Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Зәкиев Антальяда татар телен сакларга чакырып пикетка чыкты


Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

Егерме ел дәверендә татар телен белүче татарлар саны ике миллионга кимегән ди Фәрит Зәкиев.

Татар иҗтимагый үзәгенең рәисе, хәзер Төркиянең Анталья шәһәрендә яшәүче Фәрит Зәкиев Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан ялгыз пикетка чыкты.

Ул "26 апрель – Габдулла Тукайның туган көне. Туган тел көне" дип язылган шигар күтәреп торды.

Зәкиев бу акция белән татар теленең аяныч язмышына игътибар итәргә чакыра.

"Татар телендә сөйләшүчеләр хәзер татар милләте эчендә дә азчылык. Телне саклап калу өчен безгә бәйсез дәүләт кирәк. Хәзерге Татарстанда бу мөмкин түгел. Безнең халык күптән дәүләт төзергә лаеклы", ди ул.

  • Ике ел элек Татарстан Югары мәхкәмәсе тарафыннан тыелган Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Фәрит Зәкиев эшчәнлеген чит илдә һәм интернетта дәвам итте.
  • Ул Русиянең Украинага каршы сугышы башлану белән Төркиядә яши, төрле сәяси вакыйгалар уңаеннан урам акцияләре уздыра: моңа кадәр ул Төркиядән Татарстан бәйсезлеген тануын сорап, Хәтер көненә, Татарстан Конституциясе көненә багышлап, Русия халыкларына иреклек таләп итеп пикетларга чыкты, Русиянең Украинага бәреп керүенә каршы чараларда катнаша.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG