Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:07

Турхан Дилмач: "Үткән ел Төркия-Татарстан хезмәттәшлеге өчен вакыт югалту елы булды"


28 октябрь Казанда Төркия республикасының 93 еллыгына аш мәҗлесе үтте. Кунаклар Русия-Төркия арасындагы хәрби очкыч кризисына карата үз фикерләрен белдереп, аны авыр кичерүләрен җиткерде.

Төркиянең Казан баш консуллыгы оештырган чара Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган җибәргән бәйрәм котлавы белән башланып китте.

Котлауда Эрдоган, "Хакимият - бернинди шартсыз, халыкныкы", дигән принцип нигезендә 1923 елның 29 октябрендә корылган Төркия республикасының 93 ел эчендә төрле авырлыкларны уңышлы җиңеп чыгуын белдерде.

Котлауда шулай ук бу елның 15 июлендә Төркиядә түнтәрелеш омтылышы турында да сүз булды. Һәм Төркиянең берлегенә, кардәшлегенә, киләчәгенә бернинди терор оешмалары да, бернинди хыянәтчеләр дә яный алмаячак, төрек халкы боларны үз көче белән бастыра алды дип әйтелде.

Төркиянең Казан баш консулы Турхан Дилмач үз чыгышын гадәттәгечә татар телендә ясады.

Дилмач, 29 октябрьнең төрек дипломатиясе өчен яңа ел булып саналуын әйтте.

"Бу көнне без узган елга исәп-хисап ясап, киләчәккә планнар корабыз. Әлеге яктан караганда, узган ел Төркия-Русия мөнәсәбәтләрендә һәм бу кысаларда Төркия-Татарстан хезмәттәшлеге өчен вакыт югалту елы булды. Төркия белән Русия арасындагы мөнәбәтләрнең хәзер яхшыра башлавы безне юата һәм киләчәккә өмет бирә.

Бу кризис вакытында Төркия белән Татарстан арасындагы туганлык җепләре зыян күрмәде һәм хезмәттәшлегебезнең нигезе сакланып калды. Без киләсе елларда барлык өлкәдә элемтәләребезне үстерергә телибез", дип белдерде баш консул.

Төркия-Русия арасындагы хәрби очкыч кризисы татарларга ничек тәэсир иткән, алар бу кризис хакында ни уйлый? Азатлык әлеге сораулар белән кичәгә килгән кунакларга мөрәҗәгать итте.

Камил Исхаков, Казанның элекке башлыгы: "Мин үзем бу кризисны бик авыр кичердем. Минем өчен ул, эчтән караганда, беркая сыймаган әйбер булды. Сәясәт нинди булмасын, Татарстан белән Төркия арасында дуслык сакланып калды".

Фирдүс Фәтклисламов, Татарстан-Төркия дуслык җәмгыяте башлыгы: "Без бу кризисны авыр кичердек. Без һәрвакыт бу чор тизрәк узсын иде дип теләп тордык. Төрекләр белән татарлар дуслар гына түгел, туганнар да булганга күрә, Русия телевидениесендә нинди генә пропаганда алып барылса да, без һәрвакыт туган булып калырга тиеш".

Рафаил Хәкимов, Тарих институты мөдире: "Без бу чорда әкрен генә эшләп тордык. Уртак тарихчыбыз Нигъмәт Курат турында өч томны эшләп бетердек, хәзер дүртенче томы да кулыбызга килеп керәчәк. Тарихчы буларак, без бераз киңрәк карыйбыз бу вакыйгага. Тормышта мондый вакыйгалар була инде, иң элек сабырлык кирәк".

Фатих Сибагатуллин, Дума депутаты: "Мин ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрнең кабат үз җаена кайтачагына ышандым. Чикне чыккач алар ул очкычны бәреп төшергәннәр икән, монда Төркияне генә гаепләп тә булмый. Димәк аларга шулай кушылган. Бу вакыйганы юкка зурдан әйләндереп алдылар. Мин моны Владимир Владимировичка (Путин) дөрес итеп аңлатып җиткермәгәннәр дип саныйм".

Дамир Исхаков, тарихчы галим: "Билгеле, бу кризис, татарлар тарафыннан һәм минем тарафымнан бик авыр кичерелде. Чөнки без элек электән төрекләр белән дус яшәгән халык. Соңгы вакытта мөнәсәбәтләр бигрәк тә яхшырган иде. Бу кризис килеп чыккач татар халкы Мәскәү алып барган сәясәтне бер дә күтәреп алмады. Минем уйлавымча, алга таба Төркия-Русия мөнәсәбәтләре тагын да яхшырырга тиеш. Чөнки аның өчен җирлек бар. Мин Татарстан белән төрек җәмгыятенең якынаюына бигрәк тә өмет итәм. Чөнки без иң авыр вакытта да төрекләр белән мөнәсәбәтләрне өзмәдек. Вазгыять тагын да яхшыра башлагач безгә моны күтәреп алырга гына кирәк дип, уйлыйм мин".

Төркиянең Республика бәйрәменә Ислам Конференциясе Оешмасының элекке җитәкчесе, хәзер Төркия парламенты депутаты булган Әкмәлетдин Ихсаноглу да килгән иде.

Ихсаноглу бу көнне башта Татарстанның элекке президенты, дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм башкалар белән очрашулар уздырды.

Ихсаноглу Азатлык сорауларын җаваплап, татар һәм төрек халыкларының тарихи чыганакларының бер булуын, ике халык һәм ике дәүләт арасындагы элемтәләрнең бик көчле булуын әйтте.

"Кичә Мәскәүдә идем, минем китабым тәкъдим ителде. Бүген Шәймиев һәм башка дусларым белән очраштым. Татарстанның соңгы өч ел эчендә ирешкән уңышлары турында сөйләштек. Казандагы очрашуларымда күбрәк мәдәният проектлары турында фикерләштек", дип белдерде, Әкмәлетдин Ихсаноглу.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG