Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия бюджетында Кырым чыгымнарын 23 млрд сумга киметү карала


Кырым, Алушта
Кырым, Алушта

Бюджетта Кырымга бәйле чыгымнарны 23 млрд сумга, Калининград өлкәсенә караганнарын 40 млрд сумга киметү тәкъдим ителә.

Русия бюджетында аннексияләнгән Кырымга бәйле чыгымнар 23 млрд сумга киметелә. Русия финанс министрлыгы тәкъдим иткән бюджет канунындагы үзгәрешләр шуны күрсәтә.

Бюджетның инвестиция һәм социаль маддәләре күп югалта. Кырымның 2020 елга кадәр социаль-икътисади үсеш програмы 15,6 процентка кими, ә бу 23 млрд сум дигән сүз.

Иң күп кимү Калининград өлкәсенә карый. Ул 58 процентка кими - 40 млрд сум югалтачак.

Гомумән, 2016 елның бюджеты 374,5 млрдка кими, ә хәрби чыгымнар 678,8 млрд сумга артырга мөмкин. 5 октябрьдә хөкүмәт әлеге үзгәрешләрне карап кабул итәргә тиеш.

XS
SM
MD
LG