Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күренекле башкорт шагыйре Рамил Янбәк вафат


Башкорт шагыйре Рәмил Янбәк вафат
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:06 0:00

11 гыйнвар 65нче яшендә күренекле башкорт шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе Рамил Янбәк бакыйлыкка күчте.

Рамил Янбәк 1952 елның 10 августында Күгәрчен районының Давыт-Каюп авылында дөньяга килгән. 1969 елда Уфаның 1нче санлы интернат мәктәбен тәмамлый. Башкорт дәүләт университетында белем ала. “Башкортостан пионеры” (хәзер Йәншишмә”) гәзитендә хәбәрче булып эшли башлый һәм баш мөхәррир вазифасына кадәр күтәрелә. 1992 елда Башкортстан китап нәшриятына күчә. Мөхәррир, баш мөхәррир, нәшрият мөдире була. “Ватандаш”, “Тамаша”, “Агыйдел”, “Сельские узоры” журналларында эшли.

Тәүге шигырьләрен мәктәп елларында иҗат итә башлый. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Шаһит Ходайбирдин, Зәйнәб Биишева һәм Фатих Кәрим исемендәге премияләр лауреаты. Дистәдән артык китап авторы.

Иҗатының шактый өлешен мәхәббәт лирикасы тәшкил итүен искә алып әдәби тәнкыйть аны мәхәббәт җырчысы дип бәяләгән иде.

Рамил Янбәкне соңгы юлга озату 12 гыйнвар Башкортстан Язучылар берлегендә уза. Ул туган ягы Күгәрчен районының Давыт-Каюп авылында җирләнәчәк.

XS
SM
MD
LG