Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяның 11 шәһәрендә Русия халыкларына иреклек таләп иткән пикетлар узды

Татар сәяси мөһаҗире Иршат Хәби үзенең эрзя милләтеннән булган көрәштәше белән Русиянең Нью-Йорктагы баш консуллыгы каршында

Узган атна ахырында Европа илләрендә һәм Кушма Штатларда Русия халыкларына иреклек таләп итеп каршылык чаралары үтте. Аларны "Азат милләтләр лигасы" тарафдарлары оештырды.

Европа илләрендә һәм Америка Кушма Штатларында Русия халыкларына иреклек таләп иткән пикетлар үтте. Эстония, Швеция, Литва, Германия, Нидерланд, Черногория, Британия, Чехия, Төркия һәм АКШ шәһәрләрендә узган чараны "Азат милләтләр лигасы" тарафдарлары оештырды. Милли республикаларның һәм Русиянең аерым җирләренең бәйсезлеге яклы булучылар урамнарга чыкты. Алар арасында татар, башкорт, эрзя, калмык, бурят, казак кебек милләтләрнең вәкилләре бар иде.

"Азат милләтләр лигасы" активистларының күпчелек өлеше – Русиядән 2022 елда күчеп киткән сәяси мөһаҗирләр, милли хәрәкәт вәкилләре. Алар арасында элегрәк күчеп киткәннәр дә бар, мәсәлән, Кырымны аннексияләүне хөкем итүе, сәяси карашлары өчен өч ел Русия төрмәсендә утырып чыккан татар милләтчесе Рафис Кашапов.

Аның бертуган абыйсы Нәфис Кашапов та сәяси мөһаҗир. "Азат Идел-Урал" хәрәкәтенең әгъзалары булган абыйлы-энеле Кашаповлар чараларны Британия һәм Чехиядә уздырды.

Кашаповларның көрәштәшләре Нидерландта (Динар Минкаев һәм Динар Сәгъдиев), Швециядә, Черногориядә (Нәфисә Гобәйдуллина), Төркидә һәм АКШта да каршылык чаралары үткәрде.

Татар сәяси мөһаҗире Иршат Хәби үзенең эрзя милләтеннән булган көрәштәше белән Русиянең Нью-Йорктагы баш консуллыгы каршында пикет үткәрде. Ул Татарстан байрагы төсләрендә язылган "Татарлар кол түгел! Татарстан – Русия түгел!" дигән плакат белән иде.

"Азат милләтләр лигасы турында татар дусларымнан белеп алдым. Бу оешмада безнең барыбызны да азатлык алып Русиядән чыгу теләге берләштерә. Шәхсән мин хәзер татар халкының бу мөмкинлеге бар дип саныйм. Файдаланып калырга кирәк. Безнең котылу – бәйсезлегебездә", ди ул.

Дөньяның төрле илләрендә Русия халыкларына иреклек таләп иттеләр

Филадельфия, АКШ
1/14 Филадельфия, АКШ
Узган атна ахырында Европа илләрендә һәм Кушма Штатларда Русия халыкларына иреклек таләп итеп пикетлар үтте. Эстония, Швеция, Литва, Германия, Нидерланд, Черногория, Британия, Чехия, Төркия һәм АКШ шәһәрләрендә узган чараларны Азат милләтләр лигасы тарафдарлары оештырды.
Тарту, Эстония
2/14 Тарту, Эстония
Узган атна ахырында Европа илләрендә һәм Кушма Штатларда Русия халыкларына иреклек таләп итеп пикетлар үтте. Эстония, Швеция, Литва, Германия, Нидерланд, Черногория, Британия, Чехия, Төркия һәм АКШ шәһәрләрендә узган чараларны Азат милләтләр лигасы тарафдарлары оештырды.
Вильнюс, Литва
3/14 Вильнюс, Литва
Узган атна ахырында Европа илләрендә һәм Кушма Штатларда Русия халыкларына иреклек таләп итеп пикетлар үтте. Эстония, Швеция, Литва, Германия, Нидерланд, Черногория, Британия, Чехия, Төркия һәм АКШ шәһәрләрендә узган чараларны Азат милләтләр лигасы тарафдарлары оештырды.
Нидерланд
4/14 Нидерланд

Франкфурт, Германия
5/14 Франкфурт, Германия
Узган атна ахырында Европа илләрендә һәм Кушма Штатларда Русия халыкларына иреклек таләп итеп пикетлар үтте. Эстония, Швеция, Литва, Германия, Нидерланд, Черногория, Британия, Чехия, Төркия һәм АКШ шәһәрләрендә узган чараларны Азат милләтләр лигасы тарафдарлары оештырды.
Британия
6/14 Британия

Швеция
7/14 Швеция

Черногория
8/14 Черногория

9/14 Филадельфия, АКШ

Кливленд, АКШ
10/14 Кливленд, АКШ
Узган атна ахырында Европа илләрендә һәм Кушма Штатларда Русия халыкларына иреклек таләп итеп пикетлар үтте. Эстония, Швеция, Литва, Германия, Нидерланд, Черногория, Британия, Чехия, Төркия һәм АКШ шәһәрләрендә узган чараларны Азат милләтләр лигасы тарафдарлары оештырды.
Нью-Йорк, АКШ
11/14 Нью-Йорк, АКШ
Узган атна ахырында Европа илләрендә һәм Кушма Штатларда Русия халыкларына иреклек таләп итеп пикетлар үтте. Эстония, Швеция, Литва, Германия, Нидерланд, Черногория, Британия, Чехия, Төркия һәм АКШ шәһәрләрендә узган чараларны Азат милләтләр лигасы тарафдарлары оештырды.
Спокан, АКШ
12/14 Спокан, АКШ
Узган атна ахырында Европа илләрендә һәм Кушма Штатларда Русия халыкларына иреклек таләп итеп пикетлар үтте. Эстония, Швеция, Литва, Германия, Нидерланд, Черногория, Британия, Чехия, Төркия һәм АКШ шәһәрләрендә узган чараларны Азат милләтләр лигасы тарафдарлары оештырды.
Анталья, Төркия
13/14 Анталья, Төркия
Узган атна ахырында Европа илләрендә һәм Кушма Штатларда Русия халыкларына иреклек таләп итеп пикетлар үтте. Эстония, Швеция, Литва, Германия, Нидерланд, Черногория, Британия, Чехия, Төркия һәм АКШ шәһәрләрендә узган чараларны Азат милләтләр лигасы тарафдарлары оештырды.
Прага, Чехия
14/14 Прага, Чехия
Узган атна ахырында Европа илләрендә һәм Кушма Штатларда Русия халыкларына иреклек таләп итеп пикетлар үтте. Эстония, Швеция, Литва, Германия, Нидерланд, Черногория, Британия, Чехия, Төркия һәм АКШ шәһәрләрендә узган чараларны Азат милләтләр лигасы тарафдарлары оештырды.
Previous slide
Next slide

Германиядә дә чаралар үтте, Башкорт милли сәяси үзәге вәкиле Илшат Кинзябаев Франкфурт үзәгендә пикет оештырды. Аңа Украина мөһаҗирләре дә кушылды.

Русиянең империя сәясәтенә һәм Украинага башлаган сугышына каршы пикет Төркиядә дә үтте. Анталиядәге чараны татар милли активисты Фәрит Зәкиев уздырды.

Азат милләтләр лигасын оештыручыларның берсе Владимир Довданов Әсир милләтләр атнасында узган бу каршылык чаралары ярдәмендә мөһаҗирләребез белән яңа элемтәләр урнашты диде. "Иң мөһиме – Русиядә калган якташларыбыз белән элемтәләр артты. Безнең чаралар мөһаҗирлектә пикетлар уздыру белән генә чикләнми. Көоәштәшләребезне Кремль режимына көч кулланып каршы торырга әзерләячәкбез" диде ул.

Соңгы бер елда милли хәрәкәт вәкилләре Путиннан соң булачак Русиядәге тормыш, Русияне деколонизацияләү, илдә яшәүче халыкларның үзбилгеләнүе турында күп сөйли башлады.

"Азат милләтләр лигасы" быел май аенда оештырылды, аның лидерларыннан берсе – Руслан Габбасов.

Бу – Русиядәге халыкларга бәйсезлек бирелсен һәм аларның субъектлары чын суверенитет алсын дигән максат белән оештырылган сәяси платформ диелә.

18-24 июль АКШта "Әсир милләтләр атнасы" (Captive Nations Week) буларак билгеләнде. Ел да уза торган бу чараның максаты — дөнья буйлап эзәрлекләүгә дучар булган азчылык халыкларны яклау, аларның проблемнарына игътибар итү.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

This item is part of
XS
SM
MD
LG