Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:24

Данис Шакиров: "Татар конгрессы Россотрудничество белән эшләсә дә, татарны, Татарстанны пропагандалый"


Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров Азатлыкка конгрессның Россотрудничество белән эшчәнлеген пропаганда коралына әйләнү дип бәяләми. Татар конгрессы беренче чиратта татарны, Татарстанны пропагандалый, диде ул 1 декабрь Казанда үткән матбугат очрашуында.

"Татар-информ" агентлыгында Бөтендөнья татар конгрессының 2016 елгы эшчәнлегенә багышланган матбугат очрашуында конгресс вәкилләре Татарстан президентын еш телгә алып, аның кая барса да татарлар белән очрашуына басым ясап, ул күбрәк үз иткән юнәлешләр турында сөйләделәр. Ул да булса, Татарстан икътисадында татар эшмәкәрләренең роле, читтәге татар эшкуарларын республикага күбрәк җәлеп итү дисеңме. Моның өчен конгресста махсус белгеч тә булдырылган, очрашуда ул да бар иде. Ранел Зиннәтуллин - Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең икътисади багланышлар буенча киңәшчесе.

Без исә матбугат очрашуын сорауларыбыз белән башка якка бордык һәм аларның чит илләрдәге эшчәнлегенә, халыкара оешма буларак милләт мәнфәгатьләрен кайгыртудагы җитешсезлекләренә игътибарны юнәлттек.

Дөнья татар конгрессы Россотрудничество белән берлектә чит илләрдәге татарлар белән эшли. Әле яңа гына Европа парламенты Россотрудничество эшчәнлеген пропаганда кулы буларак гаепләде. Сез, татар конгрессы алар белән бергә хезмәттәшлектә шулай ук пропаганда коралына әйләнәсез дип шикләнмисезме? Бәйсез позиция алырга теләмисезме?

Данис Шакиров, Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары:

Юк, бу фикер белән мин килешмәс идем. Беренчедән, әгәр дә безнең татар оешмалары, татар җәмгыятьләре чит илләрдә шундый югары дәрәҗәдәге проектларны алып бара икән, бу иң беренче чиратта, Татарстанны, татарны пропагандалау. Әлбәттә, бик күп мәсьәләләрне шушы Россотрудничество һәм безнең чит илләрдә эш иткән министрлыклар белән чишәргә кирәк. Без бүгенге көндә, шушы Европа татарлары альянсын алсак, үзебезнең оешмалар, хөкүмәт белән уртак тел табып эшлибез һәм үзебезнең татарлыгыбызны күрсәтер өчен зур эшчәнлек алып барабыз.

Соңгы елларда татар язмышына куркыныч тудырган шактый вакыйгалар булды. Конгресс үз сүзен әйтмичә көчсезлеген күрсәтеп килә. Менә соңгы хәлләрне генә алсак та, Русиядә "россиян" милләте ясауга нигез булган канун әзерәләнәчәге билгеле булды. Конгресс бу хәлгә үз фикерен белдермәде. Аннан да кала православиегә күчкән татар хатыны Динара Бухарова татарлар – Русиядә сан ягыннан великоросслардан кала икенче урындагы халык, урыс милләтенең аерылгысыз өлеше һәм Урыс православ чиркәвенең мәхәлләсе булып торалар - дигән мөрәҗәгать белән чыкты. Татар милләтенә куркыныч тудырган бу мөрәҗәгатькә дә конгресс үз фикерен белдермәде. Конгресс оешкан вакытта халыкара дәрәҗәдә татар милләте мәнфәгатьләрен дә кайгырту өчен булдырылган иде. Сез халыкара дәрәҗәдә эшлисез, әмма филармония дәрәҗәсендә генә. Алга таба да җыр-бию, сабантуйлар кебек филармония оешмасы булып кына калырга телисезме?

Данис Шакиров, Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары:

Әгәр дә бүген конгресс сайтына кереп, без уздырган проектларны күзаллап чыксагыз, оешманың нинди дөньякүләм чаралар алып барганын күрерсез. Сез әйткән мәсьәләләр безнең бюро утырышында карала. Һәр айны бюро әгъзалары белән җыелып, мәсьәләләрне уртага салып сөйләшәбез, һәрбер сорауга җавап табарга тырышабыз. Бөтен мәсьәләне комплекслы карарга кирәк. Сезнең фикерләр белән килешмим.

Гөлназ Шәйхи, Татар конгрессының матбугат хезмәте җитәкчесе:

­ Дин эшлеклеләрен, “Татарстанның сәнәгатьчелек хезмәттәшлеге” дигән чараны, Татар яшьләре форумын мин филармония, җыр-биюгә әйләндереп кайтармас идем. Анда һәрберсе эшлекле сөйләшүләр алып бара. Ул мәгълүматлар барысы да күрсәтелде, журналистлар бу темаларны яктыртты.

Кайбер татар зыялылары, без чит илдә яшәүче татарларны гына түгел, Татарстанда, Башкортстандагы милләттәшләребез турында да кайгыртырга тиеш ди. Сез бу фикергә ничек карыйсыз?

Данис Шакиров, Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары:

Мәдәният өлкәсендә булган бөтен чараларны да татар конгрессы оештырмый, аларга безнең бөтенләй катнашыбыз булмаска мөмкин. Ә читтә яшәүче милләттәшләребез турында әйткәндә, безнең 75% татар читтә яшәгәч, без дә аларга булышмасак, дөрес булмас иде. Татарстандагы милләттәшләребезгә килгәндә, бүген президент, министрлыклар тарафыннан ул эшчәнлек алып барыла. Әлбәттә, кайбер шәхси фикерләр белән без дә килешәбез. Проектлар буенча эшлисе бар, чөнки киләсе елга Казанда алтынчы Бөтендөнья татарлары корылтае үткәрү планлаштырыла. Һәм һәр елны уздырыла торган шушы киңәйтелгән утырышта да без бу мәсьәләләргә тукталып китәчәкбез.

Чит илдә яшәүчеләр аз гына белгән “Туган тел”не дә хәзер президентка зур итеп күрсәтәләр. Һәр очрашуга бу җырны җырламаган бала да юк бугай инде. “Туган тел” җырын беләләр, ә телне юк...

Бик күп нәрсәне экраннардан гына күреп, читтән торып бәяләү дөрес түгел. Алардагы милли рух, милли үзаң монда милләтәшләребезгә караганда да күбрәк. Алар динне дә, телне дә саклап, мәхәллә булдырып яшиләр. Моны аңлау дәрәҗәсе безнең үзебездә дә түбәнрәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG