Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таиландта 70 ел хакимлек иткән патша Адульядет вафат


Пхумипон Адульядет
Пхумипон Адульядет

Бангкокта Таиланд патшасы Пхумипон Адульядет вафат булды. Патшага 88 яшь иде, ил белән ул 1946 елдан бирле җитәкчелек итте.

Адульядетның сәламәтлеге начараю турында мәгълүмат узган ялларда чыккан иде. Әлеге хәбәрдән соң хастахәнә янына меңләгән кеше килде.

Пхумипон Адульядет 1927 елның 5 декабрендә Массачусетс штатының Кембридж шәһәрендә туган. Бу вакытта аның әтисе Һарвард университетында укыган булган. Соңрак Адульядетның гаиләсе Таиландка кайта. 1946 елда абыйсы үлгәннән соң, Пхумипон тәхеткә утыра.

Таиланд патшасы илдәге ике сәяси көч арасында тынычлык урнаштыруда мөһиим роль уйнаган шәхес.

Тәхеткә Адульядетнең бердәнбер улы – 64 яшьлек Маха Вачиралонгкорн утырыр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG