Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бала табарга ерак арага йөрү куркыныч"


Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин сигез районда бала табу урыннарының ябылуы әниләр һәм бәбиләр үлемен киметү өчен эшләнде дип белдерә. Балалар табибәсе Рафия Аксакова фикеренчә, табу урыннары ерагайган саен риск артырга мөмкин.

Татарстанда Мөслим, Апас, Югары Ослан, Балык Бистәсе, Кайбыч, Кама Тамагы, Чирмешән, Яңа Чишмә район үзәкләрендәге хастаханәләрдә бәбиләү урыннары ябылды. Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин бу әниләр һәм бәбиләр үлеме кимесен, хатын-кызлар яхшырак дәрәҗәдәге урыннарда күренергә йөри алсын һәм бала тапсын өчен эшләнде дип белдерә.

Аның сүзләренчә, республикада авырлы хатын-кызларның 40 проценты сәламәт бала таба, калганнарында исә ниндидер җитешсезлекләр була тора. Әнә шул сәбәпле Вафин бала тапканда куркыныч туу мөмкинлеге булган урыннарның ябылуын һәм 1 декабрьдән әлеге сигез районнан хатын-кызларның техник яктан да яхшырак җиһазланган, яхшы табиблар да эшләгән районара табу һәм күренү үзәкләренә килә башлаганын белдерә. "Уңышлы бәбиләүне 95 процентка җиткерү өчен тырышабыз", ди министр.

Вафин сүзләренчә, ябылган урыннарда атнага 1-4 бала туып торган һәм бу күрсәткеч түбән. Авырлы ханымнарны табу урыннарына илтү өчен һәр районга яңа машина бирелүен дә әйтә ул.

Министр, бәбиләү урыннары ерагайгач, көтелмәгән хәлләр булу мөмкинлеген дә кире какмый.

Сәламәтлек министры Вафин бәбиләү урыннарын киметүне аңлата
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:25 0:00

​"Була, була. Көтелмәгән хәлләр дә була. Йөрәк, шикәр, бөер авырулы хатын-кызлар арта бара. Дөрес күзәтү булырга тиеш. Хатын-кызлар консультациясеннән аларны икенче, өченче дәрәҗәдәге (яхшырак - ред) консультация урыннарына вакытында җибәрергә тиешләр. Без хәзер республикада яңа мәгълүмати система кертәбез, куркыныч туу (риск) мөмкинлеге булганнар икенче һәм өченче дәрәҗәдәге урыннарга барачак. Безнең максат – әниләр үлемен һәм шулай ук нәниләр үлемен дә киметү", ди Вафин.

Бәбиләү урыннары ябылган районнардагы авырлы хатын-кызлар хәзер 30-100 чакрым ара үтеп күренергә йөрергә һәм бала табарга барырга тиеш булачак.

Арча хастаханәсенең балалар табибәсе Рафия Аксакова фикеренчә, ерак арага йөрү рискларны арттыра.

"Үзем дә дүрт бала әнисе буларак, әйтеп узасым килә, күзәтелү урыннары ераграк булган саен, йөрү кыенрак. Авырлы хатын-кыз табиблар кулына ничек тизрәк барып җитә – шулкадәр әйбәтрәк булачак дип саныйм. Мин үзем шуның аша кичкән кеше.

Сүз дә юк, ара ерагайган саен рисклар арта. Хатын-кыз вакытыннан соңрак килә икән, аңа операция ясала. Бу – хатын-кызның хәлен авырайта дигән сүз. Бала су йота калса, су китеп һава җитми башласа, туганнан соң үпкәсе кабарырга мөмкин. Мондый очраклар була калганда, безгә, балалар табибларына ул балаларны дәвалау да авыррак була", ди Аксакова.

Татарстан сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләрнең һөнәр берлеге рәисәсе Гөлнур Хөснетдинова фикеренчә, бәбиләү урыннары акча кытлыгы сәбәпле ябылган.

"Сентябрь аенда Казанда РКБда заманча җиһазлар белән бик яхшы перинаталь үзәк ачылды, әмма сәламәтлек саклауны финанслау арттырылмады. Әнә шул сәбәпле, бала табу урыннары оптимизациягә эләкте. Алга киткән илләрдә тулаем җитештерү күләменнән сәламәтлек саклауга 6 процент бирелә, безнең илдә 3 кенә процент", диде Хөснетдинова "Вечерняя Казань"га.

XS
SM
MD
LG