Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар зыялылары нигә халыкны һәм үзләрен алдый?


Татар мәгарифенә багышланган бихисап очрашуларның берсе күптән түгел "Мәгариф" журналы редакциясендә узды
Татар мәгарифенә багышланган бихисап очрашуларның берсе күптән түгел "Мәгариф" журналы редакциясендә узды

Дәүләтчеләр яисә дәүләтчә фикер йөртүчеләр тел дәүләт дәрәҗәсендә, дәүләт институтлары аша гына саклана ала дип саный. Шуннан чыгып, алар татар телен саклау һәм үстерү – республика җитәкчеләренең турыдан-туры бурычы икәнен даими искәртеп тора. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, югары уку йортларында татар балаларының барысы да татар телендә белем алырга тиеш диләр.

Гаиләчеләр исә дәүләтчеләрдән аермалы буларак татар телен гаиләдә сакларга кирәк дигән фикерне алга сөрә. Бу караш соңгы елларда хәтта ниндидер тар карашлы идеология-пропаганда төсмере алды. Аның турында әйтерсең лә прогрессив караш итеп республика җитәкчеләре сөйли, матбугатта мәкаләләр күренә, кайбер зыялылар интервью бирә. Әйтик, язучы, драматург, күренекле җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла агымдагы елның 4 октябрендә “Татар-информ” агентлыгына биргән интервьюсында "татар телен саклау – иң беренче үзебездән, ата-анадан тора", ди. “Ата-ана саф телдә сөйләшә икән, йолаларны тота икән, бала саф телдә сөйләшәчәк, йолаларны тотачак”, имеш. Мисал итеп фин татарларын китерә. Алар алты тел беләләр, имеш. Алты телдә сөйләшә алалармы икән – тикшергәнем булмады, ә менә татар теленең анда зәгыйфьләнүен, ягъни юкка чыгып баруын беләм. Моның турында Финляндия татарлары җәмгыяте башлыгы Атик Али да узган ел “Ватаным Татарстан” (№175) гәҗитенә биргән әңгәмәдә әйтте.

Финляндиядә 70нче елларга хәтле татар мәктәбе эшләп килгән, башлыча шул сәбәпле анда татар телен бүгенгә кадәр саклап килә алдылар. Татар мәктәбе булмаган җирдә күпчелек татар диаспоралары ассимиляциягә дучар булып бик тиз юкка чыгып бетте. Калганнарында – яшьләрнең 100 проценты татар телен белми. Мәсәлән, Ижауда да татарча укыта торган 20нче санлы мәктәп бар иде. Шуннан төрле фән галимнәре чыкты, Удмуртия башкаласында татар теле сакланып килде. 2000 елларда әлеге мәктәптә барлык фәннәрдән дә урысча белем бирә башладылар. Нәтиҗә озак көттермәде: хәзер Ижауда авыз тутырып татарча сөйләшә белгән татар баласы юк.

Батулла хәйләсе турында

“Татар-информ” журналисты Рәмис Латыйповның: “Күп кенә кешеләрдән шуны ишетергә туры килә – гаиләдә татарча сөйләшәбез, әмма бала бакчага китә дә, урыс теленә күчә дип әйтәләр”, дигән сүзенә Рабит Батулла: “Хәйлә. Үзләрен аклар өчен хәйлә. Ояларында татарча сөйләшмәгәннәренә хәйлә”, дип белдерә. Татарча белә торып, баласы белән урысча аралашуга күчкән ата-аналар да бар. Ләкин бернинди хәйлә юк, Рәмис Латыйповка кешеләр дөресен әйткән. Бакчада татар баласының урыстеллегә әйләнүе – массакүләм күренеш! Бакчаларның татар төркемнәрендә милли мохит булдырылмый, нәниләргә татар телендә бер генә дә спектакль күрсәтелми, башлангыч белем урысча эш дәфтәре белән урыс телендә бирелә. Билгеле бит инде, урысча белем биреп татар балаларын урыслаштыру – патша Русиясе заманыннан бирле сыналган әйбер. Тик хәзер моны “гаиләче” татар педагоглары башкара. Җитмәсә, ата-ана хисабына урыс телендәге эш дәфтәрләрен алдыралар. Шулай итеп, үз акчаңа үз балаңны урыслаштырасың булып чыга.

Туртаны шулпадан аера белми

Рабит Батулла интервьюда: “Ике улым да рус мәктәбен бетерде. Аяз Гыйләҗевнең өч улы да рус мәктәбен бетерде. Нурихан Фәттахның ике баласы рус мәктәбен бетерде. Татарча уйлыйлар, татарча сөйләшәләр һәм татар халкына хезмәт итәләр. Менә бу исбат”, ди. Шушы берничә мисалны китереп, телне гаиләдә сакларга чакыра. Шул ук вакытта, рәсми мәгълүматларга караганда, 2002 елдан алып 2010 елга хәтле туган телен белүче татар саны кимендә бер миллион (!) кешегә азайган бит. Бу исбат түгелме?

Белүемчә, Рабит Батулла телгә алган Нурихан Фәттахның балалары татарча белем алган. Шуңа күрә алар татар телен камил белә. Ул чорда хәзерге кебек Казанда бердәнбер мәктәптә татарча белем бирелгән. Аяз Гыйләҗевның балалары шул сәбәпле урыс мәктәпләрендә белем алырга мәҗбүр булган, күрәсең. Ә менә 90нчы елларда шәһәрләрдә күпләп татар мәктәпләре ачылуга карамастан, кайбер татар язучыларының балаларын, шул исәптән Батулланың урыс мәктәбендә укытуы – монысы инде гаҗәп күренеш. Татар язучысы халыкка үрнәк булырга тиеш бит, югыйсә?

Күренекле әдипнең килеп туган вазгыятьне тамырдан аңламавы күренеп тора. Минемчә, ул теге заман алшартлары, категорияләре белән уйлап фикер йөртә. Хәзерге вакытта исә шәһәрдә урысча белем алган татар балалары арасыннан туган телен белгәннәрен табып булмый диярлек. Бигрәктә 12-14 яшьтән кечерәкләр арасында андыйлар юк. Эш болай тора бит: балалар бакчаларда ук урыслаша, татарча укыта торган мәктәпләр калмагач, ата-аналар аларны урысча белем бирә торган мәктәпләргә кертергә мәҗбүр була. Бала урамга чыкса – балалар мәйданчыгында урысча гына аралашу, түгәрәккә барса, анда да урысча, интернетка керсә, мавыктыргыч урысча гына уеннар, телевидение көн-төн урысча. Авылда да урысча укыталар хәзер, анда да милли мохит юк. Шулай итеп, Татарстанда татар телен саклау өчен бернинди шартлар калмады. Ә “гаиләче” Рабит Батулла әңгәмә вакытында: “Хөкүмәтне гаепләмик”, ди. Мактаргамыни аны?

Инкыйразга “гаиләчеләр” китерде

Кызганыч, татар зыялылары республикада татарча укытуның юкка чыгуына битарафлык күрсәтә. Әйтик, танылган җырчы Габделфәт Сафин да “Бизнес-онлайн” интернет гәҗитенә бу елның октябрь башында биргән интервьюда: “Милли мәктәпләрне ябып бетерсәләр дә, телне үтереп булмый”, дип белдергән. Моңа охшаш сүзләрне гаиләчеләр бик еш әйтә. “Без җиде миллион, безне берничек тә бетерә алмаячаклар. Татар милләте беркайчан да юкка чыкмаячак”, дип татар “зыялылары” халыкны һәм үз-үзен алдый, милли мәнфәгатьләрне яклаудан читләшә. Милләт хакында уйлаган һәр кеше “инкыйраз”ның килеп җиткәнен күрә.

Габделфәт Сафинның да балалары Рабит Батулланыкы кебек урысча белем алуга карамастан, татар телен белә икән. Шуны аңларга кирәк: һәр бала да аларның балалары кебек зыялы мохиттә үсә һәм тумыштан милләт җанлы була алмый. Гади татар гаиләсендә үскән бала өчен элементар милли мәгариф һәм милли аралашу шартларын булдыру турында батуллалар, сафиннар кебек "гаиләчеләр" тарафыннан, ни кызганыч, сүз кузгатылмый.

Тагын бер татар зыялысы вәкиле, режиссер Мансур Гыйләҗев 23 октябрьдә “Бизнес-онлайн”га биргән интервьюда журналистның: “Татар телендә белем алырга мөмкинлек булмаганга татар теле юкка чыгадыр, бәлки?” дигән дөрес итеп куелган соравына “әйе” дип җавап бирәсе урында, чегәннәрне мисал итеп китерә. Аларның мәктәбе дә, китабы да юк, ләкин туган телләрен бик әйбәт белә, янәсе... Татар зыялысы алга киткән инглиз, алман, японны үрнәк итеп аласы урында безгә “китапсыз” чегән мисалын өлге итеп күрсәтә. Шул булдымы сүз! Утрак тормыш белән яши башлаган чегәннәрнең дә урыслашканын күрә белергә кирәк.

Урыслашкан татар язмышы

Ноябрь башында “Аргументы и факты” (№44, 2016 ел) гәҗитендә язучы Нәбирә Гыйматдинова белән интервью чыккан. Анда Нәбирә Гыйматдинова: “Күпчелек татарлар үзенең телен белми. Өстәвенә балаларны туган телгә мәктәп өйрәтер әле дип көтә. Әмма бу телдә ата-аналар сөйләшергә тиеш!” дип белдергән. Сөйләшергә тиеш, әлбәттә. Әмма алдагы буыннарда ук урыслашкан ата-аналар үз баласы белән ничек татар телендә сөйләшсен икән? Андый урыслашкан ата-ана мәктәпкә өмет итеп дөрес эшли. Ләкин аның баласына татар телендә белем бирергә әзер торучы гына юк.

Әлеге гәҗит редакциясе язучы Нәбирә Гыйматдинова сүзләрнә нәтиҗә ясап булса кирәк, әңгәмә битендә зур хәрефләр белән: “Телне бары тик гаиләдә өйрәнеп була”, дигән шигар урнаштырган. Урыслашкан татар үз теленең язмышын үз гаиләсе кысаларында хәл итсен булып чыга.

Татар телендә белем бирү, аны саклау беренче чиратта мәгариф учакларында даими һәм берөзлексез булырга тиеш. Нәбирә Гыйматдинова да әңгәмә азагында дәүләтчәрәк фикер йөртеп, БДИны татар телендә бирергә мөмкинлек булмаганга борчылу белдерә. Бакчага йөреп урыстеллегә әйләнгән балага “урысча аңламыйм” дип әйтеп кенә, аны гаиләдә татарча сөйләштереп булмый. Ә мәктәп яшенә җиткәннәре республикада татар теленең кулланышта юклыгын, ягъни аның “икенче сорт” тел хәлендә икәнен күреп үсә. Шуннан чыгып, хәзерге урыстелле татар балалары: “Нигә кирәк ул татар теле?” дип тә әйтә. Андый очракта ата-ана: “Татарча сөйләш” дип баласы янында тал чыбыгы тотып басып тора алмый бит инде.

Президент “гаиләчеләр” авызын томалармы?

Зыялыларыбызның күңелләрендә калмасын, алар дүртесе дә – Рабит Батулла, Габделфәт Сафин, Мансур Гыйләҗев һәм Нәбирә Гыйматдинова үз иҗатлары белән милләтне саклау өчен шактый эшләр башкарып килә. Әмма аларның хезмәте дәүләт кыла алган гамәлләрне берничек тә алыштыра алмый. Шәһәр, район үзәкләре, авыллар, балалар бакчалары, уку йортлары, массакүләм мәгълүмат чаралары – барысы да диярлек хөкүмәт кулында бит. Конституция буенча Татарстанда иң югары вазифага президент ия. Димәк, татар телен саклау һәм үстерү өчен төп җаваплы зат – Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов. Ләкин президенттан татар балаларын татарча укытырга, милли мәгарифне торгызырга дигән боерыклар күренми. Быел август азагында Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан әзерләнгән “Милли мәгарифне үстерү концепциясе” хөкүмәт тарафыннан кабул ителде ителүен. Әмма аны тормышка ашыру “юл карталары”н төзи-төзи тоткарланып калырга мөмкин. Урыннарда мәгариф идарәләре, мәктәпләр саботаж да оештырачак әле. Шуңа күрә концепцияне тормышка ашыру өчен, “гаиләче” зыялыларыбызның авызын томалап, президентның алдан ук катгый һәм хәлиткеч сүзе кирәк.

Тәлгать Әхмәдишин, Чаллы

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG