Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Анти-Эрдоган": Швеция һәм Төркия низагын Русиянең махсус хезмәтләре куерткан


Стокһолмдә көрдләрнең Төркиягә каршы чарасы
Стокһолмдә көрдләрнең Төркиягә каршы чарасы

Русия махсус хезмәтләре Финляндия белән Швециянең НАТОга керү процессын акрынайтмакчы булган диелә.

Русия махсус хезмәтләре Финляндия һәм Швециянең НАТОга керү барышына тыкшыну кампаниясе ниятләгән. Аерым алганда бу әлеге илләр белән Төркия арасында каршылыклар уятуны күз уңында тоткан.

Бу хакта бүген, 4 декабрьдә, журналистлар алган документларга сылтама белән Финляндиянең Yle телерадиоширкәте җиткерде. Үз чыганакларыннан тыш Yle "Досье" үзәгенә дә сылтана.

Yle-да булган документларда кампаниянең Швециядәге һәм Финляндиядәге планнары язылган. "Досье" исә шушы кампания кысаларында Русия махсус хезмәтләренең Парижда чаралар оештыруы турында документлар тапкан. Бу хакта Yle-га тикшеренүче Илья Рождественский җиткергән.

Мәсәлән, бу документларда Швециядәге Коръән яндыру белән бәйле хәлләр Төркия белән мөнәсәбәтләрнең киеренкеләшүенә китерде диелә һәм аларның алга таба да киеренкеләшүе өчен чаралар уздырырга киңәш ителә.

Аерым алганда Европа шәһәрләрендә Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганны турыдан-туры мыскыллап демонстрацияләр уздыру, исламга һәм Төркиягә каршы граффитилар ясау турында сүз барган. Болар барысы да социаль челтәрләрдә яктыртылып барылырга тиеш булган. Yle документның бер өлешен чыгарды, анда әлеге чара "Анти-Эрдоган проекты" дип атала.

"Досье" үзәге исә Русия махсус хезмәтендә эшләүчеләрнең быел мартта Парижда үткәргән шундый бер операцияләре турында биргән хисапны тапкан. Ул чакта Парижда исламга каршы шигарьләр белән берничә чара узды, Эрдоган да тәнкыйтькә тотылды.

  • Башта каршы килсә дә, Төркия быел апрель аенда Финляндиянең НАТОга керүенә ризалашты.
  • Әлегә Төркиянең каршы килүе аркасында Швеция альянска кушыла алмый. Рождественский фикеренчә, Русия махсус хезмәтләре ике илнең дә НАТОга керү процессын акрынайтмакчы булган, әмма Швециягә аеруча игътибар бирелгән.
  • Төркия НАТОга керсә дә, Русиягә каршы чикләүләргә кушылмады. Русия президенты Владимир Путин һәм Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган яхшы мөнәсәбәттә булуларын берничә тапкыр белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG