Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баш прокурор урынбасары Лилия Чанышева эше белән бәйле шикаятьне яңадан карауны сорый


Лилия Чанышева
Лилия Чанышева

Прокурор фикеренчә, хөкем карарын йомшартучы хәлләр дип китерелгән дәлилләр "шулкадәр йомшак җәза бирү өчен җитәрлек дип табыла алмый". "Ягъни гаепләү мәхкәмә карарын - 7,5 елга иректән мәхрүм итүне артык йомшак дип саный. Җинаять эшен карау 2024 елның февраленә билгеләнергә мөмкин.

Русия баш прокуроры урынбасары Игорь Ткачев Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышева эше белән бәйле шикаятьне яңадан карауны сораган. Уфаның Киров районы мәхкәмәсенә ул имзалаган кассация гаризасы кергән. Бу хакта адвокат Рамил Гыйззәтуллин җиткерде, дип яза "Аспекты".

"Ул 6нчы кассация мәхкәмәсеннән җинаять эшен яңа апелляция каравына җибәрүне, тик мәхкәмә составының башка булуын сорый", дигән адвокат.

Прокурор фикеренчә, хөкем карарын йомшартучы хәлләр дип китерелгән дәлилләр "шул кадәр йомшак җәза бирү өчен җитәрлек дип табыла алмый", чөнки аларга карап кына Чанышева гамәлләренең җәмгыятькә тудырган куркынычы кимеми. "Ягъни гаепләү мәхкәмә карарын - 7,5 елга иректән мәхрүм итүне артык йомшак дип саный", ди Рамил Гыйззәтуллин

Адвокат сүзләренчә, әгәр мәхкәмәдә прокурорның нәтиҗәләре белән килешсәләр, җинаять эшен карау 2024 елның февраленә билгеләнергә мөмкин.

Ире Алмаз Гатин сүзләренчә, Лилия Чанышева хәзерге вакытта Пермьнең 5нче тикшерү изоляторында тотыла һәм анда 10 тәүлек калырга мөмкин.

  • 14 июньдә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышеваны 7,5 елга колониягә хөкем итте.
  • Аны "вазифасыннан файдаланып экстремист оешма оештыру"да (Русия Җинаять кодексының 282.1 маддәсе, 3 өлеше), "экстремист эшчәнлекне тормышка ашырырга чакыру"да (Җинаять кодексының 280 маддәсе, 1 өлеше), "ватандашларның шәхесенә һәм хокукларына кул сузучы сәүдәгә корылмаган оешма гамәлләрен пропагандалау"да (239 маддә, 3 өлеше) гаепле дип таптылар.
  • Чанышева хөкем карары белән риза түгеллеген белдереп шикаять язды.
  • 7 ноябрьдә Башкортстан Югары мәхкәмәсе Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышевага чыгарылган хөкем карарын үз көчендә калдырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG