Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тәнкыйтьне экстремизм дип санау — сәяси репрессия". Прокуратура ТИҮне тыймакчы


Хәтер көне, 2020 ел
Хәтер көне, 2020 ел

15 гыйнвар Татарстан прокуратурасының Татар иҗтимагый үзәген (ТИҮ) экстремистик оешма дип тануны һәм аны ябуны сорап Татарстан Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткәне билгеле булды. Прокуратура ТИҮне Хәтер көннәрендә уздырылган митингларда яңгыраган чыгышлар һәм 2017 елда татар телен яклап язган хатында белдерелгән фикере өчен экстремизмда гаепли. ТИҮ активистлары прокуратураның тәнкыйтьне экстремизмга санавын сәяси репрессия дип атады. Прокуратура документын кулга алгач алар Казанның Сәетгалиев урамындагы офисында журналистларны җыеп, үзләренә белдерелгән гаепләүләрне тикшерде.

ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев прокуратурадан килгән 11 битлек гаепләү документын кулына алып, аны прокуратураның яңа ел "бүләге" дип атады.

"Барыбыз да 2021 ел узган елга караганда әйбәтрәк булыр дип көтә идек, әмма бу ел ТИҮ өчен бик әшәке башланды. Татарстан прокуратурасы 2020 ел буена безне эзәрлекләде, штрафлар салды һәм 2021 елда инде "бүләк" ясап, безне экстремист оешма дип атап Югары мәхкәмәдән безне ябуны сорады" дип аңлатудан башлады ул.

Татарстан прокуратурасы Татар иҗтимагый үзәген тыймакчы
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:42 0:00

Зәкиев журналистлар белән сөйләшүне шушы документта язылганнарга нигезләп алып барды, ахырда сорауларга җавап бирде. Очрашу барышында аның сүзләренә ТИҮ активистларын мәхкәмә утырышларында яклаучы юрист Алексей Златкин да вакыт-вакыт хокукый ачыклаулар белән кушылып алды.

"Прокуратура татар телен яклау хатын экстремистик дип тапкан"

Фәрит Зәкиев Татарстан прокуратурасының үзләренә карата мондый кырыс мөгамәләсен берничек тә аңлый алмауларын әйтте.

"Безгә килгән прокуратура документының беренче дүрт битендә кануннар санап үтелгән. Аннан соң 2017 елның 16 гыйнварында ТИҮнең Татарстаннан сайланган Русия думасы, Татарстан дәүләт шурасы, Казан шәһәре думасы депутатларына һәм Татарстанның иҗтимагый оешмаларына атап язылган "Татар телен коткару" турында ачык хатына урын бирелгән.

Фәрит Зәкиев һәм Галишан Нуриәхмәт
Фәрит Зәкиев һәм Галишан Нуриәхмәт

Без бу хатта республикабызда дәүләт теле булган татар теленең авыр хәлдә булуын, Русиядә һәм Татарстанда ничә татар мәктәбенең ябылуын, 26 ел эчендә Татарстан парламентында бер генә утырышның да татар телендә уздырылмавын, Казан шәһәр думасында татарчага синхрон тәрҗемәнең алып атылуын белгерткән һәм Татарстан башкаласында бер генә тел — урыс теленең генә кулланылуын язган идек.

Һәм ахырдан массакүләм мәгълүмат чараларында, телевидение һәм социаль челтәрләрдә татар телен ничек коткару турында дикуссия уздыруны тәкъдим иткән идек. Покуратура нигәдер бу текстны экстремистик дип тапкан", дип Зәкиев аптравын белдерде.

"Русиядә бер патша диктатурасы урнашып килә"

ТИҮ активисты Галишан Нуриәхмәт әйтүенчә, Русиядә халыкара кануннар, конституция маддәләре үтәлми, илдә бер патшаның диктатурасы урнашып килә.

Галишан Нуриәхмәт
Галишан Нуриәхмәт

"Элек Совет берлеге дә, Русия дә бар илгә азатлык көрәше дип кычкыра иде. Хәзер исә моны үзгәрттеләр. Хәзер Мәскәү теләсә кайсы сүзне, теләсә кайсы тәнкыйтьне экстремист дип саный. Алар Конституциягә туры килмәгән кануннар кабул итәләр, безгә исә бу турыда берни дә әйтергә ярамый булып чыга.

2017 елда татар телен мәктәпләрдән куып чыгардылар. Татар милли мәгарифен, татар мәктәпләрен бетерделәр диярлек. Безнең Конституция маддәләренең үтәлешен таләп итүне прокуратура хәзер экстремистик дип бәяли башлады", диде Галишан Нуриәхмәт.

"Тәнкыйтьне экстремизм дип санау — сәяси репрессия"

Юрист Алексей Златкин Нуриәхмәтнең сүзен җөпләп, прокуратура дәүләтнең милли сәясәт өлкәсендә алып барган эшчәнлеген һәм хокук саклау органнарына карата тәнкыйтьне экстремизм дип саный, диде.

Алексей Златкин
Алексей Златкин
Мин моны сәяси репрессия дип бәялим

"Бу бернинди дә кысага сыймый, мин моны сәяси репрессия дип бәялим. Һәм бу тәнкыйтьне коммерцияле булмаган оешмалар ясый икән, димәк аларны ябырга кирәк дип саныйлар. Бу — абсурд", дип белдерде Златкин.

Фәрит Зәкиев прокуратура документында шулай ук 2019 елның 6 ноябрендә Татарстан Конституциясе көне уңаеннан уздырылган митингның да экстремистик эчтәлектә булуы турында язылганын әйтте.

"Имеш митингта Русия хакимият органнарын тәнкыйтьләп чыгышлар булган. Митингта Татарстан дәүләтчелеге өчен көрәшергә чакырылган, дип язылган. Мин Татарстан дәүләтчелеге өчен көрәшергә кирәк булуын моннан тагын бер кат кабатлыйм.

Татарстан республикасы Конституция нигезендә дәүләт булып санала. Димәк, бу дәүләтне ныгытырга, аны корырга кирәк. Мин тагын бер кат кабатлыйм, моның җаваплылыгыннан курыкмыйм. Прокуратура ни сәбәпледер бу митингны экстремистик дип бәяләгән. Аннан соң, бу митингны ТИҮ оештырмады. Аны бер шәхес оештырды. Моны да истә тотырга кирәк.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Документта тагын бер митинг телгә алына. 2020 елның 30 августында Татарстанның мөстәкыйллек көнендә уздырылган митинг өчен минем административ җавапка тартылуым әйтелә. Митингта алдан белгертелгән темадан тыш, шигарләр күтәрелгәне язылган. Әйтик, "Без үзебезнең дәүләтебезне кора башладык һәм без җиңәрбез иншаллаһ" дигән шигар күтәрелгән икән.

"Дәүләт сүзеннән куркырга кирәкми"

Әйе мин тагын бер кабатлыйм, 1990 елның 30 августында без үз дәүләтебезне төзи башладык һәм без җиңәрбез, Алла боерса. Мин бу сүзне экстремистик дип санамыйм. Ә нигә алай булырга тиеш әле ул? Безнең дәүләтебез бар икән, димәк без аны төзи башладык һәм киләчәктә дә дәвам итәрбез. Дәүләт һәм дәүләтчелек сүзләреннән куркырга кирәкми", дип белдерде ул.

Златкин, Зәкиев әйткән митингларга хокукый яктан ачыклык кертеп үтте.

"Игътибар итегез. Бу митинглар Казан шәһәр хакимияте белән килештерелгән иде. Митингларның максаты, тематикасы кануни иде. Берсе дә тыелмаган иде. Бу митингларда кемдер темадан тайпылган икән, беренчедән, моңа ТИҮ җаваплы санала алмый. Икенчедән, ничек әле бу экстремизм була ала?

Бу мититнгларның берсендә дә экстремизм була алмый. Чөнки Татар иҗтимагый үзәгенең максаты башка халыкларга каршы көрәшү түгел. Аларның максаты — милли үзбилгеләнүне булдыру, Татарстан һәм Русия Конституциясендә беркетелгән милли дәүләтчелекне яклау. Чөнки Татарстан — ул республика һәм ул милли үзенчәлеккә ия", дип белдерде юрист.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Златкин фикеренчә, прокуратураның ТИҮ оештырган яисә аның активистлары катнашкан митинглардагы чыгышларны экстремистик дип күрсәтергә тырышуы — төбәкләрдә хакимияткә каршы сүз әйткән үзәкләргә басым ясауның бер юлы булып тора.

"Хабаровски, Воронеж, Куштау, Шиестагы вакыйгаларны хәтерлисездер. Һәм хәзер хакимият төбәкләрдәге актив эшчәнлекләрне бастыра. Узган елгы Хәтер көнен, прокуратураның көчле басымына карамастан, без уздыра алдык. Үз көчебезне мәхкәмә аша күрсәтә алдык. Һәм прокуратура Хәтер көнендәге һәм башка митинглардагы чыгышларны экстремистик дип күрсәтеп, ТИҮнең эшчәнлеген туктатырга тели", диде адвокат.

"ТИҮне ябу — татар халкын ябуга тиң"

Фәрит Зәкиев сүзләренчә, прокуратура ТИҮгә каршы ачкан эшнең мәхкәмә утырышы вакыты әлегә билгеле түгел. Хәзер бу вакыйганы бар дөньяга тарату иң мөһим эш булып тора диде ул.

ТИҮне ябу — ул татар халкын ябу дигән сүз. Ә халыкны ябып куеп булмый

"1989 елдан бирле эшләп килүче бердәнбер татар иҗтимагый оешмасын ябарга маташалар. Бу бер ничек тә мөмкин түгел. Чөнки, ТИҮне ябу — ул татар халкын ябу дигән сүз. Ә халыкны ябып куеп булмый. Шулай да мәхкәмәдән ябырга дигән карар чыкса, безнең эшчәнлек барыбер туктамаячак, эшчәнлегебез дәвам итәчәк", диде ул.

Галишан Нуриәхмәт Зәкиев сүзенә кушылып, ТИҮнең дәүләт түгел, ә халык оештырган оешма булуын искәртте.

"Татар конгрессын ничек оештырганнарын бик яхшы беләсез. Аны кем оештырды, ул кемгә кирәк иде һәм аның уставын кем язды. Мин боларның барсын да беләм. Ә безнең оешманы халык оештырды. Аны шуңа күрә халыктан башка беркем дә ябарга тиеш түгел. Бөтен җәмәгать оешмаларын бетерделәр. Татарның мәгарифен, тарихын, телен бетерделәр. Инде хәзер бердәнбер җәмәгать оешмасын да бетерергә тырышалар", дип белдерде ул.

Матбугат очрашуында алга таба нишләргә кирәк дигән сорауга кызу бәхәсләр дә булып алды. Ашыгыч рәвештә ТИҮнең корылтаен уздыру кирәк дигән тәкъдимнәр дә яңгырады.

ТИҮ активисты Рәүф Ибраһимов мәхкәмә тискәре карар чыгарган очракта корылтай җыярга чакырды.

Рәүф Ибраһимов
Рәүф Ибраһимов

"Татар иҗтимагый үзәгенә кагылышлы проблемны халык җыелып хәл итергә тиеш. ТИҮне ябу карары белән генә проблемнар хәл ителмәячәк бит. Татар иҗтимагый үзәге күтәргән татарларга кагылышлы проблемнарны әйтәм. Әгәр бу проблемнар ТИҮдән башка хәл ителә икән, татар иҗтимагый үзәге кирәкми дә. Әгәр хәл ителми икән, бездән башка ул проблемнарны күтәрүче барыбер табылачак. Бүген бит әле татар үлмәгән, без булмасак, яшьләр үсеп килә. Нәрсә әйтергә телим, без күтәргән проблемнар Русия һәм Татарстан күләмендә хәл ителергә тиеш", диде Рәүф Ибраһимов.

ТИҮ активисты Рифкать Кормашев ТИҮ тирәсендәге хәлләрне ачыклап Татарстан президентына хат язарга тәкъдим итте.

Рифкать Кормашев
Рифкать Кормашев

Ахырда яңгыраган бу ике тәкъдимне очрашуга килгән башка активистлар да яклап чыкты.

Фәрит Зәкиев бер сәгатьтән артык барган очрашуны йомгаклап, ТИҮ алдында беренче чиратта шушы көннәрдә вакыты ачыкланачак мәхкәмә утырышында көрәш, 23 гыйнварда бу эшкә бәйле конференция уздыру һәм ТИҮ корылтаен оештыру көнен билгеләү максатлары торуын әйтте.

Активистлар, мәхкәмә тискәре карар чыгарса, корылтайны уздыру бигрәк тә кирәк булачак, халык якламаса, иҗтимагый үзәкне яклап калып булмаячак, дигән фикерне әйтте. Югары мәхкәмә ТИҮ өчен уңай карар да чыгарга мөмкин, алдан фаразлап булмый диючеләр дә булды.

* * *

Милли хәрәкәт соңгы дистә елда басым астында яшәде, 2020 елда ул басым бермә-бер көчәйде. Узган ел Хәтер көне чарасы алдыннан милли хәрәкәт вәкилләрен эзәрлекләү очраклары белән истә калды. Активистлар Наил Нәбиуллин, Фәрит Зәкиев, язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовага прокуратура кисәтү ясады. Хәтер көне дә кыл өстендә иде, аның узу-узмавы ахыргача билгеле булмады. 2019 елгы Хәтер көне өчен дә активистларга штрафлар салынды, мәҗбүри эш җәзасы бирелде.

2017 елда ТИҮнең Чаллы бүлеге экстремистик оешма дип танылды һәм аның эшчәнлеген Русиядә тыярга дигән карар чыгарылды.

Чаллы бүлегеннән аермалы буларак, Казандагы ТИҮ сивил, урталык оешмасы булып торды. Ул үз тирәсенә татарның зыялысын туплады. Татар иҗтимагый үзәгенең (ТИҮ) беренче корылтаен оештыручыларның берсе, милли хәрәкәт ветераны, галим Фәрит Солтанов Азатлыкка ТИҮне оештыру башында галимнәр, фән эшлеклеләре торды, дип сөйләгән иде. Соңгы вакыйгаларга караганда, татарның шушы зыялы юлдан баруы да хәзер экстремизм дип санала ала.

XS
SM
MD
LG