Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә быел 50 оешма "теләнмәгән" дип танылган, бу 2022 елдагыдан 2 тапкыр күбрәк


"Теләнмәгән" оешмалар реестры 2015 елдан бирле алып барыла. Беренче биш елны анда ел саен дүртләп кенә НКО кертелә иде, әмма 2020 елдан саннар арта башлады.

2023 елда Русия юстиция министрлыгы 50 яңа оешманы "теләнмәгән" дип таныган. Бу 2022 ел белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк дип исәпләп чыгарган "Верстка".

Реестрда хәзер барлыгы 122 оешма (филиалларын санамаганда): аларның 40ы сәяси эшчәнлек алып бара һәм демократик институтларга ярдәм итә, 24е мәдәни һәм агарту эшләре белән шөгыльләнә, 19ы - дини оешмалар, 14е - матбугат чаралары һәм журналистика белән бәйле оешмалар.

Шулай ук юстиция министрлыгы "теләнмәгән" дип хокук яклау һәм һуманитар ярдәм белән шөгыльләнүче җиде, экология проблемнарын караучы - алты, сугышка каршы инициативалары белән чыгучы - биш, украиннар мәнфәгатьләрен яклаучы - өч, коррупциягә каршы көрәш белән шөгыльләнүче ике сәүдәгә корылмаган оешманы (НКО) атады. Моннан тыш, ике һөнәр берләшмәсе дә бу исемлеккә кертелде.

"Теләнмәгән" оешмалар реестры 2015 елдан бирле алып барыла. Беренче биш елны анда ел саен дүртләп кенә НКО кертелә иде, әмма 2020 елдан саннар арта башлады. Ул елны "теләнмәгән" дип 12 оешма танылды, 2021 елны - 18, 2023 елны - 23.

Исемлеккә соңгы кертелгәннәрдән журналист Илья Красильщикның "Служба поддержки" медиафонды, американың "Журналист-тикшерүчеләрнең глобаль челтәре", Британиядә теркәлгән "Настоящая Россия" иҗтимагый оешмасы бар. Соңгысына нигез салучылар - язучы Борис Акунин һәм икътисадчы Сергей Гуриев.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG