Accessibility links

Русия киносында өч төп тема: сугыш, фахишәлек һәм наркомания


12 мартта (Казанда 13 март иртәсе була) Лос-Анджелеста 95нче тапкыр "Оскар" кинопремиясен тапшыру тантанасы уза. Бу - кино сәнгате өлкәсендә иң дәрәҗәле премия. Чара дөньяның 200дән артык иленә тапшырылачак. Шул тантана уңаеннан бу көннәрдә Татарстанның дәүләт һәм хосусый кинотеатрларында күрсәтелгән фильмнарга күзәтү ясадык.

Казанда бүген нибары бер дәүләт кинотеатры – "Мир" эшли. Биредә билет бәяләре, көненә һәм вакытына карап, 150-350 сум тора. Студентларга, пенсионерларга ташламалар каралган. Хосусый кинотеатрларда билет хаклары – 280-650 сум.

"Нүрнберг"

"Мир" кинотеатры кассиры хәзер прокатта булган фильмнардан иң карала торганы дип "Нүрнберг"ны атады һәм шуңа барырга киңәш итте. Атна уртасындагы сеанска да 10-15ләп тамашачы килергә мөмкин икән – бу уңышлы санала. Хосусый кинотеатрларда да иң карала торган кино – шушы фильм.

Фильмның темасы гаять актуаль – ул Икенче дөнья сугышыннан соң, 1945 елда Нүрнберг шәһәрендә эшли башлаган хәрби трибунал турында. "Гасыр процессы" дип аталачак бу мәхкәмә эшенә нациларны хөкем итәргә бөтен дөньядан җыелалар. Совет делегациясендә берничә телдә сөйләшүче капитан Игорь Волгин да килә. Яшь булуына карамастан, ул сугышны кичкән. Биредә ул рус кызы Лена белән таныша, ике арада мәхәббәт хисләре бөреләнә. Мәхкәмә барышында герман хәрбиенең "урыслар безгә һөҗүм итәргә җыенган, шуңа без аларга алдан һөҗүм иттек" дигән сүзләре залдагы тамашачыны көлдерә.

  • Тарихи фильм 2019 елда ук Русия һәм көнбатыш илләре - Германия, Чехия, Британия хезмәттәшлегендә төшерелгән.

"Ибн Фадлан"

Фильм Ибн Фадланның сәяхәтнамәсе нигезендә төшерелгән. Багдад хәлифәте илчесенең Идел буе Болгар дәүләтенә сәфәр кылуы, 922 елда Болгарда ислам дине кабул ителүе сурәтләнә. "Хозур" нәшрият йорты тарафыннан Татарстанда төшерелгән әлеге документаль-нәфис фильм 2022 елда Казанда узган мөселман кинофестивалендә дә югары бәяләнгән иде. Режиссерлары – Айназ Мөхәммәтҗанов һәм Рәмис Нәҗмиев.

"Без 41нче ел балалары"

Язучы Мөхәммәд Мәһдиев әсәре нигезендә төшерелгән әлеге фильмның ниндидер конкрет сюжет линиясе юк. Вакыйгаларның Икенче дөнья сугышы елларында баруы гына төгәл аңлашыла. Фильм күбрәк Инстаграмда ясала торган "рилс"ларны хәтерләтә. Бер кадрда – училищеда укучылар дәрестә утыра, икенчесендә урманнан атлыйлар, өченчесендә бер малайның әнисе авырый, дүртенче кадрда ачлыктан интегү, бишенчедә – кар көрәү... Мәһдиев әсәрен укымаган кеше фильмнан гына нәрсәдер аңларлык түгел.

  • Фильм Татарстанда төшерелеп, 2022 елда прокатка чыкты. Ул татарча, урысча субтитрлар белән күрсәтелә. Озынлыгы – 76 минут.

"Юлга чыккан" (Поехавшая)

Төп герой Аня Смолина (Ольга Лерман) көннәрнең берендә тормышын үзгәртергә карар кыла. Тузанга баткан велосипедын тартып чыгара да, Капа исемле такса этен арбага утыртып, Магаданга чыгып китә. Максаты: 13 ел буе аралашмаган әнисе белән араларны җайлау. 10 мең чакрым юлда ул төрле кешеләр белән очраша, маҗараларга очрый. Сәяхәте аша интернетта танылырга өлгерә. Сюжеты Камал театрында бара торган "Сәфәр" спектакленә охшаган, әмма спектакль тирәнрәк – анда татар-башкорт дуслыгы темасы күтәрелә. Режиссер Антон Маслов тарафыннан төшерелгән фильм.

  • 2023 елда гына прокатка чыккан Русия фильмы. Аны хосусый кинотеатрларда да карарга мөмкин.

Болардан тыш, март афишасында "Новенький", "Африка" кебек 2021 елда ук прокатка чыккан Русия фильмнары да бар. Аларны ара-тирә куялар. Казакъстан белән Татарстан хезмәттәшлегендә, Галимҗан Ибраһимовның "Алмачуар" әсәре нигезендә төшерелгән "Тарлан" фильмы да сирәк кенә булса да экранга чыга, әмма аңа йөрүче юк. Шуңамы, мартның икенче яртысында афишада ул бөтенләй күренми. Аның каравы, 23 марттан, "Нуриев сезоннары" халыкара проекты көтелә. Русиядә һәм башка илләрдә төшерелгән Рудольф Нуриевка багышланган документаль, документаль-нәфис һәм нәфис фильмнар күрсәтеләчәк.

Чит ил фильмнарына килгәндә, ярты ел элек кенә, "Мир" кинотеатрында һинд кинолары күрсәтелгән иде. Хәзер исә, 2013 елда ук чыккан иске фильмны яисә кыска метражлардан җыелган "миксларны" карап була.

"Дом Хэмингуэй" (Dom Hemingway)

Режиссер Ричард Шепард төшергән 2013 елда ук прокатка чыккан британ фильмы. Сейфлар ватып караклык белән эләккән төп герой Дом Хэмингуэйны (Джуд Лоу) 12 елга төрмәгә утырталар. Иреккә чыккач, ул кайчандыр полициягә тапшырмаган өчен бурычлы калган танышын эзләп таба. Фильмдагы цинизм, геройларның байлыкка омтылышы күпертеп бирелә. Монда фахишәләр, наркотиклар, тормыш ялтыравыгы, атышлар – бар да бар. Ахыр чиктә акча кыйммәтрәкме, гаилә кыйммәтләреме дигән төп тема калкып чыга.

  • Бу фильмны интернетта да табарга мөмкин.

"Могҗиза кебек тормыш" (Italian Best Shorts 5)

Бу 2022 елда Италиядә төшерелгән кыска метражлы 7 фильм җыелмасы. Танылган режиссерлар яки танылган актерлар биредә юк. Гадәти кыска метражларга хас булганча, һәр фильмда уйландырырлык ниндидер үзгә тема күтәрелә. Мисал өчен, "Революция" фильмында ишек төбендә уйнап утырган кызны өлкән яшьтәге ирнең машинага әйдәкләп утыртып китүе башта тамашачыны куркыта. Азактан, без аның кыз белән агач утыртуын күрәбез. Ул күп еллар дәвамында аның кебек кыз-малайларны бирегә алып килеп агачлар утырткан, аларның инде урман булып үсеп җиткәнлеге аңлашыла.

"Албасты" фильмында, ике яшүсмер зур отыш белән лотерея билеты табып ала. Аларның мохтаҗ шартларда яшәвен күрәбез, тамашачыга байлыкны ничек бүләчәкләре кызык. Әмма яшүсмерләрнең берсе юл фаҗигасенә эләгә һәм икенче бала дустының гомерен коткару турында теләк теләп, суда яши торган албастыга лотереяны корбан итә. "Матильданың мәктәптә беренче көне" фильмында, ата кешенең үз кызын мәктәпкә озату өчен операция өстәленнән качуын күрәбез.

"Рок дог 3: Ритм бәйгесе" (Rock Dog 3: Battle the Beat)

2022 елда прокатка чыккан, Кытай белән Америка хезмәттәшлегендә эшләнгән мультфильм. Режиссеры – рәссам-мультипликатор, америкалы Энтони Белл.

Сюжет "Ритм бәйгесе" дип аталган музыкаль шоу тирәсендә корылган. Хайваннар шунда катнаша, жюри җиңүчеләрне билгели. Рокер Ак песи Ангус югалгач, аның урынына жюрига Боуди кала һәм төркемгә остаз буларак рок җырларга өйрәтә. Күпмедер дәрәҗәдә бу тамаша "Зверопой" мультфильмын хәтерләтә. Аның беренче өлеше 2016 елда, икенчесе 2021 ел азагында кинотеатрларда күрсәтелеп, шактый зур керем җыйган иде. Рейтингы да югары булды. Хәзерге мультфильм шул сюжетка күпмедер якын килеп, шул уңышны ук кабатларга теләгәнгә охшаган.

Хосусый кинотеатрларда да нигездә Русиядә төшерелгән фильмнар күрсәтелә. Нигәдер, фахишәлек, наркоманлык турындагы фильмнар алгы планга чыга. Алар белән бергә тарихтагы батырлыкларга игътибар юнәлтү теләге дә бар. "Нүрнберг" белән "Юлга чыккан" фильмнары турында яздык. Алардан тыш, 8 мартта прокатка "Эскорт кызы" триллеры чыкты.

"Эскорт кызы" (Эскортница)

Элиталы фахишәләрнең ялтыравык тормышы, клиентлары, полиция һәм махсус сак хезмәтләре белән мөнәсәбәтләре көнбатыштагы бозыклыкны түгел, Русиядәгесен күрсәтә.

  • Эротикага корылган сюжет 18+ аудитория өчен дип билгеләнгән.

"Тыңлаусыз" (Непослушная)

Бу фильм жанры да эротика, мелодрама дип билгеләнгән. 20 яшьлек студент, булачак эколог Эля белән төзелеш ширкәте җитәкчесе Матвей арасындагы мөнәсәбәтләр сюжетына корылган. Матвей борынгы урман паркы урынында күктерәү йортлар төзергә тели, әмма Эля аның проектына ачыктан-ачык каршы чыга. Егет аны акча белән юмаламакчы була, әмма Эля үз принципларына тугры кала. Матвей аңа 7 көн рәттән романтик очрашулар билгели һәм шуннан соң да кыз аның белән калырга теләмәсә, төзелештән баш тартачагын әйтә.

  • Бу фильм да 18+ дип билгеләнгән.

"ЧЕкаго"

Чегаринск шәһәре Урта Азиядән Себергә баручы наркотрафик юлында урнашканга, анда наркотик җитәрлек. Шунда яшәүче Никита Мәскәүгә барып, музыкаль карьера төзергә хыяллана. Акча эшләү өчен ул бер сумка наркотик алып, Красноярски шәһәренә илтергә ризалаша һәм аздан гына полиция кулына эләкми кала.

  • Криминаль драма 23 февральдә прокатка чыкты.

"Принципсызлар авылда" (Беспринципные в деревне)

Генерал Хадяковка 60 яшь тула һәм ул аны чып-чын урыс авылында, балык тотып, мунча кереп, "үзебезчә" урысча бәйрәм ясарга тели. Тик патриотик юбилей планлаштырганча барып чыкмый. Байлар җирле халык белән конфликтка керә.

  • Комедия 2 мартта прокатка чыкты.

"Тәкъва кеше" (Праведник)

Өч сәгатькә якын баручы баручы әлеге тарихи фильмда Икенче дөнья сугышы вакыйгалары сурәтләнә. Кызыл армия офицеры Николай Киселев фашистлар оккупацияләгән беларус авылыннан 200ләп кешене чыгарырга тиеш. Куркынган, ач, якыннарын югалту ачысын кичергән хатын-кызларны, балаларны, картларны коткару батырлыгы тасвирлана.

  • Фильм февраль уртасында прокатка чыкты.

"Котыру" (Бешенство)

Тайгада котыру чире тарала. Чирле бүреләр торган саен рәхимсезләнә, кешеләргә якыная. Шул ук вакытта, бер ата үз улын бәйлелектән дәвалау максаты белән, тайгадагы аучылар йортына алып килә. Биредә аңа һәм җирле халыкның берничәсенә бүреләр көтүе белән генә түгел, аю белән дә көрәшергә туры килә.

  • Триллер 23 февральдә прокатка чыкты.

Репертуарда 2021-2022 елларда ук чит илләрдә премьерасы булып, мартта гына Русиядә прокатка чыккан чит ил фильмнары да бар.

"Бик начар гаилә" (The Estate)

Бик бай туган апасының авыруын белеп, мираска өмет итеп, апалы-сеңелле Мейси һәм Саванна аның хәлен белергә бара. Ул арада йортка башка туганнар да җыела, мирас өчен, хәйлә һәм фетнәгә корылган көрәш башлана.

  • Британия комедиясе, дөнья прокатына узган елның ноябрь башында чыккан фильмны Русиядә 8 марттан күрсәтә башладылар.

"Мәхәббәтнең монда ни катнашы бар?" (What's Love Got to Do with It)

Һинд режиссеры Шекхар Капурның (Shekhar Kapur) Британиядә төшерелгән романтик комедиясендә балачактан ук яхшы дуслар булган Зои белән Казимның гаилә коруга мөнәсәбәте күрсәтелә. Зои Лондонда мәхәббәтен эзли, ә Казим гаиләсе сайлаган үзе таныш булмаган кызга өйләнергә була. Зои аның туена Һиндстанга бара, фильм төшерергә тели һәм үзенә "мәхәббәтнең моңа ни катнашы бар" дигән сорау куя.

  • Комедия узган елның сентябрендә дөнья прокатына чыкты, 8 мартта Русиядә күрсәтелә башлады.

Русиядә төшерелгәннәре арасында һоррор жанрында фильмнар юк. Бу бушлыкны да бүгенгә чит ил фильмнары тутыра. Мәсәлән, 2021 елның көзендә үк дөньяда прокатка чыккан "Астрал. Сихерчеләр каһәре" (The Reckoning) дип аталган американ фильмы мартта Русия кинотеатрларында күрсәтелә башлады.

Шул ук жанрдагы "Шакыма" (Koputus) дип аталган Финляндия фильмы да 2022 елның октябрь башында ук дөнья прокатына чыккан иде, Русиядә премьерасы 9 мартта булды.

Болардан тыш, 2018-2019 елда ук премьерасы булган иске фильмнар да кинотеатрларда кабат күрсәтелә. Мәсәлән, 2019 елда премьерасы булган "Җәй уртасы" (Midsommar) исемле американ фильмы шуларның берсе.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Көнбатыш ширкәтләре Русия кинотеатрларына фильмнарын прокатка бирми башлады, Русиядән чит ил кино җитештерүчеләре китте. Азатлык кино өлкәсендә эшләүчеләр белән сөйләшкән иде. Белгечләр чит ил киносының Русиядән китүен уңай бәяләми, алар урынына татар-башкорт киносы килүгә зур өметләр багламый. Икътисадтагы проблемнар мәдәният өлкәсенә чыгымнарны да киметергә мәҗбүр итәргә мөмкин дип фаразлый.
  • Кинорежиссер Илшат Сәетов Азатлыкка "Кино үстерү дистәләгән елларга сузыла торган проект. Бүген ул юк икән, аны булдыру өчен кимендә ун ел кирәк. Татарстан һәм Башкортстанга өмет зур түгел" дип белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG