Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә тарихчы Камил Галиевка "теләнмәгән оешма" эшчәнлегендә катнашкан өчен штраф салганнар


Камил Галиев
Камил Галиев

Административ эш ачуга нәрсә сәбәпче булуы әйтелми. Журналистлар искәртүенчә, "теләнмәгән оешма" эшчәнлегендә катнашу турында тагын бер тапкыр беркетмә төзесәләр, аңа җинаять эше дә янарга мөмкин.

Мәскәүнең Зеленоград районы мәхкәмәсе яшь татар тарихчысы, журналист һәм тикшеренүче Камил Галиевне "теләнмәгән оешма" эшчәнлегендә катнашуда гаепле дип тапкан һәм аңа ун мең сум штраф салган. Бу хакта "Медиазона" һәм Мәскәү мәхкәмәләренең берләштерелгән матбугат хезмәте җиткерә.

Административ эш ачуга нәрсә сәбәпче булуы әйтелми. Журналистлар искәртүенчә, "теләнмәгән оешма" эшчәнлегендә катнашу турында тагын бер тапкыр беркетмә төзесәләр, аңа җинаять эше дә янарга мөмкин.

Галиев Forbes һәм "Новая газета" өчен мәкаләләр язды. 2021 елда аны оппозиционер Алексей Навальнйны хуплап 23 гыйнварда узган каршылык чарасында катнашуы өчен ун тәүлеккә сак астына алдылар.

Хәзерге вакытта ул Русиядә яшәми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG