Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья башкорт корылтае башкорт телен һәм халкын якларга чакырды


Дөнья башкорт корылтае утырышы
Дөнья башкорт корылтае утырышы

Башкорт корылтае исеменнән Башкортстан халкына юнәлдерелгән мөрәҗәгатьтә башкорт теленә ихтирам күрсәтү кирәклеге сорала. Шулай ук татар һәм башка халыкларның да үз телләрендә уку теләгенә теләктәшлек белдерәлә.

13 сентябрь Дөнья башкорт корылтае Башкортстан халкына мөрәҗәгать белән чыкты. Аның тексты рәсми сайтта урнаштырылган. Башкорт корылтае мәктәпләрдә башкорт теле укытылырга тиеш дигән позициядә нык торуын әйтә. Тел мәсьәләсе кискенләштерелә, бу милләтара низагка китерергә мөмкин диелә.

"Башкорт корылтае һәрвакыт башкорт телен мәктәпләрдә укыту ягында булды. Без махсуслаштырылган мәктәп-интернатларда, гимназия һәм лицейларда ана теле дәресләре кыскартылуын берничек тә кабул итә алмыйбыз. Бу республикадагы башкорт телендә белем биргән мәктәпләргә дә кагыла. Мондый үзгәреш республикадагы татар, чуаш, мари һәм башка мәктәпләргә дә кагылырга тиеш иде. Әмма күзәтү органнарының күрсәтмәләре бары тик башкорт теленә генә кагылды. Бу башкорт милләтенең хокукларын кимсетү буларак кабул ителә.

Без Чуашстан, Татарстан, Мордовия, Удмуртия, Мари Иле һәм башка милли республикаларда дәүләт телләрен тирәнтен укыту юнәлешендә башкарылган эшләрен хуплыйбыз", диелгән мөрәҗәгатьтә.

Дөнья башкорт корылтае Башкортстанда татарлар, чуаш, мари, удмурт, мордва, яһүд, алман, украин, поляк, беларус кебек милләтләрнең дә ана телен укыту ихтыяҗын канәгатьләндерүе кирәк дип саный.

Бу мөрәҗәгать республикада тынычлык саклау, милләтара низаг булдырмау һәм башкорт халкына ихтирам белән карарга чакыру ниятеннән язылды, диелә.

Башкорт теле укытучылары да Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмимтовка ачык юллады.

16 сентябрь Уфаның спорт сарае каршында башкорт активистлары башкорт телен яклап митинг уздырырга җыена. Уфа хакимияте каршылык чарасына рөхсәт бирмәде.

20 июль Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында ана теле булмаган телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл, дип беледергән иде.

Август ахырында Русия президентының баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә рус булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерү күрсәтмәсе чыкты.

Башкорт һәм татар җәмәгатьчелеге моңа каршы булуларын белдереп, чыгыш ясый башлады.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG