Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лилия Чанышева ярлыкау сорап Русия президентына мөрәҗәгать иткән


Лилия Чанышева
Лилия Чанышева

9 апрельдә Уфада Башкортстан Югары мәхкәмәсе Чанышеваның җәза мөддәтен озайтып,  9,5 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарган иде.

Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе, активист Лилия Чанышева Русия президенты Владимир Путинга ярлыкау сорап үтенеч язуы язган. Бу хакта бүген, 13 майда RT дәүләт басмасы хәбәр итте.

"Үзенең үтенечендә (аның күчерелмәсен RTга Чанышева даирәсендәге чыганаклар бирде) ул 2021 ел башыннан бирле бернинди сәяси активлык күрсәтмәвен, шулай ук 400 мең сум штрафны тулысынча түләвен искәртә", дип яза басма.

RT искәртүенчә, активистның әти-әнисе - Айрат һәм Татьяна Чанышевалар да "дәүләт башлыгы исеменә шундый ук үтенеч язулары" тапшырмакчы була.

"Безнең кызыбызга һәм аның иренә мәрхәмәт күрсәтегез, алар балалар турында хыяллана. Безгә 70шәр яшь, җитди хроник авыруларыбыз бар, оныкларыбызны күрергә мөмкинлек бирегез", дигән бу хатта Айрат Чанышев.

"Idel.Реалии" чыганаклары да Чанышеваның бу елның 19 апрелендә шундый мөрәҗәгать язуын һәм аны Русия президенты исеменә җибәрүен раслый. Азатлык Радиосы үтенеч язуы белән таныша алды.

Лилия Чанышева үзенең үтенечендә "2021 елның декабрендә экстремист дип табылган оешмада 2021 елның апреленнән үзе теләп эшләүдән туктавын" әйткән. Моны Уфаның Киров районы мәхкәмәсенең былтыр 14 апрельдә чыгарган карары да раслый дигән.

Активист Башкортстанда "хокук яклау һәм иҗтимагый-сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнүен", аерым алганда Куштауны яклавын, Уфаның Руставели урамында җәнҗаллы йорт төзелешенә каршы чыгучыларның хокукларын яклавын, Башкортстан Дәүләт җыенында бюджет белән бәйле җәмәгать тыңлауларында чыгыш ясавын әйткән. Шулай ук дәүләткә сатып алулар белән бәйле канун бозуларны ачыклавын да искәрткән.

Чанышева әти-әниләренең өлкән яшьтә булуын, аларның хроник чирләре барлыгын яза. Ул өч ел да алты ай буе төрмәдә утыруын, 400 мең сум штраф түләвен дә искәрткән һәм алга таба да җәза мөддәтен үтәүдән азат итүне сораган.

  • Лилия Чанышева 2023 елның 14 июнендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе тарафыннан 7,5 елга колониягә хөкем ителде.
  • Аны "вазифасыннан файдаланып экстремист оешма оештыру"да (Русия Җинаять кодексының 282.1нче маддәсе, 3нче өлеше), "экстремист эшчәнлекне тормышка ашырырга чакыру"да (Җинаять кодексының 280нче маддәсе, 1нче өлеше), "ватандашларның шәхесенә һәм хокукларына кул сузучы сәүдәгә корылмаган оешма гамәлләрен пропагандалау"да (239нчы маддә, 3нче өлеше) гаепле дип таптылар.
  • Баш прокуратура Лилия Чанышевага карата чыгарылган хөкем карарын "йомшак" дип санады. Былтыр ноябрьдә Русия баш прокуроры урынбасары Игорь Ткачев Лилия Чанышева эше белән бәйле шикаятьне яңадан карауны сорады. Ул Уфаның Киров районы мәхкәмәсенә кассация гаризасы тапшырды.
  • 4 мартта Самардагы алтынчы кассация мәкхәмәсе Русия баш прокуратурасы таләбен канәгатьләндереп, Навальныйның Уфадагы элекке координаторы Лилия Чанышева һәм активист Рөстәм Мөлеков эшен кире карау өчен Башкортстан Югары мәхкәмәсенә җибәрү турында карар кабул итте.
  • 9 апрельдә Уфада Башкортстан Югары мәхкәмәсе аның җәза мөддәтен озайтып, 9,5 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG