Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә үз-үзенә кул салучылар бер елда 57 процентка арткан


"Үлем төркемнәре"ндә катнашучылар төрле биремнәр үти
"Үлем төркемнәре"ндә катнашучылар төрле биремнәр үти

Русиядә 2016 елда үз-үзенә кул салучылар саны 57 процентка арткан. Русиянең балалар омбудсмены Анна Кузнецова моны социаль челтәрләрдәге "үлем төркемнәре" белән бәйли.

"Үлем төркемнәре" Русиядә 2016 елда үз-үзләренә кул салучыларның 60лап процентка артуына төп сәбәпләрнең берсе, дип белдерде Русиядә бала хокуклары вәкиле Анна Кузнецова.

"2011 елдан 2015 елга кадәр илдә үз-үзләренә кул салучылар саны тотрыклы рәвештә елына 10 процентка кимеп барды. Әмма 2016 елда 57 процент үсеш күзәтелә. Без кинәт кенә биш елга артка чигендек. Биредә төп сәбәпләрнең берсе – социаль челтәрләрдә "үлем төркемнәре"нең таралуы", диде Кузнецова "Балигъ булмаганнар арасында суицидларны булдырмау турында"гы киңәшмәсе барышында.

Кузнецова проблемны хәл итү өчен кануннарны камилләштерергә һәм психолог кебек белгечләр ярдәмен алу мөмкинлеген булдырырга кирәк, дип белдерә.

XS
SM
MD
LG