Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бу зәхмәт барыбызның да башыннан йөри"


Уфада яшәүче журналист Дилә Хәйретдинова пандемия вакытында кешеләр чирне ничек кабул итүе, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында фикерләре белән Азатлык укучылары белән уртаклаша.

Дөньялар кинәт үзгәрде, без уйламаганча, көтмәгәнчә, күз алдына да китерә алмаганча. Югыйсә, яңа 2020 елдан күңел белән ниндидер зур яхшылыклар өмет иттек. Кәбисә ел булуына карамастан, түгәрәк һәм парлы саннарга карап, бер дә сынаулар көтмәдек. Яңа ел кичендә күпләр шундыйрак хис-тойгылар кичергәндер.

31 декабрь көнне иртән кызыбызның битендә берничә кызыл тимгелләр күреп, балалар бакчасында су чәчәге таралуы искә төште. Беркем кушмый, таләп итми, үзебезгә-үзебез карантин игълан иттек. Беренче тапкыр Яңа ел бәйрәмнәрен әти-әни янына авылга кайтмый, туганнарга кунакка йөрешми, өйдә генә уздырдык. "Яңа елны ничек каршы аласың, елың шулай үтәчәк", диләр. Шулвакыт мондый уйларга бирелүем өчен "Ел буе карантинда утырмабыз әле", дип, үземне шелтәләп тә алган идем. Кызганычка, "Юраганың юш килә", дип әйтүләре дә дөрестер...

Башта ниндидер вирус, карантин дигәннәре бездән бик еракта тоелды

Башта ниндидер вирус, карантин дигәннәре бездән бик еракта тоелды. Уфадагы хезмәттәшләр арасында да бу хакта бик җитди әңгәмәләр корылмады. Сүз аралаш кына кайбер хәбәрләргә тукталдык. "Коронавирус сәбәпле, шәһәрләрне ябарга, кешеләрне өйләреннән чыгармаска мөмкиннәр..." дигән сүзләргә дә игътибар итмәдек.

Билгеләнгән концертлар гына кичектерелмәсен, билетлар сатылган бит, дигән фикер безне ныграк борчуга салды, диярсең. Тагын да ныграк май бәйрәмнәренә чит илгә ялга путевка алучылар хафаланды. Әле дә истә, билетлар сатылып бетүгә карамастан, тамаша залында азмы-күпме буш урыннар барлыкка килгән иде. "Бу тамашачылар карабодай ярмасы сатып алырга киткәннәр!" дип, шаяруга борырга тырыштык. Дөнья хәлләренең җитдилеген һаман аңларга теләмәдек.

Медиада хәбәрләр куерганнан-куерды, төрле кисәтүләр арта барды. Ә без Уфада көндәлек тормышыбызга үзгәрешләр кертми яшәвебезне дәвам иттек. 21 март көнне театрга премьерага чакырдылар. "250 кешегә кадәр рөхсәт бар", дип, һаман җәмәгать урыннарына йөрүдән туктарга ашыкмадык.

Дөнья хәлен белеп булмый, дип, битлекне кияргә булдым

Шулай да балалар бакчасында чикләүләр кертә башлагач, кызыбызны картәнисе янына авылга кайтарырга кирәк булыр дип уйлаштык. Сумкама да медицина битлеген салып чыга башладым. Әмма шәһәр урамнарында маска киеп йөрүчене очратмадым. Дөнья хәлен белеп булмый, дип, битлекне кияргә булдым. Иптәшкә автобуста тагын бер яшь кыз табылды. Тагын берничә көннән башкалар да күренгәли башлады. Әмма берсенең кулында кара резин перчаткалар күреп, үзем дә аптырап калдым: "Шулкадәр үк саклану чаралары кирәкме икән?" Акыл һәм күңел чынбарлыкны һаман да кабул итәргә теләмәде.

Март азагында үзебез белән шәһәрдән авылга йогышлы чир алып кайту куркынычы барлыгын аңласак та, безгә әле "таҗлы" вирус килеп җитмәгәндер, дип өметләнеп, авылга юл тоттык. Ә авыл үз тормышы белән соңгы сәгатьләрен яши иде әле. "Безгә тими ул. Птичий грипп, дип куркыттылар. Свиной грипп, диделәр..." "Өченче көн никахта булдык. Кичә – юбилейда"... дигәнрәк хәбәрләшүләр дәвам итте.

Күрше белән күрше бер бакча аша аралаша, адәм баласы адәм баласыннан курка башлады

Әмма бу сөйләшүләр тынып калды, шомлы бушлык урамнарны биләде. Күрше белән күрше бер бакча аша аралаша, адәм баласы адәм баласыннан курка башлады. Сирена тавышлары авыл урамнарыннан шәһәрдән каникулга кайтып тулган укучы балаларны гына түгел, кош-кортны да куып кертте. Хәтта этләрне, мәчеләрне дә келәтләргә ябып куйдылар. Әмма болар – әлеге чорда мәҗбүри чаралар, кирәкле чаралар.

Сүзем кешеләрнең бу чиргә карата һәм чирләп киткән кешеләргә мөнәсәбәте хакында иде. Ничектер капма-каршы фикер йөртәбез. Бер яктан вируска ышану юк, безне куркыталар гына дип кул селтәү бар, "изоляция" сүзе кермәгән чорда үзен саклаган кешеләргә сәерсенеп карау бар иде. "Юк чир ул!" дигән караш белән берәттән "фәлән кешегә Мәскәүдән кунаклар кайткан икән" дигән хәбәр җил тизлегендә тарала. Авылның WhahtsApp төркеме: "Нигә кайтаралар соң аларны, чир ташытып, өйләрендә ятсыннар?!" "Бу йортка якын килмәгез!" "Халыкны чирләтсәгез, 1 миллион сум штраф яисә өч елга ирегеңнән мәхрүм ителү каралган", "Шуларның туганнары авырый икән бит" дигәнрәк комментарләр белән тулды.

Карантин кагыйдәләрен үтәү кирәкле гамәл, әмма кешене мыскыл итү ни өчен кирәк?

Сөткә кергән күршесен: "Синекеләр Уфадан кайткан. Сыер саугач, сөтне капкагыз янында үзем калдырырмын", дип борып чыгарды берсе. Икенчесе: "Ялларга балаларың кайтмасын әле. Артистлар бит! Кая гына бармыйлар. Ни дисәң дә, кеше арасында йөриләр, безне чирләтеп китәрләр", ди. Өченчесе шифаханәдән кайткан авылдашлары турында: "Җылы як сулары белән генә дәваланып калмаганнардыр әле, чемодан тутырып вирус та алып кайтканнардыр", дип сөйләнә.

Карантин кагыйдәләрен үтәү дөрес, кирәкле гамәл, әмма кешене мыскыл итү, аңардан "изгой" ясау ни өчен кирәк? Бу зәхмәт һәр йортның ишеген кагу ихтималы турында оныттык.

Мәсәлән, безгә таныш су чәчәге – шулай ук вируслы авыру. Статистика мәгълүматларына карасак, йөз кешенең туксан бише аңа бирешә. Уфаның бер генә балалар бакчасында ветрянка уңаеннан декабрь аенда кертелгән карантин мартта да тәмамланмады. Коронавирусның да безнең күпләребезне урап үтмәве турында кисәтәләр. Илебез белән бу чирне тиз генә җиңүебез дә икеле. Хәтта табиблар да авырый башлады, алар да, кызганыч, бу чирне эләктерә ала. Моны Уфаның Республика клиник хастаханәсе мисалында күреп торабыз.

Нинди генә сынауларда да кеше булып кала алсак иде. Кешелеклелек, мәрхәмәтлелек сыйфатларын югалтмау мөһим. “Ул чирли, бу чирли икән”, дип төрле имеш-мимешләр тарату бик ямьсез гадәт.

Бу атнада җырчы Әнвәр Нургалиев әнисен җирләде. Авыр шартларда җирләде, барыбыз да курыккан хәлне ул үз башыннан кичерде. Газиз кешесе берничә ай хастаханәдә ятты. Үлеменең сәбәбе башка чир булган, әмма ул яткан хастаханәдә коронавирус табылган.

Пандемия вакытында кешене җирләүнең үз кырыс таләпләре бар. Зиратта бик аз кеше булырга тиеш, махсус киемнәрдән булу таләп ителә. Әнвәр авылдашларын, зиратта булган кешеләрне куркыныч астына куймыйм дип, зиратка кермәве өчен аны тәнкыйть утына тоттылар. Зиратка керсә, карантин вакытында чир таратып йөри, диярләр иде бит. Аннары бу – Әнвәр Нургалиевнең шәхси эше. Беребезнең дә кешенең гамәлләренә бәя бирергә хакы юк дип саныйм. Ничек әрнегәнен үзе генә беләдер.

Ник чирләгән кеше турында кеше үтерүче сыман сүз йөртергә?

Вирус ул бетми, иртәме-соңмы барыбыз да аны эләктереп чирләячәкбез. Вирус кайдан, ничек, кемнән эләктерелүен дә беребез дә белми, бик тиз тарала. Берсе дә аны чакыртып китерми. Ник чирләгән кеше турында кеше үтерүче сыман сүз йөртергә? Бездән бары тик ул кешегә шифа теләү, догада булу җитә. Бүгенге шартларда карантинны бозган яки гап-гади кагыйдәләрне үтәмәгән кешене генә утлы табада сикертеп була. Әмма ул очракта да кешенең аны бозуга катгый сәбәпләре булганны да онытмаска кирәк.

Үзебезне, якыннарыбызны, тирә-юньдәгеләрне саклыйк. Үзебез дә авырмыйк, башкаларны да чирләтмик. Таләп ителгән кагыйдәләрне үтәп, мөмкин кадәр бу афәт белән көрәштә үз өлешебезне кертә алсак иде.

Берничә көн эчендә, әйтерсең, ярты гомер узды. Бүген инде кичәгене сагыну хисе биләп алды. Туганнар белән бер табында утырган, рәхәтләнеп эшкә йөргән, балалар бакчалары, мәктәпләр шаулап торган чаклар, авыл бәйрәмнәре гөрләп узган мәйданнар сагындырды. Бик бәхетле булганбыз бит, кадерен генә белмәгәнбез. Күңелләрдә хәзер бары бер теләк: исән-сау булыйк!

Дилә Хәйретдинова
Уфа шәһәре

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG