Accessibility links

Кайнар хәбәр

Амурда җимерелгән "Пионер" мәгъдәнлеге мөдирен кулга алганнар


"Пионер" мәгъдәнлеге
"Пионер" мәгъдәнлеге

Тикшерү фикеренчә, ул шахтадагы эшләр су белән тулы карьер янында барганын белгән, әмма суны суыртып чыгаруны оештырмаган.

Амур өлкәсендәге мәхкәмә "Пионер" мәгъдәнлеге җитәкчесен кулга алган, биредә шахта җимерелеп 13 кеше, шул исәптән Башкортстанның биш вахтачысы да эчтә калган иде. Бу хакта төбәкнең тикшерү комитеты сайтында хәбәр ителә.

Оешма кулга алынучының исемен атамый. Әмма 25 мартта мәгъдәнлекнең идарәче мөдире Алексей Бирюковны тоткарлаулары хәбәр ителгән иде.

Аңа эштәге иминлек кагыйдәләрен бозу маддәсе нигезендә гаепләү белдерелде. Тикшерү фикеренчә, Бирюков шахтадагы эшләр су белән тулы карьер янында барганын белгән, әмма суны суыртып чыгаруны оештырмаган.

Гамьсезлек турында җинаять эше дә ачылган. Тикшерү фаразынча, Ростехнадзорның Ерак Көнчыгыш идарәсе хезмәткәрләре тикшерү уздырган чакта бу объектта җитешсезлекләр ачыкламаган.

"Пионер" мәгъдәнлегендә тау токымнары 18 мартта җимерелде. Бу Русиядә алтын чыгаручы иң зур оешмаларның берсе. Эчтә 13 кеше калды. Шахта җимереклекләре астында калган бөтен эшчеләр дә монда вахта белән башка төбәкләрдән килеп эшләгән. Бу кешеләрнең язмышы әле дә билгеле түгел.

Шулай ук алданрак "Башинформ" Амур өлкәсендә ишелгән шахта җимерекләре астында Башкортстанның биш вахтачысы да калган дип язган иде.

"Башинформ" язуынча, алар Э.Р. Вәлиханов, О.М. Симонов, В.О. Николаев, Р.Р. Шәрипов һәм Ю.А. Марков калган була ала. Биш кешенең дүртесе - Сибайдан, берсе - Учалыдан, 31-48 яшьлек ирләрнең барысы да машинист булып эшләгән.

  • Берничә көн элек, 21 мартта, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Амурдагы бүлекчәсе шахтачылар исән дип өмет белдергән иде, дип яза Сибирь.Реалии. Алар 125 метр тирәнлектә диелә.
  • 25 мартта ТАСС "Пионер" мәгъдәнлеге ишелеп төшкән тау токымнары һәм боз белән тулган, дип җиткергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG