Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:56

Кадыйм Нуруллин: "Татар эстрадасын чүп үләне баскан"


Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе мөдире Кадыйм Нуруллин

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе мөдире Кадыйм Нуруллин

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе мөдире Кадыйм Нуруллин Азатлыкка филармония проблемнары, татар җыр сәнгатенә бәйле уй-фикерләре белән уртаклашты.

"Татар филармониясендә арендага концертлар уздыру гадәти күренеш. Әмма анда үткәрелә торган чараларның сыйфаты кайчак филармония дәрәҗәсенә тап төшерә", ди күзәтүчеләр.

Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе мөдире Кадыйм Нуруллин бу хакта үзем дә яхшы беләм дип әйтә. Аның сүзләренчә, мәшәкатьләр җитәрлек: пенсия яшендәге җырчыларга ярдәм оештыру, сәнгать сарае яшәсен өчен акча табу, яңа проектлар эзләү һәм башкалар. Азатлык әлегеләр, татар җыр сәнгатенең бүгенге хәле һәм Болгардагы мәчет каршында клип төшеп шау-шу чыгу сәбәпле филармониядә үтми калган Резедә Ганиуллина концерты турында Кадыйм әфәнде белән сөйләште.

Филармония хезмәткәрләре Өлкәннәр көнендә Әлфия Авзалова (у) янында

Филармония хезмәткәрләре Өлкәннәр көнендә Әлфия Авзалова (у) янында

– ​Өлкәннәр көненнән кала, Әлфия Авзалова һәм Илһам Шакировка, шулай ук ярдәмгә мохтаҗ башка җырчыларга филармония ничек ярдәм итә?

– Безнең өлкән җырчыларга карата "Илһамият" дип аталган махсус програмыбыз бар. Мәсәлән, шәхсән минем үземә җырчы Лена Бичарина: "Зинһар, шушы "Илһамият" концертларыннан калдырмагыз, миңа ул тормыш өчен кирәк!", дип белдерде. Без аларга бер тапкыр катнашкан өчен 5000 сум күләмендә гонорар түлибез. Аның пенсиясе 6300 сум, ул шул акчадан фатирына да түли, кибетләргә дә йөри. 6300 сумга нәрсә эшләп булганын бөтен кеше яхшы белә.

– ​Әлеге програм нидән гыйбарәт?

– Аякта йөри алганнар барысы да концертта катнаша, ә менә өйдә булганнарына без караучы билгеләргә тырышабыз. Безнең көндәлек тормышыбыз, элеккеге артистларыбыз белән бик бәйле. Үпкә дә белдерәләр, мин аңлыйм аларны. Алар теге вакытта да шушы хезмәт хакына, "кояш көне"нә эшләп йөргән булсалар, бүген дә кулларында әллә нәрсә юк. Ләкин "Илһамият" аларга очрашып, иҗат итү һәм тормышны җайлап алып бару өчен зур терәк дип саныйм. Әлеге юнәлештән китмәскә иде.

– ​Болгарда мәчет янында җырлап видео төшергән Резедә Ганиуллина тирәсендәге җәнҗалдан соң филармониядә аның концертын куйдыртмау турында хәбәр булды. Бу өстән төшкән карар идеме, әллә үзегез хәл иткән мәсьәләме?

– Беренчедән, күп кенә филармонияләр аренда дигән әйберне белми. Акча беркайчан да җитми, үзегез беләсез, бинаны тоту өчен генә дә бик күп чыгымнар китә. Гомумән, аренда безне бизи торган әйбер дип санамыйм, аннан баш тартырга кирәк дигән фикердә. Без үзебездәге иҗатны үстерергә тиеш. Мәсәлән, шул ук абонентлы концертлар елдан- ел популярлаша, аларның санын арттырырга кирәк.

Концертны үткәрмәүне Резедә Ганиуллина белән бергә хәл иттек

Элек октябрь аенда аренда чаралары 70-80 % тәшкил итсә, бүген аена 4-5 кенә чара була. Икенчедән, сез сораган концертны үткәрмәүне Резедә Ганиуллина белән бергә хәл иттек. Андый чакта бераз көтеп торырга кирәк, вакыт барысын да үз урынына куярга тиеш. Филармония бөтен кешегә дә ачык: һәркем үз проекты белән директорга керә, киңәшләшә ала. Өстән карар төшү дигәннән, андый күрсәтмә булганы юк. Бездә - демократия.

– ​Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов татар җыры, татар эстрадасының бик түбән дәрәҗәдә булуын тәнкыйтьләгән иде. Сез бу тәнкыйтьләр белән килешәсезме?

– Президент белән килешмим дип әйтә алмыйм. Без татар эстрадасы үзгәрсен өчен нәрсә эшләдек соң? Минем шәхси фикерем: эстрада – ул чүп үләне, чөнки аны алдан фаразлап булмый. Кризис вакытында бер җырчы күтәрелергә мөмкин, тормыш яхшырып китсә – башкасы.

– ​Татар сәнгатен үстерү өчен нишләргә кирәк соң?

– Бердәнбер юл – концерт залы төзелергә тиеш. Өч мең урынлы залда "шабашный" концерт куеп булмый. Артист иң яхшы костюмнарын киячәк, зал хуҗасы иң яхшы җырчыларны чакыртачак. Безнең артистлар Казан сәхнәсендә дан тотып, авыл клубларына китә. Андагы 200-300 кешелек залда таләпләр юк, шуңа шәһәр мәдәнияте югала. Бу – татарның гомум проблемы. Без татар шәһәр мәдәниятен үстерергә тиеш. Татар операсы ясап, анда бөтен кешене куып кертеп кенә безнең халык югары сәнгатьле дип атап булмый. Минемчә, шушы зал барлыкка килсә, бу - татар халкы өчен зур үсеш булачак.

– ​Үзегез әйткән “шабашниклар” бүгенге көндә филармониягә кереп концерт куя аламы?

– Тыя торган бернинди канун юк. Шулай ук "син җырчы, җырчы түгел" дип әйтергә дә хакыбыз юк. Үзем татар булганга, татарча чараларга каршы төшмәскә тырышам. Безнең максат – филармониядән кеше мәдәни яктан баеп кайтырга тиеш. Без әлеге филармония кысаларына гына сыймыйбыз: алга барасы килә, әмма мөмкинлекләр бик кысан. Һәрбер юнәлештә белгечләр туплап, бер система эшләргә ниятлибез. 2020 елларга, Татарстанның 100 еллыгына яңа зал булса, без югары баскычка күтәрелеп, үсеп китәр идек.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG