча 100 мең евро акча кирәк, ди.

Башкаларга яраган татарга ярамыймы?

Татарлардан аермалы урыслар һәм башка халыклар үз бөеклекләрен күрсәтүдә җайдак образын киң куллана. Иң танылганы – Петербурдагы Петр Беренчегә багышланган Бакыр җайдак. Мәскәүдә – Кызыл мәйданда маршал Жуковның атка атланган сыны бар. Краснодар краенда Дон казакларына, Дмитрий Донскойга, хәзәрләрне яулаган Святославка куелган сыннар барысы да атлы. Новосибирски һава аланында шәһәр кунакларын Ермакны сурәтләүче 20 тонналы сын каршы ала. Ул да атта. Иркутски өлкәсендә дә бар андый истәлек – атлы җайдак Усть-Ордынски шәһәренә керү юлында урнаштырылган.

Уфада Салават Юлаевка һәйкәл
Уфада Салават Юлаевка һәйкәл

Башкорт халкының милли каһарманы Салават Юлаевка да мәһабәт һәйкәл куелган, ул – шәһәрнең иң танылган урыны.

Монголиядә 40 метр биеклектәге җайдаклы Чыңгыз хан сыны тора.Ул Туул елгасы ярында, башкала Улан-Батордан 54 км ераклыкта урнаштырылган. Татарстанның Алабуга шәһәрендә кавалерист кыз Дуровага да атлы һәйкәл бар.

Белешмә
Рафаил Сәйфуллин 1952 елның 24 июнендә Самарда туган. Ленинградта белем алган. Бүген ул Европада танылган рәссам. Аның иҗат җимешләре Финляндия белән Германиядә шәхси коллекцияләрдә саклана. Ясаган сыннары Берлин, Финляндиянең Турку шәһәре, Русиянең Чиләбе шәһәре урамнарын бизи.

XS
SM
MD
LG