Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада тарихи биналарга юкка чыгу куркынычы яный


"Хәсәния" мәдрәсәсе бинасы
"Хәсәния" мәдрәсәсе бинасы

Уфадагы борынгы биналар урынына күпкатлы йортлар, офислар калкып чыга. Юкка чыккан биналар арасында тарихилары да күп.

Уфа шәһәренең иске өлешендә тарихи биналарны җимереп күпкатлы торак йортлар салу гадәти күренешкә әйләнә бара. Соңгы елларда гына да Колотов, Федоров, Кочкин, Бушмариннар һәм башка кайбер тарихи йортлар юкка чыкты. Кузнецовлар йорты хәтта төн эчендә юкка чыкты. Мәдәни мирас исемлегенә керүенә карамастан, бу йортны бер төн эчендә сүтеп алып киттеләр. Мәдәният министрлыгы моны тикшертеп тә очына чыга алмады.

Күпкатлы төзелешләр ташкын булып тарихи йортларга ябырылуын дәвам итә. Инде килеп "Хәсәния" мәдрәсәсе, Өченче җәмигъ мәчет, Зыя Камали һәм Мөхетдин Сатаев йортларына да җимерү яный башлаган. ​"Хәсәния" мәдрәсәсе булган бина Уфаның Нуриман урамында 16 санлы йортта урнашкан. Аның артында Өченче Җәмигъ мәчет булган бина. Янәшәдә Нуриман урамының 14 санлы йортта Өченче Җәмигъ мәчет имамы, "Хәсәния" һәм "Галия" мәдрәсәләрендә белем биргән Мөхетдин Сатаев йорты урнашкан. Төзелеш нәкъ шушы Сатаев йортына килеп терәлгән.

Мөхетдин Сатаев яшәгән йорт
Мөхетдин Сатаев яшәгән йорт

Бу йортта Сатаев нәселенең дәвамчылары яши. Дөрес, аларның башка фатирлары да бар, ләкин алар милек өчен түгел, ә бабаларының бабалары яшәгән тарихи йорт, шулай ук мәдрәсә һәм мәчет булган биналарны саклау өчен көрәшә. Хуҗабикә Эльза Мәүлимшина һөнәре белән адвокат. Ул башкаладагы тарихи биналарны саклау хәрәкәтендә эшли. Азатлыкка ул бу биналарның язмышы хакында сөйләде.

"Хәсәния" мәдрәсәсе Мөхетдин Сатаев яшәгән йортка терәлеп тора. Аның артында Өченче Җәмигъ мәчет булган бина. Төзелеш ширкәте менә инде бишенче ел бу урынны алу өчен тырыша. Миңа Өченче Җәмигъ мәчет, мәдрәсә һәм бабабызның бабасы Мөхетдин Сатаев турында бик күп мәгълүмат җыярга туры килде. Гаилә архивларыннан, чормалардан, идән асларыннан чыккан бик күп язмалар, фотолар бай мәгълүмат тупларга булышлык итте. Тарихны күбрәк өйрәнгән саен миндә бу тарихи биналарны саклау теләге туды", диде Эльза Мәүлимшина.

"Мондый тарихи биналар башка җирдә юк"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:39 0:00

​Эльза Мәүлимшина сүзләренчә, мәдрәсә бинасы берничә ел элек Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать Таҗетдин ярдәме белән мәдәни мирас буларак сакланучы биналар исемлегенә кертелгән булган. "СтройТэк" төзелеш ширкәте гаризасына ярашлы, башкаланың Ленин районы мәхкәмәсе 2016 елда ук Сатаев йортын бушату карары чыгарган. Төзелеш ширкәте җир һәм бина өчен акча күчергән. Ул акча нотариаль депозитта ята, аны Мәүлимшиннар алудан баш тарткан. Ниһаять, алар Сатаев йортын да әлеге исемлеккә кертүгә ирешкәннәр.

Ләкин Уфада бер төн эчендә шулай ук сакланган Кузнецов йорты юкка чыккан, кайбер биналар яндырылган кебек, бу бинага да куркыныч яный дип исәпли алар. Шуңа бинаны саклап бу йортта яшәргә мәҗбүр. Эльза Мәүлимшина сүзләренә караганда, төзүчеләр аларның тынычлыгын боза. Ике ел элек этләрен дә агулап үтергәннәр.

Зыя Камали йорты
Зыя Камали йорты

Уфаның Мәҗит Гафури урамындагы Зыя Камали йортына да куркыныч яный. Бу йорт та әлеге "СтройТэк" төзегән бистәдә урнашкан. Мәҗит Гафури урамындагы 89 санлы бу йорт 1900нче елларда төзелгән. Анда күренекле мәгърифәтче, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, "Галия" мәдрәсәсен оештыручы һәм ректоры Зыя Камали яшәгән. Мәҗит Гафуриның кулъязмалары һәм китаплары яндырылганнан соң, Зыя Камали әлеге бинаның өчтән берен аңа бирә. Шагыйрь бу бинада 1923 елга кадәр яши. Кайчандыр ике катлы булган бу бина бүген бер катлы, ташландык хәлдә ята. Тәрәзәләренә такталар кадакланган. Аның язмышы да кыл өстендә.

Азатлык әлеге биналарның язмышын киләчәктә дә игътибар үзәгендә тотачак.

Белешмә. "Хәсәния" мәдрәсәсе "Галия" һәм "Госмания"дән соң Уфадагы мөселманнар өчен өченче уку йорты. Ул татар җәмәгатьчелеге тарафыннан җыелган акчага 1903 елда салынган. Мәдрәсә кадимчеләр мәктәпләрдәге һәрбер заман рухындагы яңалыкларга һәм үзгәрешләргә каршы торган заманда ачыла. Мәдрәсәне Мөхәммәтсабир Хәсәнов нигезли һәм мөдәррисе (ректоры) була. Мәдрәсәнең аскы катында ике сыйныфтан торган дүрт еллык башлангыч мәктәп була. Өске катта – өч сыйныфлы өч еллык урта мәктәп эшли. Шунда ук шәкертләр торагы һәм Мөхәммәтсабир хәзрәтнең дәресханәсе урнаша. Уку йорты 1920 елга кадәр эшли. Мәдрәсәне тәмамлаучылар арасында Нәкый Исәнбәт, Мәгъдән Мәһәдиев кебек шәхесләр бар.

XS
SM
MD
LG