Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Блогларымда мөслимәләрне дөньяга ачык булырга өйрәтәм"


Азиза Ракитская кызы Сафия белән
Азиза Ракитская кызы Сафия белән

Instagram-да күбрәк сәяхәтләр, хәләл туризм турында блог алып баручы Азиза Ракитская (Aziza Travel) мөслимәләр дөньяга ачык булырга тиеш дип саный. Ул Азатлыкка үз блогының кайбер нечкәлекләре турында сөйләде.

Бу көннәрдә "Русия – Ислам дөньясы: KazanSummit" Халыкара икътисади форумы кысаларында "Заманча мәгълүмати кырда мөслимәләр авазы" дигән очрашу узды. Күпләр мөслимәләрне күбрәк өйдә бала тәрбияләп, ашарга пешереп ятучы хуҗабикә итеп кенә күзалласа, бу чарада катнашкан Русия мөслимә блогерлары Азиза Ракитская, (Aziza Travel), Айдан Мамедова, Һава Шәйдуллина, Елена Кофонова, Гүзәл Сафиуллина моның киресен исбатларга тырышты. Азатлык Төркиянең Анталия шәһәрендә кечкенә кызы белән яшәүче һәм, үзе әйтүенчә, 43 илдә булып инде биш ел интернетта сәфәрләр һәм мөселманнар турында блог алып баручы Азиза (Aziza Travel) белән сөйләште.

Kazansummit кысаларындагы утырыш. Азиза Ракитская уртада.
Kazansummit кысаларындагы утырыш. Азиза Ракитская уртада.

Азиза, Хәләл саммит кысаларында узучы бу очрашуда нинди дә булса кызыклы фикерләр ишеттегезме?

— Әйе, Һава Шәйдуллина мөселманнар арасындагы һейт турында сөйләде. Төп һейт, ягъни негатив нәкъ менә мөселман булмаганнардан түгел, ә кардәшләрнең үзеннән килә. Ягъни мөселманнар мөселманнары тәнкыйтьли булып чыга. Бер карасаң, без бердәм булырга тиеш кебек, әмма чынлыкта динилек һәм рухият дәрәҗәсе тигез түгел.

Үзебезнең дә яңа карашлы, заманча фикерләүче, идеяләре ташып торучыга һәм кирәкле контент булдыручыга әверелүебез зарур

Айдан Мамедова мөселманнарның үсешкә, лидерлыкка омтылу стимуллары турында сүз алып барды. Монда шул ук YouTube яки башка челтәрләрдә лидер булу турында сүз бара. Балаларыбыз алга киткән мөселман проектларында тәрбияләнергә тиеш. Аларны булдыру өчен үзебезнең дә яңа карашлы, заманча фикерләүче, идеяләре ташып торучыга һәм кирәкле контент булдыручыга әверелүебез зарур. Шулай итеп балаларыбыз да әлеге контентны сеңдереп үсәчәк. Очрашуда миңа иң ошаган фикер менә шул булды.

Гомумән, әлеге саммит бик файлы узды. Мин элекке елларда да анда катнашкан идем.

Сезне мондый чараларга кем чакыра. Ялгышмасам, сез бик күп төрле чараларда катнашасыз?

— Күбрәк Instagram-да сәфәрләр турында блог алып бара башлагач таный башладылар. Аңа кадәр эшмәкәрлек белән дә шөгыльләндем. Узган елда Татарстанның 100 еллыгынана багышланган "100 процентлы Татарстан" дигән форум булды. Һәм мине, сәяхәтләр турында язучы блогер буларак, "Туризм көнен" алып барырга чакырдылар. Миңа бу бик ошады. Шуннан соң телевидениедә алып баруга өйрәнү өчен укырга кердем.

Элеке елларда Казан саммитта Хәләл туризмга багышланган утырышта спикер булдым.

Мине шул блоглардан беләләр инде. Блогны Instagram-да 2016 елдан бирле алып барам. Башта бары сәфәрләр турында гына яздым, чөнки дөньяның 43 илендә булып, шуны яктырттым. Шуңа блогымны мөселманнар гына түгел, ә төрле катлау кешеләре укый иде. Аннары күбрәк дингә кереп киттем һәм мөслимәләр белән аралашуым артты. Шулай да минем блогны мөселманнар гына укый дип әйтү дөрес булмас иде, әмма аудиториянең күпчелеген алар тәшкил итә.

Мөселманнар арасында төрле кешеләр бар. Аларның кайберләре мөслимәләрнең активлыгын хуплап та бетерми, хәтта тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Мөслимә буларак, блог алып бару кыен түгелме, чикләнгән темалар бармы?

— Кайвакыт мөслимәләргә бу ярамый, теге ярамый диючеләр очрап куя. Блогны башлаганда бу аеруча сизелде, әмма мин хатын-кыз сәфәрга чыга, блоглар алып бара, белемен арттыра ала дип саныйм һәм минем контентларым да нигездә шул хакта. Бу эшләр кызларны рухландыра.

Блогым акчасы санаулы булган сәфәр кылучыларга нигезләнгән иде. Соңрак мин бу сәфәрләр темасыннан чигендәм, чөнки пандемия сәбәпле читкә чыгучылар саны кимеде. Үзем дә инде Төркиянең Анталия шәһәрендә төпләнергә булдым.

Хәзер инде блогымда тәнкыйть язучылар бик аз. Андый негатив кешеләр белән тиз хушлашам, чөнки алар агрессив җавап бирүне көтә. Ә минем аңа теләгем дә, вакытым да юк.

Instagram-да ничә язылучыгыз бар?

— 60 меңгә якын. Хәзер Төркиядә яшәүче урыс телле кешеләр өчен дә, төрекләргә дә блоглар булдырырга уйлым.

Ә татарча?

— Миңа чиста татарча блог алып бару авыр булачак. Әмма хәзерге блогымны укучылар арасында татар телле һәм төрки теллеләр бик күп. Узган ел Мәскәүдә оештырылган "Хәрәкәт" бәйгесендә "Мин иң яхшы татар блогеры" бүләгенә ия булдым. Чөнки, кайсы гына илдә булсам да, татарларны табарга, алар турында сөйләргә тырышам. Австралиядә, Бакуда татар мәхәлләләре вәкилләре белән очраштым. Миңа татар мәдәниятен күрсәтү, тәкъдим итү ошый.

Instagram-нан керем киләме?

— Рекламлардан килә. Блогтан акча керми. Киемнәр кибете, хәләл иңвестицияләр һәм башкаларны рекламалыйм. Миңа мөрәҗәгатьләр бик күп. Бөтен керемем шуннан. Болай санаганда реклам өчен 60 мең язылучы күп түгел кебек, әмма аларның күпчелеге мөселманнар булу сәбәпле, мөселман әйберләрен сатучыларга минем аркылы реклам бирү отышлы.

Мөселманнарны нинди темалар аеруча кызыксындыра?

Ә мин барам да, намаз уку бүлмәләре, хәләл бургер, хот-дог сата торган урыннарны күрсәтеп узам

— Хәләл туризм. Бу өлкәдә башка блогерлар юк. Русиядә бу тармакны мин генә яктыртам. Мин һәрбер сәяхәтне хәләлгә әйләндерү турында сөйлим. Мисал өчен кайбер мөселманнар "Америкага бармыйм, чөнки анда хәләл юк" диләр, ә мин барам да, намаз уку бүлмәләре, хәләл бургер, хот-дог сата торган урыннарны күрсәтеп узам.

Мөслимә булганга гына хатын-кыз өйдә утырырга тиеш түгел. Дөнья ачык. Әлбәттә кайбер илләрдә хәләл табу бик авыр. Мисал өчен, шул ук Вьетнамда.

Кайсы илдә хәләл туризм үсеш алган?

— Төркиядә хәләл туризм өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Малайзиядә дә барысы да җайланган, әмма минем теләгем – дөньяның һәркем өчен ачык булуын күрсәтү. Минем өчен сәяхәт – ял итүгә караганда, күбрәк мәгърифәт тарату. Үзем дә даими белемемне арттырам, ниндидер курсларга йөрим, укыйм. Сәяхәт ул – чит мәдәният белән якынрак танышу. Әгәр мин хәләл илләргә генә сәяхәт итәм дип әйтәм икән, димәк бу үзеңне ниндидер кысаларга кертү, читлектә тоту. Миңа, киресенчә, мөселманнар булмаган илләрдә ничек яшәүләре, нәрсәгә ышанулары кызык. Көньяк-Көнчыгыш илләрдә нинди дин тотулары кызыксыну уятты. Шуларның барысын да блогта биреп барам.

Сез Төркиядә бассейнга мөслимәләрнең коену киеме белән кертмәүләре турында сөйләгән идегез. Блогта язгач, бу күпләрдә кызыксыну уятты.

— Андый гына хәлләр була инде. Шуңа сәфәрләрнең төрле якларын уйларга, оештырырга һәм әзерләнергә кирәк. Блогларда шуларны сөйлим.

Анталиядә, Instagram алып барудан тыш, тагын нәрсәләр белән шөгыльләнәсез?

— Мөслимәләр белән очрашулар уздырам. Бу очрашуга күбрәк татар һәм чечен кызлары килә. Менә Казанга кайткач та мөслимәләр белән очраштым. Быел ул кафеда үтте, былтыр пикник оештырган идек.

Нигә Русиядә калырга уйламадыгыз?

— Казанда туып-үссәм дә, соңгы 10 елны Мәскәүдә яшәдем. Аннары инде Төркиягә күчәргә булдык. Мин җылы һава яратам. Төркиядә мөселманнарга дини яктан җиңелрәк. Минем яулыктан булуыма да беркем дә игътибар итми, хәләл туклану проблемы да юк, балаларны бик яраталар. Төркиядән Татарстанга кайтып килү дә җайлы гына. Төркиядә бәяләр арзан, документлар эшләтү җиңел. Мәскәүдә мине берни тотмый.

"Русия – Ислам дөньясы: KazanSummit"

"Русия – Ислам дөньясы: KazanSummit" Русия белән ислам илләре арасында икътисади мөнәсәбәтләрне көйләүче мәйдан дип санала. Беренче саммит 2009 елда узды. 2019 елда үткән җыенда 72 илдән һәм Русиянең 38 төбәгеннән 3 мең ярым кеше катнашты. 2021 елгы "KazanSummit"ның төп темасы – Хәләл лайфстайл, ягъни хәләл яшәү рәвеше иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG