Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кадим Нуруллин: "Татарлыкка тарта башласам, шовинизмда гаепләрләр"


Кадим Нуруллин
Кадим Нуруллин

Габдулла Тукай исемендәге Татарстан филармониясе директоры Кадим Нуруллин "Филармониада" фестиваленә татар йөзен кертсәк, "шовинизмда гаепләячәкләр", Мәскәүнең милли мәдәниятләргә тискәре сәясәтенә каршы "үзебезгә күбрәк эшләргә" кирәк дип ике яклы фикер белдерә.

5-15 декабрь Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә халыкара "Филармониада" фестивале үтә. Белдерүгә күз салсак, әлеге фестивальдә татар милли сәнгатен чагылдырган бер генә чара да юк. Дон казакларының җыр-бию ансамбле, Омскиның академик симфоник оркестры, Мәскәүнең "Яңа балет" театры һәм башкалар. Шулай да концерт програмында бер милли төркем бар, Уфадан Роберт Юлдашев һәм "Курайчы" ансамбле киләчәк.

Филармония директоры Кадим Нуруллин белдерүенчә, фестиваль өчен Татарстан хөкүмәте 1 млн 800 мең сум акча бүлгән. Азатлык Кадим әфәндегә Татарстан филармониясе әзерләгән бу чарада нигә татарлыкның йөзе юк дигән соравын юллады.

Мин дә татарым өчен борчылам

"Беренчедән, Резедә Галимованың юбилее анда кергән. Без юбилейны әлеге фестиваль кысаларында үткәрәбез. Икенчедән, Башкортстаннан килә торган курайчылар анда бар. Ел саен бер үк әйберләрне кабатлап булмый, "Филармониада" үзенә күрә бер сынау, экспериментлар мәйданы да булып тора", ди Нуруллин.

Галимованың концерты "Филармониада" белдерүләрендә урын алмаган. Башкорт курайчылары, ут күршеләр булса да, татар сәнгатенең йөзен ача алмый. Кадим әфәнде "Филармониада"ны татарлыктан башка гына үзгә бер чара буларак күзаллый.

Алай да, киләсе ел үткәреләчәгендә татар йөзе дә булырмы дигән сорауга ул: "Мин дә татарым өчен борчылам. Минем дә бармак үземә таба карый. Ни генә булмасын, менә монда татарны тартып кертергә кирәк дип шөгыльләнә алмыйм. Әгәр үземә тарта башласам, мине шовинизмда гаепләрләр һәм гамәлем ат дагалаганда бака ботын кыстырган кебек килеп чыгар иде. Һәрбер әйбернең үз урыны бар", диде.

"Филармониада" фестивале програмы
"Филармониада" фестивале програмы

Кадим әфәнде филармониянең "Филармониада"дан кала тагын өч фестиваль – Рөстәм Яхин исемендәге, Халык уен кораллары фестивале, "Джазлы Казан"ны үткәрүен, аларда татарлыкка игътибар булуны белдерде. Яхин исемендәге фестивальгә быел халык күбрәк килүгә куанганын, халыкта классик әсәрләргә омтылыш бар дип эченә җылы керүен дә әйтте.

Аның фикеренчә, "Филармониада"ның максаты татарны яки чуашны аерып күрсәтү түгел, ә әлеге фестиваль кысаларында балет, оперетта һәм кино да күрсәтеп үзләре өчен өчен "яңа жанрлар ачу". Бу фестивальдә генә түгел, ә елның теләсә кайсы вакытында оперетталарны, киноларны, хәтта балалар балетын да күрсәтүне ул "чикләрне офыкларга кадәр киңәйтү" дип бәяли, соңгы елларда филармониядә нәфис сүз сәнгатенә игътибар бирүне дә "яңа юнәлеш" дип атый.

"Нәфис сүз сәнгате бездә айдан айга бара. Ноябрь аенда Валерий Баринов килде. 7 декабрь ("Филармониада" кысаларында) Дмитрий Назаров чыгыш ясый, гыйнварда Даниил Спиваковский килә. Алар һәрберсе урыс әдәбиятыннан шигырьләр укый", дип Кадим әфәнде Казан сәхнәсендә урыс әдәбияты, мәдәниятен пропагандалауны мактый башлады.

Флирмония сайтында Даниил Спиваковскийның килүе хәбәр ителә
Флирмония сайтында Даниил Спиваковскийның килүе хәбәр ителә

Русиядә урыслардан кала башка милләтләр яшәүне бөтенләй күрмәмешкә салышу, бердәм русияле, ягъни "россиян" милләте ясау сәясәте көннән-көн көчәя.

2 декабрь Петербурда Русия президенты Владимир Путинның президент каршындагы ике шураның утырышын бергә үткәрүе дә моңа мисал булып тора. Мәдәният шурасы һәм Рус теле шурасы әгъзалары катнашкан утырышта милли телләр һәм милли мәдәниятләрнең киләчәге, аларның үсеше турында бер генә сүз дә булмады.

"Сүз, шул исәптән, илнең бердәм мәдәни киңлеген ныгыту, аның нигезе булып торган урыс теле һәм классик әдәбият турында бара. Нәкъ менә тел һәм әдәбият Русия халыкларының гомум рухи һәм әхлакый юнәлешләрен билгеләп килә һәм безнең мәдәни кодны сакларга һәм аны яңа буыннарга тапшырырга ярдәм итә", диде Путин сүз башлап.

Кадим әфәнде фикеренчә, Мәскәү алып барган сәясәткә карап тормаска, ә миллилекне саклау өчен "үзебезгә" тырышып эшләү кирәк.

"Бүген һәрнәрсә астына сәясәтне генә салып сөйләшсәк, беркая да ерак китә алмаячакбыз. Безгә үзебезгә күбрәк эшләргә кирәк", ди Нуруллин.

Тукайның кем икәнен әйтеп бирә алмаганнар

Күбрәк эшләү кирәк дигәннән ул, татарлыкның югала баруына, ә аерым алганда, зал тутырып килгән балаларның хәтта Тукайның кем икәнлеген дә әйтеп бирә алмавына да борчыла. Аңа бу хакта Татарстанның фольклор музыкасы ансамбле җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов районнарның берсендә концерт куеп кайткач сөйләгән. Филармония Татарстан мәгариф министрлыгы белән берлектә Казан мәктәпләрендә һәм район-авылларда татар телендә татар язучыларына багышланган әдәби-музыкаль кичәләр дә үткәрергә җыена.

Татар җәмәгатьчелеге Татарстанда, бер яктан, республика җитәкчелеге тарафыннан татар теленә, татарлыкка игътибар артуны белдерә. Икенче яктан, зур түрә авызыннан татар булу өчен татар телен белү "мәҗбүри түгел" дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә.

Нуруллин фикеренчә, "мәҗбүри түгел" дигән сүзне татарча белмәүчеләр үзләрен аклар өчен әйтә. "Мин моны сәясәт белән бәйләмим, ә кешенең үзенең халәте белән бәйлим, ул бәлки, үзен яклап шулай әйтә торгандыр", ди Нуруллин.

Декабрь башында Кадим әфәнде шулай ук Петербурда иде. Ул әлеге калада узган халыкара мәдәният форумында катнашты. Анда Русиянең төрле шәһәрләреннән килгән филармония хезмәткәрләре белән абонемент системасын кертү турында фикер алышкан. Бу системаны кертүне Нуруллин филармониянең киләчәге дип белдерә. Казанда киләсе елның языннан эш башларга җыенуларын да әйтте. Төрле башкаручылар һәм иҗат төркемнәре белән бер ел алдан ук килешүләр төзеләчәк, тамашачы аларның концертларын алдан ук сатып алынган абонемент нигезендә караячак.

Азатлык Кадим әфәндегә абонемент концертларының ничә проценты татарча булырга тиеш дип саныйсыз дигән сорауны да бирде.

"Процентлап ала алмыйсың, елныкы-елга туры килми, татар егетләре буларак бу мәсьәләгә үзебезнең дә йөрәгебез авырта. Әмма татар халкы консерватив, әгәр дәүләттән ярдәм булмаса, эстраданы гына алга сөреп була", дип белдерде. Абонемент системасында булган концертларга татар җырчыларын җәлеп итүгә шик белдерә. Аларның планнары еш үзгәреп торуны төп сәбәп итеп күрсәтә.

2016 елның декабрь һәм киләсе елның гыйнвар айларында филармониядә 83 чара булачак. Филармония сәхифәсенең татарча битендә белдерелүенчә, шушы ике ай эчендә татар телендә 14 чара көтелә. Алар да - эстрада концертлары.

XS
SM
MD
LG