Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта "Әсир милләтләр атнасы" башланды. Ул кайсы халыкларга кагыла


АКШта быелгы "Әсир милләтләр атнасы" чараларында катнашучылар
АКШта быелгы "Әсир милләтләр атнасы" чараларында катнашучылар

Ел да уза торган "Әсир милләтләр атнасы" эзәрлекләүгә дучар булган азчылык халыкларга теләктәшлек йөзеннән үткәрелә. АКШ президентының быелгы белдерүендә Русиядәге эзәрлекләнгән халыклар һәм аның башка илләрне буйсындырырга омтылуы, Украинага каршы башлаган сугыш телгә алына.

18-24 июль Америка кушма штатларында "Әсир милләтләр атнасы" (Captive Nations Week) буларак билгеләнә. Ел да уза торган бу чараның максаты — дөнья буйлап эзәрлекләүгә дучар булган азчылык халыкларны яклау, аларның проблемнарына игътибар итү.

1959 елда АКШта кабул ителгән канун нигезендә, милләтләр барысы да иреккә һәм бәйсезлеккә ирешкәнчегә кадәр, президент "Әсир милләтләр атнасы"н игълан итәргә тиеш.

АКШ президенты Джо Байденның "Әсир милләтләр атнасы"ның быелгы белдерүендә Русиядәге эзәрлекләнгән халыклар һәм аның башка илләрне буйсындырырга омтылуы, Украинага каршы башлаган сугыш телгә алына.

— Бүген демократияне яклау элеккегә караганда мөһимрәк һәм актуальрәк. Бөтен дөньяда куркыныч тенденцияләргә шаһит булабыз – автократик илләр үз күршеләренең җиренә рәхимсез рәвештә басып керә, демократик кыйммәтләрдән артка чигенү, дигиталь күзәтү, кеше хокукларын бозу, репрессияләрнең артуы күзәтелә. Мондый гамәлләр һәм сәясәт активистларның, журналистларның, кеше хокукларын яклаучыларның төп эшләрен куркыныч астына куя, һәм гади кешеләрне җәберли.

Русия, Иран, Беларус, Сүрия, Куба, Венесуэла, Никарагуа, Төньяк Корея, Кытай һәм башка җирләрдәге репрессив режимнар үз ил чикләрендә яшәүчеләрне генә түгел, ә бүтәннәрне дә буйсындырырга омтыла. Алар бүтән суверен илләрдә кеше хокукларын яклаучыларны, киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен, тыныч халыкны күзәтү, эзәрлекләү, куркыту һәм хәтта үтерү өчен чикләр аша үтеп керә. Бу – халыкара тынычлык һәм иминлек нигезендә торучы кагыйдәләргә нигезләнгән тәртипне бозу. Дөньядагы демократик илләр бу гаделсезлекне бетерү өчен берләшергә һәм тәвәккәллек күрсәтеп, бу гаделсезлеккә чик куярга тиеш.

[...]

Русия Украина халкына каршы үзенең рәхимсез һәм сәбәпсез сугышын алып барган вакытта АКШ халкы Русияне җаваплылыкка тарту һәм аның кешелексезлеген, халыкара кануннарга хөрмәтсезлеген хөкем итү өчен глобаль җавапның башында тора. Без украиннарның гайрәтлеген һәм фидакарьлеген ихтирам итәбез, алар үз кыюлыгы белән азатлыкка омтылу кирәклеген дөньяның исенә төшерде.

"Әсир милләтләр атнасы"на багышланган прокламациядән өзек, 2022 елның 15 июле.

"Әсир милләтләр атнасы" нинди халыкларга кагыла?

АКШ Конгрессының 1959 елда канунга әверелгән резолюциясе текстында Идел-Урал, Тибет, Казакъстан, Төркестан, Төньяк Вьетнам, Польша, Маҗарстан, Латвия, Литва, Эстония, Украина, Чехословакия, Беларус, Романия, Көнчыгыш Германия, Болгарстан, континенталь Кытай, Азәрбайҗан, Грузия, Төньяк Корея, Албания һ.б. илләр санап кителгән.

Соңгы елларда Ак йорт эзәрлекләүгә дучар булган азчылык халыклар арасында кырымтатарларны, этник украиннар, уйгырларны һәм Кытайның Синҗан төбәгендә башка этник һәм дини азчылык халыкларны да атый. Татарлар һәм башкортлар соңгы елларда аерым аталмаса да, гомуми резолюция текстында Идел-Урал төбәге һаман бар.

Танылган галим, хәзерге вакытта АКШның Принстон шәһәрендә яшәүче Вил Мирзаянов элекке елларда бу чарада актив катнаша иде.

Вил Мирзаянов
Вил Мирзаянов

— "Әсир милләтләр атнасы" документында Русиядәге Идел-Урал төбәге халыкларның колониаль хәле турында да язылган, әмма бу хакта Америкада белүче, кызыксынучы юк диярлек. Идел-Урал төбәгендә халыкларның тарихы, аларның бүгенге хәле мәсьәләсен күтәрүче юк. Моңа кадәр дә булмады.

Мин АКШ президентларына татарларның хәле, аларның бәйсезлек өчен көрәше, татар теле мәсьәләсе турында кат-кат хатлар яздым. Нәтиҗәсе булмады. Мин ялгыз, артымда сәяси көч тә, финанслар да юк. Нәрсәгә ирештем? Бары тик "Новичок"ны химик корал буларак халыкара конвенция исемлегенә кертә алдым. Менә бу көрәш 28 ел дәвамында барды.

1996 елда Вашингтонда Ак йорт каршына беренче тапкыр пикетка чыктым. 1997 елда хатыным, улым, энем һәм тагын бер татар чыкты. Ул вакытта әсир халыклар атналыгы башланды. Президент Билл Клинтон һаман да бу турыда белдерүе белән чыкмады. Без кая ул белдерү дип сорап чыктык, чөнки ул бик мөһим, — дип сөйләгән иде элек Мирзаянов Азатлыкка.

Әсир милләтләр атналыгы

АКШта "Әсир милләтләр атналыгы" (Captive Nations Week) ​кысаларында чаралар ел саен уза. Бу атналык АКШның 34нче президенты Дуайт Эйзенһауэр тарафыннан игълан ителгән. Канун нигезендә, АКШ президенты ел саен "Әсир милләтләр атналыгы"н игълан итәргә, ул барлык халыклар азатлык һәм бәйсезлеккә ирешкәнче оештырылырга тиеш.

"Әсир милләтләр атналыгы" резолюциясендә түбәндәге төбәкләр һәм илләр атала: Идел-Урал, континенталь Кытай, Төркестан, Төньяк Корея, Тибет, Төньяк Вьетнам, Беларус һәм башкалар.

2008 елда АКШ президенты Джордж Буш чираттагы атналыкны игълан иткәндә, тәнкыйтьләнгән режимнар арасында Русияне дә атаган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG