Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пхенчхан көндәлеге

9-25 февраль Көньяк Кореяның Пхенчхан шәһәрендә XXIII кышкы Олимпия уеннары узды. Азатлык чараның иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогка теркәп барды.

Пхенчхан Олимпиадасында татар спортчылары

Билгеле булганча, Русия җыелмасы допинг җәнҗалы сәбәпле быелгы кышкы Олимпиадага кертелмәде. Пхенчханда Русия гимны яңгырамаячак, Русия спорт министрлыгы хезмәткәрләренә бу уеннарга аккредитация бирелмәячәк. Шулай да, 169 спортчыга нейтраль флаг астында чыгыш ясарга рөхсәт ителде. Алар арасында татар спортчылары да бар. Башлап без шуларны барлап чыктык. Пхенчханга барган татар егет-кызлары белән бу язмада таныша аласыз.

Виктор Ян
Виктор Ян

Спорт арбитраж мәхкәмәсе 45 Русия спортчысы һәм ике тренерның Халыкара Олимпия комитеты (ХОК) карарына шикаятен кире какты. Алар бүген ачылачак кышкы Олимпия уеннарына кертелмәячәк. Аппеляция бирүчеләр арасында шорт-тректа алты тапкыр Олимпия чемпионы Виктор Ан, биатлончы Антон Шипулин, чаңгычы Сергей Устюгов та бар иде.

Казан кызы Евгения Тарасова Владимир Морозов белән такым турнирында парлы фигуралы шууда кыска програмда беренче урын алды. Алар 80,92 балл җыеп, шәхси рекорд куйды. Тарасова Пхенчханда Татарстан исеменнән чыгыш ясый.

Евгения Тарасова 1994 елның 17 декабрендә Казанда туа. 2010 елга кадәр ул ялгыз шуу белән шөгыльләнә, аннары парлы шууга күченә һәм Мәскәүдә яши башлый. Морозов белән 2012 елдан бирле шуа. Тарасова һәм Морозов - ике тапкыр Европа чемпионы, ә дөнья чемпионында бронза алдылар.

Көньяк Кореяда кышкы Олимпия уеннары башлану көненә туры китереп Төньяк Корея үзенең баллистик ракеталарын чыгарып киңкүләмле хәрби парад оештырды. Моңарчы 40 ел буена андый парадлар 25 апрельдә үткәрелә иде.

Пхенчхан Олимпиадасында татар спортчылары

Пхенчхан Олимпиадасында катнашучы спортчылар арасында тагын ике татар егете булуы ачыкланды: Тимур Хәмитгатин биатлонда һәм Илдар Бәдретдинов фристайлда ярыша. Алар икесе дә Казахъстан өчен чыгыш ясый.

Пхенчханда ​XXIII кышкы ​Олимпия уеннарының ачылыш тантанасы узды

Көньяк Кореяның Пхенчхан шәһәрендә XXIII кышкы Олимпия уеннарының ачылыш тантанасы узды. Русия спортчылары нейтраль флаг астында чыкты. Ачылыш тантанасын Русиянең үзәк каналлары күрсәтмәде, бары тик кабель челтәрендә урнашкан Матч ТВ гына күрсәтте.

Ачылыш тантанасы
Ачылыш тантанасы

Халыкара Олимпия комитеты президенты Томас Бах чыгыш ясый
Халыкара Олимпия комитеты президенты Томас Бах чыгыш ясый

Корея спортчылары Олимпия флагын чыгара
Корея спортчылары Олимпия флагын чыгара

Русия спортчылары нейтраль флаг астында чыкты
Русия спортчылары нейтраль флаг астында чыкты

Төньяк һәм Көньяк Корея спортчылары бергә чыкты
Төньяк һәм Көньяк Корея спортчылары бергә чыкты

Казакъстан спортчылары
Казакъстан спортчылары
Беларус спортчылары
Беларус спортчылары
Олимпиадада "Трамп" белән "Ким Чен Ын" очрашты
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:05 0:00

Көньяк Кореяда башланган Олимпиада кысаларында көтелмәгән хәлләр дә була. Ачылыш тантанасы алдыннан анда "Трамп" белән "Ким Чен Ын" очрашты. Чын булмасалар да, сөйләгән сүзләре дөрес: "Үзара сөйләшә башлыйк, ракетлар белән янауны туктатыйк. Һәркем тынычлык тели!" ди алар. Пародиячеләрнең берсе американ, икенчесе - Австралиядән, икесе дә музыка белән шөгыльләнә.

Ким Чен Ын әлегә Трамп белән очраша алмады, ә менә аның Олимпиадага килгән сеңлесе Көньяк Корея президенты Мун Чжэ Ин белән очрашып аңа абыйсының чакыру хатын тапышрган.

дәвам

XS
SM
MD
LG