Accessibility links

Мәхкәмә карарларын йомшарту – вакытлы күренешме?


Оппозициядәге активист Илдар Дадин 26 февраль төрмәдән иреккә чыкты. Бу хәл күпләрне аптырашта калдырды, ләкин белгеч шатланырга әле иртәрәк дип саный.

26 февраль оппозициядәге активист Илдар Дадин Алтай краеның Рубцовски шәһәрендәге төрмәдән иреккә чыкты. Русия Югары мәхкәмәсенең Дадинны төрмәдән азат итү карары күпләр өчен көтелмәгән хәл булды. Узган атна мәхкәмә тарафыннан тагын шундый гаҗәпләнерлек берничә карардан соң, җәмәгать, бигрәк тә мөселманнар аптырашта калды.

Мисал өчен, 22 февраль көнне Ханты-Манси бүлгесенең Түбән Варта шәһәрендә "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы вәкилләре дип саналган дүрт мөселманга шартлы хөкем карары чыгарылды. Бу хакта Facebookта Лилия Хәмидуллина язды. Ул 11 ай СИЗОда утырган 32 яшьлек Руслан Шәмсетдиновның хатыны. Шәмсетдиновтан тыш, 31 яшьлек Илдар Габдракипов, 43 яшьлек Зәит (Эдуард) Хөсәенов, 49 яшьлек Ринат Баһавиев мәхкәмә залында ук азат ителде.

Алар террор оешмасы эшчәнлегендә катнашу, нәфрәт һәм дошманлык тудыру маддәләре нигезендә гаепләнде. Тикшерү фикеренчә, алар “Хизб ут-Тәхрир” китапларын алып тараткан һәм социаль челтәрләрдә “хокук саклау оешмалары эшенә, христиан дине вәкилләренә һәм гомумән христиан диненә карата тискәре, дошмани караш тудыручы” пропаганда видеолары урнаштырган.

Беренче маддә нигезендә аларга биш елдан алып ун елга кадәр колония, икенче маддәдә дүрт елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүдән алып 100 мең сумнан алып 300 мең сумга кадәр штраф каралган иде.

Алай да мөселманнарга 150 мең сум штраф салганнар, әмма, күрәсең күпләр аларны иректән мәхрүм итү карары чыгарылыр дип мондый карардан канәгать булуын һәм гаҗәпләнүен яшермәде, чөнки әле узган елның октябрендә генә шул ук Түбән Вартадан Марсель Габбасов “Хизб ут-Тәхрир” эше нигезендә алты ел төрмәгә һәм 55,8 мең сум штрафка хөкем ителгән иде, дип яза Грани.ру. Гомумән “Хизб ут-Тәхрир” эше нигезендә гаепләнүчеләрнең күпләренә иректән мәхрүм итү карары чыгарыла.

Түбән Варта мөселманнарыннан тыш, шул ук 22 февраль көнне Мәскәүнең “Ярдәм” мәчете имамы Мәхмүт Вәлитовка да өй сагы карары йомшартылган. Ул читкә чыкмау шартына үзгәртелгән. Элегрәк аның адвокаты Дагир Хасавов Азатлыкка бу карарның үзгәртелмәве турында сөйләгән иде.

Мәхмүт Вәлитов
Мәхмүт Вәлитов

“Ул, дин әһеле буларак, җомга намазларына йөри алырга тиеш. Мин аңа, өй сагында булса да, һичьюгы җомга намазларына һәм хастаханәгә барырга рөхсәт бирүләрен сорадым, чөнки инсульт, микроинфаркт кичергән кеше. Аңа саф һава кирәк, шуңа вакыт-вакыт дачага бару рөхсәт ителсен дип сорадым. Әмма рөхсәт итмәделәр, имеш ул качарга мөмкин икән”, дип сөйләде ул.

Вәлитовка террорчылыкны аклау карары нигезендә җинаять эше ачылган.

“Әлеге эш “Хизб ут-Тәхрир” оешмасы вәкиле булган Абдул Гаппаев белән бәйле. Ул Вәлитов имам булган мәчеткә йөргән. Мәчеткә бит инде төрле кеше килә ала. Имам аларның барысы өчен дә җавап бирми. Әлеге хәл 2013 елда була. Җинаять эше карарында язылганча, имеш Вәлитов җәмәгать алдында вәгазь вакытында аны яклаган булганмы шунда. Әмма бу хәлгә инде өч ел узган”, дип сөйләгән иде аның адвокаты Хасавов.

Вәлитов узган елның 11 июлендә тоткарланды.

Болар барысы да 22 февраль көнне булды. Нәкъ шул көнне урам җыеннары турында канунны бозуда гаепләнеп төрмәгә хөкем ителгән оппозиция вәкиле Илдар Дадинга карата җинаять эше туктатылды.

Шулай ук хәзер прокуратура Русия югары мәхкәмәсеннән Евгения Чудновецка карата хөкем карарын үзгәртүне сорап мөрәҗәгать итте. Балалар бакчасы тәрбиячесе булган Чудновецны социаль челтәрдә баланы мыскыл иткән башка кеше видеосын таратуда гаеплиләр. Ул узган елның ноябрендә хөкем ителде.

Бу йомшарту тырышлыкларын төрлечә бәялиләр. Хокук яклаучы Зоя Светова “Хәзерге заман”га Дадинның азат ителүе Русия президенты сайлавы якынлашу белән бәйле булырга мөмкин дип әйтте. Әмма ниндидер күпләп аклаулар булачагына ул шикләнә.

Социология фәннәре докторы Искәндәр Ясәвиев әлеге хәлләрне ил кризис алдына килеп басты, шуңа күрә югарыдагылар каешларны бушата башлады дип уйларга иртәрәк дигән фикердә.

Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев


"Җәмгыять тулысы белән кризиста дигән вазгыять халык арасында әле таралмаган. Илнең кризиста булуын танучылар һәм аңлаучылар бар. Ул аерым бер төркемнәр, әмма тулаем җәмгыять шулай саный дип уйламас идем", ди Ясәвиев.

Галим Русия президентын сайлау алдыннан ниндидер йомшартулар булачагын кире какмый, әмма ул протестлар көчәймәсен өчен уен гына булырга мөмкин дип тә шикләнә.

"Вазгыятьне, каршылыкны кискен хәлгә җиткермәс өчен ул үзенә күрә бер уен гына булачак. Кремль тарафыннан акыллы уен, әмма сайлау узуга ук вазгыять тагын кискен үзгәрергә мөмкин.

Әле бу иреккә чыгаруларга бик аз вакыт үтте бит. Шуңа күрә ниндидер нәтиҗәләр ясау иртәрәк. Дадинны һәм озак та үтми Түбән Вартадагы мөселманнарны азат итү очраклы туры килү генә түгел микән дигән шик калдыра.

"Машина" эшләвен дәвам итә. Әлегә мин зуррак вакыт аралыгын караганда репрессияләрнең йомшаруына ниндидер билгеләр күрмим. Социаль челтәрләрдәге фикерләр һәм пост өчен экстремизмда гаепләү эшләре ел саен артуга таба гына бара. Репрессивлык һәм абсурдлык арта. Дадин һәм Түбән Вартадагы хәл аерым бер очраклар кына булырга мөмкин", ди Ясәвиев.

XS
SM
MD
LG