Accessibility links

Кайнар хәбәр

Макаров: Русия хәрби көчләре көнбатыштан 20 елга артта калган


Русиянең хәрби гыйлеме һәм гаскәрләре көнбатыштан кимендә 20 елга артта калган, диде Русия көчләренең генераль штабы башлыгы генерал Николай Макаров.

Дөнья барлык чыгымнарын галәмгә чыгу һәм мәгълүмати технологияләрне үстерүгә тотканда, Русия төп максаты итеп күп санлы армия һәм искергән корал сатып алуны куйды.

Макаров, килешү нигезендә хезмәт итәчәк гаскәргә күчү вакыт, диде. Бу уңайдан гаскәрдә хезмәт итүчеләрнең 10-15% кыскартылачак.

Күптән түгел Русия генерал-полковнигы Александр Постников, хәрби көчләргә тапшырылган “өр-яңа” дигән җиһазларның да искергән булуын белдергән иде.
XS
SM
MD
LG