Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салкын тию юкка чыгарга мөмкин, җил энергиясенең үсеше һәм Экзомарс һәлакәте


Азатлык фәнни дайджест тәкъдим итә: галимнәр кешелекне салкын тиюдән тулысынча коткару юлын тапты, 2030 елга дөньяда җил энергиясен куллану күләме 20%ка җитәчәк, Марска утырганда Русия-Европаның уртак Скиапарелли модуле ватылды.

Эмори университеты профессоры Мартин Мур хезмәттәшләре белән риновирустан вакцина уйлап тапкан. Маймылларда сынау уңышлы булып чыкты. Салкын тию вирусы ниһаять җиңелергә мөмкин.

Риновирус 1960нчы елларда табылды, күпсанлы галимнәр аңа каршы вакцина әзерләү юнәлешендә эшләде, ләкин аны җиңү мөмкин булмады. Вирус күпсанлы формаларга кереп, дару булган иммуноглобулинга җитди каршылык күрсәтә булып чыкты.

Соңгы елларда риновируска карата кызыксыну янә уянды, ул патогеннарга керә, организмга зыяны зур дип сөйли Висконсин Университеты галиме Висконсин. Моннан тыш салкын тию икътисадка зур зыян сала икән: авырулар аркасында АКШта гына елына $25 млрд югала.

Булдырылган вакцина риновирусның барлык төрләренә дә яраклы булып чыга.

Мартин Мур булдырган вакцина риновирус белән инде күзәнәк эчендә көрәшә башлый. Вирус күзәнәк эчендә тышлыгын ачып, молекулаларын чыгара икән, нәкъ шул мизгелдә имун системы бу күзәнәкләрне юкка чыгара, инфекцияне туктала булып чыга.

Вакцина риновирусның барлык төрләренә дә яраклы булып чыга, чөнки күзәнәк эчендәге аксымнар бер төрдә.

Авыру маймылларда сынау үткәреп, галимнәр 50 төр вирус очрагында 49 тапкыр җиңүгә ирешә алды. Аларның хезмәте белән Nature Communications журналында танышырга мөмкин.

Скиапарелли һәлакәте

Март аенда Экзомарс миссиясе Җирдән Марска юл тотты. Русия һәм Европа Берлегенең уртак проекты булган бу очышның максаты Марс планетында булырга мө тормыш эзләрен табу иде. Башта NASA белән Европа галәм оешмасы (ЕГО) арасында планлаштырган бу програмнан NASA 2012 елда чыккан. ЕГО проектны Русия белән дәвам иткән.

Видео: Сәфәрнең Марска килеп җитүе шулай планлаштырылган иде

​Хәзер исә Марска килеп җиткән програмның төп өлеше, Скиапарелли модуле планетка утыра алмады, ул ватылды. Ул планета өслегенә бәрелеп шартлау тора. Европа галәм оешмасы тулы анализ ясарга вәгъдә итә.

Скиапарелли Меридиан платосына 19 октябрь көнне утырырга тиеш булган. Модуль сигналы утыру вакытында югалды. Шулай да, галимнәр утыру процессы мәгълүматларының бер өлешен алган, аларны алга таба охшаш очышлар өчен кулланачаклар.

Миссиянең икенче юнәлеше булган Trace Gas Orbiter орбиталь станциясе үз эшен башкара. Ул Марс орбитасыннан атмосфер мәгълүматларын җыя.

Җил энергиясе әһәмияте арта

GWEC дип аталган Җил энергиясе Халыкара шурасы Пекинда җил энергиясе турында әһәмиятле хисап ясады. 2030 елга җил ярдәмендә чыгарылган энергия 5 тапкыр артачак. Бу барлык дөнья энергиясенең 20%-ын тәшкил итәчәк дигән сүз.

Белгечләр бу төр энергияне куллану зур темплар белән үсә дип белдерә. Әйтик 2016 елда ул 60 ГВт-ка арта дип фаразлана, бу узган ел күрсәткеченнән 14%-ка күбрәк. $224 млн күләмендә инвестиция елына атмосферга 3,3 млн тоннга әзрәк углерод диоксидын чыгаруны киметер.

GWEC исәпләвенчә, Кытай якын арада җил энергетикасы күләмен 4 тапкыр арттырачак. Бу бөтен дөньяда алынган җил энергиясенең 31,5% булдырылачак диелә. Бу процесс күмер электростанцияләрен кыскарту белән бер рәттә бара.

XS
SM
MD
LG