Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмәндә тагын йөзләрчә мең кеше демонстрацияләргә чыкты


Гали Габдулла Салих үз тарафдарлары демонстрациясендә
Гали Габдулла Салих үз тарафдарлары демонстрациясендә
Бүген Йәмәндә җомга намазыннан соң дистәләрчә мең кеше президент Гали Габдулла Салихның хакимияттән китүен таләп итеп демонстрацияләргә җыелды.

Президентка каршы протест чаралары илнең берничә шәһәрендә, шул исәптән башкала Санада һәм илнең өченче зур шәһәре Таизда да узды.

Шул ук вакытта Санада бар илдән җыелган йөз меңләп кеше президентка теләктәшлек белдерде.

Бүген Гали Габдулла Салих Фарсы култыгындагы гарәп илләре хезмәттәшлек шурасының хакимияттән китү тәкъдимен кире какты.

Хезмәттәшлек шурасы Салихка хакимиятне вице-президент Гали Мөхәммәт Мәҗүргә тапшырырга тәкъдим иткән иде.
XS
SM
MD
LG