Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәсми Казан Кытайның Татарстанда консуллык ачу карарын хуплады


Илдар Халиков (у) Чэн Вэйем белән очраша. Казан, 31 октябрь 2016
Илдар Халиков (у) Чэн Вэйем белән очраша. Казан, 31 октябрь 2016

Кытай илчесе вазифаларын башкаручы Чэн Вэйем белән очрашуда Илдар Халиков Кытайның Татарстанда консуллык ачуы турындагы карарын хуплавын белдерде.

Татарстан премьер-министры Илдар Халиков 31 октябрь Кытай халык республикасының Казандагы илчесе вазифаларын башкаручы Чэн Вэйем белән очрашты, дип хәбәр итә Татарстан хөкүмәте матбугат хезмәте.

Очрашу барышында Илдар Халиков Кытайның Татарстанда консуллык ачуы турындагы карарын хуплавын белдерде.

"Кытай җитәкчелеге Татарстан белән икътисади һәм сәяси хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә", диде премьер-министр һәм 10 ноябрьдә Кытайга барырга җыенуын белдерде.

Соңгы елларда Чаллыда Кытай ширкәтләре катнашлыгында көнкүреш техника җитештерүче “Хайер” һәм Менделеевскида “Аммоний” заводы ачылган иде.

Халиков мондый хезмәттәшлекнең потенциалы зур, дип “Мәскәү-Казан” югары тизлекле тимер юл төзелешендә, авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә Кытай инвесторларының катнашуын искә алып узды.

Бу атнада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайның Шанхай шәһәрендә узучы CIIF-2016 халыкара сәнәгать ярминкәсендә катнаша. Ул анда чыгыш ясаячак дип көтелә.

XS
SM
MD
LG