Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов вазифасыннан китүен белдерде


Рөстәм Хәмитов Республика көне уңаеннан чыгыш ясый, 10 октябрь 2018
Рөстәм Хәмитов Республика көне уңаеннан чыгыш ясый, 10 октябрь 2018

"Бу минем шәхси карарым, төрле яклап уйланган", ди Хәмитов.

Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов вазифасыннан китүе турында белдергән. "Бу минем шәхси карарым, ул төрле яклап уйланган, мин 2019 елда республика башлыгы сайлауларында катнашмаячакмын. Минемчә, төбәк башлыклары мондый өлкән яшьтә эшчәнлекләрен туктату турында карарны вакытында кабул итәргә тиеш", дип китерә ТАСС Хәмитов мөрәҗәгатен.

Рөстәм Хәмитов Башкортстан башлыгы булып 2010 елдан бирле эшли. 2014 елда ул икенче мөддәткә сайланган иде. Бүген Башкортстанда Республика көне бәйрәм ителә.

Хәмитов пәнҗешәмбе үз вазифасыннан китүче өченче төбәк башлыгы булды. Моңа кадәр Байкал арты крае губернаторы Наталья Жданова, Курски өлкәсе җитәкчесе Александр Михайлов китүен белдергән иде.

Рөстәм Хәмитовның мөддәте тәмамланганчы ук вазифасыннан китүен "Ведомости" басмасы фаразлаган иде.

XS
SM
MD
LG