Accessibility links

сишәмбе, 28 март 2017, Казан вакыты 05:36

Бу көннәрдә Кырымда "Кырым язы"ның өч еллыгын бәйрәм итәләр. Өч елда Кырымда нәрсәләр үзгәрде, Азатлык шуны ачыкларга тырышты.

2014 елда Кырымда булган вакыйгалар нәтиҗәсендә ярымутрау "сукыр юлга" басты дияргә мөмкин. Аның киләчәге көннән-көн билгесезлеккә тәгәри бара. Тышкы дөнья Кырымның Русия юрисдикциясен 2014 елда ничек танымаган булса, шулай ук танымый. Кырымда пәйда булган яңа проблемнар чишелми, көн-көннән арта бара.

Мәсәлән, кырымнарның чит илгә чыгулары бер яктан чикләнде, икенче яктан нык кыенлашты, чөнки тышкы дөньяга чыгу тик Украина аша канунлы дип санала, 2014 елдан Кырым чикләре ябык зонага әверелде. Кырымны Украина белән тоташтырган Херсон өлкәсе арасында Русия үз чиген урнаштырды. Аны узу үзе бер бәлагә әверелде кырымнар өчен.

Кырымнарның чит илгә чыгулары бер яктан чикләнде, икенче яктан нык кыенлашты

Русиянең Кырымда 2014 елда өлешкән паспортлары да тик Русиядә генә таныла. Кырымнар чит илгә тик украин паспортлары белән генә чыга ала. Кырымның тышкы дөнья белән Украина заманында булган барлык элемтәләре өзелде, хәтта Русиянең үзендәге зур банклар, төрле ширкәтләр санкцияләрдән куркып Кырымга керүдән баш тартты.

Соңгы яңалык: Төркия Кырым диңгез портларына кергән үз көймәләрен Төркия портларына кертми башлады, шулай ук Кырым һава аланыннан тик Русия төбәкләренә очарга мөмкин. Әлбәттә инде акчаң булса. Ә бит 2014 елда Мәскәү кырымнарга түләгән эш хакларының инде эзе дә калмады. Кырымнарны алдау өчен башта түләделәр, аннан эш хакларын нык киметтеләр, бәяләр исә Мәскәүдәге кебек дигән сүзләрне кырымнар тик ашханәләрендә тавыш чыгармыйча үзара пышылдашып кына сөйли ала. Русияне, хакимиятне сүгәргә ярамаганын, Украина заманында тормыш яхшырак булганын алар өч елда инде шактый аңлады. Шундый заманалар килде кырымнарга.

Болар барысы да әле өстә булган, күренеп торган кырымнарның яшәешен катлауландырган һәм көн-көннән күбәя барган проблемнар.

Украина-Кырым чиге, Джанкой капкасы, Русия ягы

Украина-Кырым чиге, Джанкой капкасы, Русия ягы

Сүз иреклеген кысу

Кырым ярымутравы информацион яктан тулаем изоляциягә дучар ителде

Кырымда элек булмаган, тик 2014 елда калкып чыккан проблемнарның берсе – бу Мәскәүнең Кырымда сүз иреклеген кысу, кеше хакларын изү һәм бу юнәлештә һөҗүмнең туктамый дәвам итүе булды.

Мондый кырыс сәясәт нәтиҗәсендә 2014 елда Кырымнан бәйсез журналистлар, сәясәтчеләр, җәмәгать вәкилләре, галимнәр китәргә мәҗбүр ителгән булса, 2015 елда Кырымда инде эшләгән бер төркем матбугат чаралары, агентлыклар ясалма киртәләр нәтиҗәсендә Русиядә теркәлә алмыйча, Кырымнан китергә мәҗбүр ителделәр. Моның төп максаты – дәүләт контролендә булмаган матбугат чаралары Кырымдагы чынбарлыкны тышкы дөньяга бәян итмәсеннәр дип эшләнде, чөнки алар Мәскәү пропагандалаган "Кырым язы" нәтиҗәләрен чынбарлыкта нәрсә булганын һәм нәрсәгә китергәнен яктырта башлаган иде.

Бу сәясәт моның белән генә чикләнмәде. Аның бер очы Кырымдагы чынбарлык хәлләрне читтән торып яктырткан матбугат чараларының интернеттагы сәхифәләренә, сайтларына, телеканалларына да барып җитте, ягъни алар Кырымда блок ителде. Башка илләрдә, регионнарда интернеттан карарга мөмкин булган бу сайтларны Кырымда карау мөмкинлеге юк ителде. Шулай итеп, Кырым ярымутравы, монда яшәүчеләр информацион яктан бәйсез матбугат чараларыннан тулаем изоляциягә дучар ителде. Иярчене булмаган кырымнар тик Мәскәү телеканалларын карый ала, тик хакимият рөхсәт иткән матбугатны укый ала.

Матбугат аланын чистарту белән бергә Кырымда кеше хакларын изүне дә конвейерга сала башладылар

Соңгы вакытта Кырымда болай да аз калган үз фикерле, бәйсез журналистларны да чүпли башладылар, аларның сөйләгәннәре, язганнары ошамый икән – аларның язмаларын тоталь мониторинг итә башлыйлар һәм аларга комачаулау өчен төрле ысуллар куллана башлый. Матбугат аланын чистарту белән бергә Кырымда кеше хакларын изүне дә конвейерга сала башладылар. Бу ике процесс бер-берсе белән тыгыз бәйләнде.

Кулга алынган кырымтатарларны иреккә чыгару таләбе белән үткән чараларның берсе

Кулга алынган кырымтатарларны иреккә чыгару таләбе белән үткән чараларның берсе

Кырымтатарларга һөҗүм

"Кырым язы"ның тагын бер нәтиҗәсе – кырымтатар халкы вәкилләренә каршы этник нигездә оештырылган туктаусыз һөҗүм һәм дискриминация. Бу һөҗүм төрле юллар белән бара. 2014 елда кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилевнең Русия президенты Владимир Путин белән телефон аша сөйләшкәндә “кырымтатарларга каршы һөҗүм була ала” дигән сүзләренә, Путин: "пусть только попробуют" дигән иде.

Кырымтатарлар хәбәрсез югала, тоткарлана, иректән мәхрүм ителә, урлана,үтерелә

Ләкин Путин шулай сөйләсә дә, инде 3 мартта ялгыз, тыныч пикетка чыккан 38 яшьлек кырымтатар Решат Аметов "Кырым язы"ның беренче корбаны булды. Аны мәйданда тоткарлап алып китәләр һәм аның мәете ике атнадан соң табыла. Инде апрель-май аенда кырымтатарлар хәбәрсез югала башлый, алар тоткарланып иректән мәхрүм ителәләр, урланалар, кырымтатар халкы мәҗлесе ясак ителә, сәяси лидерлар Ахтем Чийгоз, Ильми Умеров, башка мәҗлес әгъзалары өстеннән мәхкәмәләр оештырыла. Мостафа Җәмилев, Рефат Чубаров, Исмет Юксель, Синавер Кадыров Кырымга керу хокукыннан 5 елга мәхрүм ителәләр. Бу процесслар туктамый инде өч ел дәвам итә.

Кырымтатарларны бүлгәләү

Кырымда барлыкка килгән режим үзенең "якты" йөзен күрсәтү өчен "Милләт" кырымтатар телеканалын ачып җибәрә. Бер караганда бу уңай күренеш. Ләкин бу канал кырымтатарлар арасында берьяклы пропаганда алып бару өчен оештырылганын яшереп эшләргә тырышса да, тора-бара аның тапшыруларында катнашу кырымтатарлар арасында милләткә хыянәт итүгә тиң санала башлады. Кайбер югарыда утырган кырымтатар түрәләре бюджет оешмаларында эшләгән кырымтатарларны бу каналның тапшыруларында катнашырга мәҗбүр итеп торалар.

Кырымтатар теле Кырымда дәүләт теле дип игълан ителсә дә, кырымтатарлар референдумда, җирле һәм дәүләт Думасы сайлауларында катнашмаулары, аларның күпчелеге “Кырым язы”н кабул итмәве хакимиятнең төрле яктан басымын тагын да көчәйтте.

Алушта юлы

Алушта юлы

Уңай нәтиҗәләр эзләсәң

"Кырым язы"ның уңай нәтиҗәләрен эзләгәндә Кырымда юлларны төзекләндерә башлауларын атарга булыр иде, ләкин беренчедән, юллар Русиядән Кырымга паром килгән Керич ягыннан һәм Акмәчет, аның тирәсендә генә ясала башлады. Акмәчеттә өлешчә ясалган юллар 2016-2017 ел кышында яңадан начарланды.

Хастаханәләрдә авыруларга дарулар бушлай бирелә башлады дисәләр дә, аларның да күбесе арзан дарулар, кирәкле дарулар хастаханәдә булмаса, кешеләр үзләре сатып алырга мәҗбүр.

Кырымнарны эштән чыгарып төрле вазифаларга түрәләрне Русия төбәкләреннән китерү дә бик киң җәелде ярымутрауда. Монысы инде референдумнарга байраклар белән йөгереп йөргән кырымнарны, йомшак итеп әйткәндә, куандырмый. Кырымда җирле кадрларны "квалификацияләре түбән" дигән сылтау белән тулаем алмаштыру сәясәте бара.

Хәрбиләр, башка милләтләр тулды

Кырымга өч елда 200 мең кеше китерелде, алар андагы халыкның 10 процентын тәшкил итә

Гомумән алганда Кырымда кырымтатарларның тәэсирен тагын да киметү өчен Русиядән башка милләт вәкилләрен, хәрбиләрне китерү эше тавыш чыгармыйча гына бара. Кырымда өч елда ФСБ һәм хәрбиләр өчен 30 мең фатир төзелгән. Гаилә әгъзалары белән Кырымга кимендә 100-120 мең кеше килде дигән сүз. Киевтагы Украина киләчәге институты белгече Игорь Тышкевич "Кырымга өч елда 200 мең кеше китерелде, алар Кырымда яшәүчеләрнең 10 процентын тәшкил итә, 200-214 мең кеше чыгып китте" дигән саннарны китерә.

Росстат китергән саннарга күрә, 2014 елның 1 июленә кадәр Кырымнан 80 мең кеше чыгып киткән. Бу инде Кырымда "Кырым язы"н барлык халык та шатланып каршы алды дигән пропаганданы фаш итә. Бу хәлләр Кырымда яшәүчеләр файдасына түгел, Кырымдагы халыкны алмаштыру процессы барганын күрсәтә. Кырымны 1783 елда яулап алган Русия патшабикәсе кырымтатарларга карата нәкъ шундый сәясәт алып барган.

Чираттагы "Кырым язы" кырымнарга нинди "бүләкләр" әзерләгәнен бары тик фаразларга гына мөмкин.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG