Accessibility links

Нигә татар бәхетен читтә эзләргә мәҗбүр. Камал театры "Ирдәүкә. Мөһаҗирләр" тамашасын күрсәтте


Тамашадан күренеш
Тамашадан күренеш

21 май Камал театрында Мәхмүт Галәүнең "Болганчык еллар" һәм "Мөһаҗирләр" әсәрләре нигезендә куелган спектакль премьерасы булды. "Ирдәүкә. Мөһаҗирләр" дип аталган тамаша беренче өлеше генә, икенче өлеше быел ноябрьдә сәхнәгә чыга. Азатлык хәбәрчесе тамашада булып, белгечләр фикерен дә белеште.

Премьера датасы очраклы гына сайланмаган: 21 май Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Спектакль алдыннан сәхнәгә чыгып ул залда утырган әнисе Наилә Гәрәевага чәчәкләр тапшырды.

— Юбилей кичәсенең форматы шундый булачак. Яңа әсәрнең сәхнәгә чыгуы театр өчен дә, тамашачылар өчен дә, миңа да зур бүләк, - диде Бикчәнтәев. Шул ук көнне спектакльгә кадәр театр фойесында "Режиссер Фәрит Бикчәнтәев" китабын тәкъдим итү дә булды.

"Бәхет юк, бәхетсезлек кенә бар"

Спектакль төп герой Сафаның мөһаҗирлектән кайтып төшүеннән башланып китә. Ул авылдашы Газиз агага хатыны Саҗидәнең хәлифә туфрагында гүр иясе булуын әйтә. Шул әңгәмәдә үк дөнья гизеп кайткан төп герой белән гади авыл ире арасында әсәрнең буеннан буена сузылачак төп тема калкып чыга: "Нәрсә соң ул бәхет?" соравына җавап эзлиләр. Үзе әйтүенчә, бәхетсезлектән качып киткән Сафа әле дә аның нәрсә икәнен белми.

— Ахмак, белмәгән әйберне ничек эзлисең? – ди, авылда юләрләр рәтендә йөрүче Газиз ага.
— Мин хәзер бәхетсезлекнең нәрсә икәнен беләм. Бәхет юк, бәхетсезлек бар, – ди Сафа.
— Кемгәдер тәхет — бәхет, кемгәдер ләхет — бәхет, – дип җавап бирә Газиз ага.

Шушы әңгәмәдән соң, Сафаның үткәннәренә кире кайтып, мөһаҗирлеккә кадәр булган вакыйгаларны тасвирлау башлана.

Менә ул биш еллык солдат хезмәтеннән кайтып төшә, егетләр белән кызлар күзли, алты кызы булган Йосыфтан төпчеге Саҗидәне яучылый. Әтисе каршы килгәч, үзе барып сорап кайта. Аның ризалыгыннан башка гына Саҗидә үзе Сафа өенә килә. Ахыр чиктә никах укыталар, әмма балалары булмый. Ул арада корылык килә, ачлык башлана. Халык ач, әмма "патшаның корылык килүдә эше юк, салымнарны барыбер түлисе". Кешеләрнең өен тентү, иске самавыр, чүпрәк-чапракларына кадәр җыеп алу башлана. Салым җыючының бер чеметем ипи белән алдап ялгыз авыл хатынын көчләве, аның баласы белән суга батып үлүе сурәтләнә. Ул арада Саҗидә ирен икенче хатын алырга күндерә, үзе яучы булып Хәтирәгә бара. Моңарчы бакча сөргәндә суканы алдан ялгызы тарткан хатын янына иптәш була – алар тормыш тәртәсенә икәүләп тагылалар. Вакыйгалар арасында, "нәрсә ул бәхет?" дигән сорауга җавап эзләү дәвам итә: "Мәхәббәт ул бәхетме? Юк, мәхәббәт – ул мәхәббәт, ә бәхет нәрсә?"

Шушы рухтагы әңгәмәләр үзләре үк спектакльне берничә өлешкә бүлә. Шулай Сафаның тормыш юлы аша, иске татар авылы яшәеше, милли гореф-гадәтләр, 1890 елгы корылык сәбәпле килгән ачлык, социаль тигезсезлек, күпхатынлылык һәм башка темалар ачыла.

Мөһаҗирлек — гомумкешелек проблем

Спектакльнең режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Азатлыкка Мәхмүт Галәүнең бу романын "татар тормышы энциклопедиясе" дип атады һәм татар яшәгән вакытта бу әсәрдәге вакыйгалар, фаҗигаләр актуаль булачак дип белдерде.

Фәрит Бикчәнтәев
Фәрит Бикчәнтәев

— Бу — милләтебез тормышындагы иң бөек роман — татар тормышы энциклопедиясе. Татар җирдә яшәгән вакытта, бу әсәр, андагы вакыйгалар, андагы фаҗигаләр дә гел актуаль булачак. Мондагы һәрбер күренешнең нигезендә фаҗига ята. Халкыбызның фаҗигале, авыр тормышы. Без спектакльдә "бәхет" дигән сүзне еш кулланабыз. Безнең халык өчен, аерым кеше өчен, кайда ул бәхет? Нәрсәдә? Кайсы илдә? Бармы ул бәхет бирерлек ил? Нишләп соң без бәхетне кайдадыр читтә эзләргә мәҗбүр булабыз? Нишләп безнең милләтнең кайбер вәкилләренә үз туфрагында бәхетле булу язмаган? Менә шундый сораулар куябыз. Җавап бирмибез, бары сораулар куябыз, — ди Фәрит Бикчәнтәев.

Ул спектакльнең бик масштаблы булуы һәм күп көч таләп иткәнен дә әйтте.

— Бу әсәрнең инсценировкасын әзерләү бик кыен, зур эш булды. Аны Илгиз Зәйниев белән Илтөзәр Мөхәммәтгалиев әзерләделәр. Икенчедән, биредә бар труппа, бар артист катнаша. Шушы әсәргә яшь композитор Елена Шипова тарафыннан махсус гаҗәеп музыка язылды. Мин беренче тапкыр Нурбәк Батулла хореографиясе белән эшләдем. Шуңа әсәрне сәхнәдә күрсәткәнче һәр адымда ниндидер ачыш булды. Шушы исемнәрдән дә, катнашучыларның күплегеннән дә бу спектакльнең ни дәрәҗәдә масштаблы булуын аңларга мөмкин, — ди Бикчәнтәев.

Читкә китү сәбәпләре, хәзер мөһаҗирлек темасының бигрәк тә актуаль булуы, татарларның да күпләп читкә китүе турында сөйләшкәндә, ул моны гомумкешелек проблем дип атый.

Читкә китү сәбәпләре төрле: кемдер җиңеллек эзли, кемдер куркып китә, кемдер гаделлек эзли

— Читкә китү сәбәпләре төрле: кемдер җиңеллек эзли, кемдер куркып китә. Ә кемдер гаделлек эзләү юлында. Бу — безнең халыкка гына хас тема түгел, бу — гомумкешелек проблем. Чөнки җәмгыять гел гадел була алмый, һәр җәмгыятьтә ниндидер җитешсезлек бар. Шуңа халыклар һаман нидер эзләнә. Ул элек электән килә, гасырлар буе шундый хәл бара. Бөек халык күчеше дигән сүз дә бар бит, — ди Фәрит әфәнде.

"Ватанын ташлап читкә китәргә мәҗбүр булучыларны шәхсән үзегез ничек бәялисез", дигән сорауга җавап бирмәячәген әйтә.

— Без бәя бирмибез, җавап та бирмибез, сорау гына куябыз. Театрның вазифасы шул — сораулар кую. Үземнең шәхси карашымны да әйтә алмыйм, чөнки мин ул хакта спектакль куям — бу аны аңлауга бер юнәлеш булырга мөмкин, ә алай эшләргә ярамый, — ди Бикчәнтәев.

"Татар гомер буе ике ут арасында яши"

Тәнәфестә театр белгече, тәнкыйтьче Нияз Игъламов фикерен сораштык. Ул Азатлыкка әйтүенчә, татар халкы гел ике ут арасында яши. Мөһаҗирлек темасы да бу илдә һәрвакыт актуаль булган һәм булачак.

Нияз Игъламов
Нияз Игъламов

— Мөһаҗирлек темасы Русия мөселманнары өчен яки башка халыклар өчен гел актуаль. Гомер буе шулай булган һәм булачак. Үз ватаныбызда бәхетле булырга мөмкинме, юкмы? Татар кешесе ни өчен үз җиреннән күченеп китү турында карар кабул иткән? Бәхет эзләгән. Беркемнән дә оялмыйча татар булырга теләгән.

Төркия "татарлары" дип атаучылар бүген бит инде татарлар түгел

Спектакльнең беренче өлешендә әле аңлашылып җитми, әмма икенче өлешендә ачлык башлана, фаҗигаләр китә, халык күтәрелеше була, казаклар килә. "Без монда бәхетле була алмыйбыз, монда беркемгә дә кирәк түгелбез, әйдә солтан җиренә барып кайтыйк", диләр. Ул хакта Тукай бик яхшы язып калдырган: "Анда безгә мондагыдан эш кыен", дип. Солтан җиренә чыгып киткән һәм әлегәчә анда яшәүче милләттәшләребез үзләрен Төркия "татарлары" дип атаучылар бүген бит инде татарлар түгел. Аларның хәтта ашаган ризыклары да татарныкы түгел, алар аны әзерли дә белми. Татарча китаплар күрсәткән булалар, тик шуларны укый да белмиләр. Бәхетле булганмы соң алар китеп? Ә монда калган, репрессияләргә эләккән татарлар бәхетле булганмы? Без гомер буе ике ут арасында. Бәхетнең кайсы якта икәнен мин генә әйтә алсам, аны безнең халык гомер буе эзләмәс тә иде, — диде Игъламов.

— Ни генә булса да, ничек кенә авыр булмасын, мин беркая да китмәячәкмен. Бу хакта бик озак уйладым, гел шул бер фикергә килдем. Ә башкаларны хөкем итәргә, аларның китүенә бәя бирергә хакым юк. Һәр кеше үз халәтеннән чыгып адым ясый. Гомер буе корган тормышыңны ташлап башка илгә китү ул бик шомлы, җитди адым. Шуңа күрә мин аларны хурламыйм да, хупламыйм да. Бүгенге вакыйгаларны бәяләр өчен дә ниндидер дистанция кирәк — вакыт күрсәтер әле, — ди Нияз Игъламов.

Хәзер чит илгә күченү — аңлы мөһаҗирлек

Камал театры репертуарындагы "Сәфәр" тамашасы авторы, журналист Альберт Шакиров спектакльдә барган вакыйгалардан чыгып, тарихның күпмедер дәрәҗәдә кабатлануына игътибар иткән.

Альберт Шакиров
Альберт Шакиров

— Бу спектакльдә тарихи чорларның кисешүе ачык күзәтелә. Бүгенге вазгыятькә туры килсен дип куйган әйбер түгел, билгеле, тик барыбер уртак якларын күрергә була. Нәкъ менә мөһаҗирлекне аерып караганда, ул вакытта халыкның читкә китүе белән хәзерге күченүләрне чагыштырып булмас иде. Ул чорда барыбер чарасызлык күбрәк, кая барып егылырга, бу хәлдән ничек чыгарга белми аптыраган вакытлар. Хәзергесен мин күбрәк "аңлы мөһаҗирлек" дип атар идем. Нәрсәгәдер риза булмаганга, нидер җитешмәгәнгә китәләр. Бүгенге чарасызлык, ул мондагы кебек ачлыкка килеп терәлгән әйбер түгел әле. Алай да, бүген күчеп китүчеләргә тискәре карыйм дип әйтә алмыйм. Әгәр кеше бәхетен читтән эзләп карарга булган икән, аның тәкъдире шундыйдыр. Эзли икән, бәлки, ул аны табар дигән өмет бар. Азагы нәрсә булып бетәр — билгесез. Аның мөһаҗирлектән кайтып килүе, бәхетен тапмадым диюе дә нокта түгел бит әле. Ул бәхетен кайткач та табарга мөмкин. Шуңа күрә ахыргы өлешен карап бетерү кызык", — ди Шакиров.

Ул бу спектакльне Камал театрының гына түгел, бөтен татар театрының зур яңалыгы һәм алга китеше дип бәяли.

Камал театры репертуарында бу кадәр күп катлы әсәр күргән юк иде

— Камал театры репертуарында бу кадәр күп катлы әсәр күргән юк иде. Берничә катламның берьюлы кисешеп баруы, ягъни параллель сюжетларның күплеге, аларның үзара үрелүе, бер сәхнә белән генә яшәмәүләре һәм боларның барысы да бер урында күрсәтелүе кызык. Күчешләре кызык эшләнгән. Якыннан төшергән кадрлар гына җитми, барлык кисешүләре һәм талгынлыгы белән ул нәфис фильм кебек карала. Бу үзе бер нәфис фильм дәрәҗәсенә барып җиткән спектакль булган. Камал теары өчен генә түгел, татар театры өчен зур яңалык дип саныйм, — ди Альберт Шакиров.

"Күпхатынлылык темасы күтәрелүе ошады"

Язучы Рабит Батулла романдагы вакыйгалар белән сәхнәгә куелганнарын чагыштырмаска киңәш итә, чөнки сәхнә әсәрдәге вакыйгаларны тарайта. Тик үз жанрында ул бу спектакльне югары дәрәҗәдә дип бәяләде.

Рабит Батулла
Рабит Батулла

— Әлегә спектакль бар тирәнлеге белән мөһаҗирлеккә кереп китмәде. Әйе, ул аннан кайткан, әмма бу тема тулаем икенче бүлектә ачылачак. Ә монда икехатынлылыкка игътибар итегез. Бу тема бик ошады миңа. Гөлчәчәк Галиева да шушы турыда роман язып чыккан иде. Биредә дә, көнчелеген җиңеп, татар хатыны үз иренә икенче хатын димләргә бара. Ике хатынның шулай бер тәртәгә кереп тормыш тартуы, бер-берсенә терәк булып, көнләшмичә дус яшәве татарга гына хас күренеш. Бу ныклы гаилә булачак һәм алар таза балалар тәрбияләячәк. Юк, беренче хатыны Саҗидәне ябышып чыгуда гаепләргә ярамый. Алар никахсыз бала тапмас өчен, әти-әнисен күндерү өчен шушы адымга баралар. Барыбер беренче төннәренә кадәр никах укыталар. Моны хәзерге ябышып чыгулар белән чагыштырырга да ярамый. Хәзер никахсыз бала табалар, аны мактанып сөйлиләр. Җитмәсә, бүген хөкүмәт тә, мин сиңа акча түлим, уйнаштан бала тап, ди. Уйнаштан табылган балаларга айлык түләүләр бара. Хөкүмәт әхлаксызлыкка өнди. Ә бу спектакль шуның киресе — әхлаклылыкка өнди. Мин үзем өчен менә шушы ягын искәрдем, — ди Рабит Батулла.

Мәхмүт Галәү. Мөһаҗирләр
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:09:00 0:00
йөкләү

Белешмә: Мәхмүт Галәү

Мәхмүт Галәү – 1886 елның 8 ноябрендә Арча районы Ташкичү авылында дөньяга килә. Туган авылында башлангыч мәктәпне, Казанда мәдрәсәне тәмамлагач, Әстерханга юл тота һәм мәктәпләрнең берсендә укыта башлый. Шул вакытта ук газетларга мәкаләләр яза.

Яшерен оешмалар белән элемтәдә тора дип, "Туп" сатирик журналын оештыруда да катнашуы өчен Әстерхан охранкасы аны эзәрлекли башлый. Галәү Оренбурга күчеп китә. Шунда "Канлы тамгалар" дип аталган дүрт китаптан торачак роман-эпопея язуга керешә.

"Болганчык еллар" исемле беренче китапта 1891 елдагы ачлык фаҗигасе, "Мөһаҗирләр" исемле икенче китапта – 1897 елдагы җанисәп һәм шуңа бәйле рәвештә авыл халкының баш күтәрүе, соңыннан Төркиягә күчеп китүе, "Кабылсай" исемле өченче китапта – рус-япон сугышы чоры сурәтләнә. "Өермәләр" дигән дүртенче китапта давыллы вакыйгаларны сурәтләү күздә тотыла.

Репрессияләр вакытында кулга алынгач, язучының бар кулъязмалары юк ителә, үзен 1938 елның ноябрендә атып үтерәләр. "Болганчык еллар" һәм "Мөһаҗирләр" романнары 1931-1933 елларда урыс теленә тәрҗемә ителеп басыла.

1957 елда нахакка хөкем ителгән репрессия корбаннарын аклау вакытында Мәхмүт Галәү гаепсез үтерелгән корбаннарның берсе дип табыла.

1960нчы елларда аның "Болганчык еллар" һәм "Мөһаҗирләр" романнары урысчадан кире татарчага тәрҗемә ителеп дөнья күрә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG