Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әстерхан шәһәрендә Явыз Иванга һәйкәл куюны сорыйлар


Орел шәһәрендә Явыз Иван һәйкәле
Орел шәһәрендә Явыз Иван һәйкәле

Әстерхан шәһәре башлыгы Алена Губановага “Бөек урыс империясе” оешмасыннан шәһәрдә Явыз Иванга һәйкәл куюны үтенгән хат килгән. Явыз Иван хәзерге Ленин һәйкәле урынында булырга тиеш, диелә хатта.

“Әстерхан яңалыклары” мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, “ВеРИм” (“Великая русская империя” сүзтезмәсенең кыскартылмасы) төбәкара патриотик иҗтимагый оешмасы рәисе Владислав Дарвин Алена Губановадан шәһәрнең үзәк мәйданында урыс патшасына һәйкәл кую мөмкинлеген карауны үтенә.

Явыз Иван хәзер мәйданда басып торган Ленин һәйкәле урынында булырга тиеш, дип яза Дарвин. Ә советлар иле юлбашчысын ул “тарихта тискәре роль уйнаган шәхес” дип бәяли.

Явыз патшага һәйкәл ачу тантанасын Әстерхан губерниясенең 300 еллык юбилее кысаларында уздырырга кирәк, дип яза Дарвин. Һәйкәл кую өчен “ВеРИм” халыктан сораштыру яисә референдум оештырырга кирәк дип саный.

Азатлык мондый һәйкәл кую тәкъдименә Әстерхан татарларының мөнәсәбәтен ачыклады. Әстерханның “Идел” татар газеты баш мөхәррире Динара Мәҗитова “андый оешма хакында беренче ишетәм”, дип белдерде. “Бөек Русия империясе” турында үзенең дә, башка иҗтимагый оешмалардагы коллегаларының да моңарчы ишеткәне булмаган.

“Без Әстерханда Явыз Иванга һәйкәл куюга кискен каршы. Мондый карарларны губернатор янындагы этноконфессиональ киңәш органы кабул итә. Без бу шурага керәбез, һичшиксез, үзебезнең каршы икәнлегебезне әйтәчәкбез”, дип Мәҗитова.

Орел каласында татарларның Хәтер көненә туры китереп Явыз Иванга һәйкәл ачкан иделәр. Шулай ук "канлы патшаны" яратучы даирәләр Мәскәүдә, Казанда һәм Коломна шәһәрләрендә дә аңа һәйкәл куярга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты.

Азатлык уздырган сораштыру Казанның үзендә дә Явыз Иванга һәйкәл куюны хуплаучылар күп булуын күрсәтте.

Әлеге күтәрелешкә каршы булучылар да җитәрлек. Красноярски ягындагы Кански шәһәрендә Явыз Иванга канлы казык рәвешендә альтернатив һәйкәл куелды. Аның авторы рәссам Владислав Гультяев Азатлыкка "Явыз Иван һәм Сталин кебекләргә һәйкәлләр кую репрессияләрне һәм җәзаларны хуплау" диде.

Орелда Явыз Иванга һәйкәл куелуга ике атна узуга, кемнәрдер аның башына капчык кидереп, муенына мыскыллы элмә такта асып куйды.

XS
SM
MD
LG