Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:31

Гыйлметдинов БДИны татарча бирү мөмкинлеген мәгариф системының әзер булмавына аудара


Русия Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов БДИны татарча да бирү мөмкинлеген кире какты, укучының теләге булу-булмауга һәм мәгариф системының моңа әзер түгеллегенә аударды. 50-50%т салым килешүе әзерләүне дә хупламый ул. "Без Русия белән бердәм салым киңлегендә яшибез", ди.

Түрәләр купшы сүзләр әйтергә ярата, аннары шул хакта сорау килеп туганда төрле сәбәпләр таба башлый. Татарстаннан Русия Дәүләт Думасына сайланган депутат Илдар Гыйлметдинов та Азатлыкның БДИны (ЕГЭ) татарча бирү мөмкинлеге, моның өчен канун әзерләү-әзерләмәүгә багышланган соравын төрлечә боргалады.

Думага сайлау алдыннан Гыйлметдинов БДИны татарча да бирү мөмкинлеге бирә торган канун өлгесе әзерләнүен белдергән иде. Аның сүзләренчә, баксаң инде хәзер, БДИны татарча да бирүгә мәгариф системы әзер түгел икән. Теләге булган очракта гына укучы аерым фәннәрне татарча бирә ала торган канун өлгесен ул үзе әзерләп куйган, әмма Думага кертергә җөрьәт итми, чөнки аны кабул итү өчен "имтихан ала торган механизмнар эшләнмәгән".

Сайлау алды кампаниясе вакытында Сез Бердәм дәүләт имтиханын татарча да тапшыру мөмкинлеге хакында Думага канун өлгесе әзерләнә дигән идегез. Бу документ кайчан тәкъдим ителәчәк, кайчан Думага кертеләчәк?

– Мин сайлау алды вакытында БДИны татарча бирергә кирәк дигән фикерне әйтмәдем. Мин әйттем: һәрбер балага ниндидер фәнне үз туган телендә, татар телендә бирергә мөмкинчелек бирергә кирәк дидем. Аның андый хокукы булырга тиеш һәм ул дөрес. Андый канун миндә әзер. Ләкин ул хокукны тормышка ашыру өчен, мәктәп һәм безнең бөтен мәгариф системы әзер булырга тиеш. Аны үтәү шартлары, имтихан ала торган механизмнар бар. Ә алар безнең юк. Иртәгә үк бу канунны кабул итә алабыз, әмма тормышка ашыра алмыйбыз. Шуңа күрә, иң беренче чиратта, безгә мәгариф системын әзерләргә кирәк. Ул канун башка халыкларга да кагылачак.

–​ Якын арада бу мәсьәлә хәл ителәчәкме? Академик, элекке пединститут ректоры Рүзәл Йосыпов яңа сайланган Думадагы Татарстан депутатлары БДИны татарча бирдерүче канун кабул итүне тизләтергә тиеш дигән иде.

– Бишме, ун елмы, утызмы, бәлки бер ел эчендә эшләп чыга алырбыз, бәлки тиз генә эшли алмабыз. Бу хокукны кертү миннән генә тормый. Канун әзер, бүген үк кертә алабыз, әмма мәгариф системы әзер түгел. Без болай гына кабул итсәк, мәгариф системын мәхкәмәгә кертәчәкбез. Мәктәп мин әзер түгел синең хокукыңы тормышка ашырырга ди, бала ягы аны мәхкәмәгә бирә.

Без әзер булсак та, башкалар әзер түгел, бу канун бер татар теленә генә кагылмый. Безнең тугызынчы сыйныфка кадәр туган телгә өйрәтү өчен уку-укыту әсбаплары федераль реестрга кертелгән. Кызганычка каршы, башка бер халыкның да реестрда мондый әсбаплары юк. Якутларның ике китабы, хакасларның ике китабы бар. Хәтта башкортларның да бер генә китабы бар микән?

–​ Илдар әфәнде, салымның 50 процентын Татарстанда калдырып, калганын Русия казнасына тапшыра торган документ Думага кайчан кертеләчәк?

– Без бердәм салым киңлегендә яшибез. Бөтен илдән Татарстанны гына аерып алып, салымны 50-50% итеп ясап бумаячак. Бюджетка кагылышлы мөнәсәбәтләр алар бик катлаулы. Башта федераль бюджетның ничек формалашуын уйларга кирәк. Башка чыганаклардан ни рәвешле һәм нинди ысуллар белән безнең республика югалтуларын каплый алачак. Менә шуның турында уйлыйк әле. Татарстан дәүләт програмнары белән бик актив эшли. Алар аша федераль бюджетны үз ягыбызга карата һәм куллана алган кебек, башка бернинди республикалар да бюджетны үзләренә безнең кадәр карата алмый. Нәкъ менә шушы юлларны эзләргә кирәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG